Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кар бөртегедәй очып, йөри ул мине кочып

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әниләрен котлый.

Вахитова Әдилә

Мин әнигә булышам

Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Кирәк икән керләрне мин

Машинага салышам.

 

Әнием әйткәнне көтмим,

Көзгене дә ялтыратам.

Өйгә бер бөртек тузан да

Кундырмаска тырышам.

 

Кирәк икән ашарга да

Пешерергә булышам.

Суган әрчегән чакта да

Еламаска тырышам.

 

Әниемнең зур кызы мин,

Идәнен дә юышам.

Эшне кушса, кушмаса да

Кулымнан килгән кадәр

Мин эшләргә тырышам,

Әниемә булышам!


Газетдинова Алинә

Мин ни өчен бәхетле?

Мин ни өчен бәхетле? дип,

Үземә сорау бирдем.

Сәламәт булуымамы?

Әллә бәхет байлыктамы?

 

Юк инде! Мин нәрсә сөйлим?

Бәхет гади нәрсәдә.

Әти-әниле булуым

Минем куанычым ла.

 

Бәхет ул, мин уйлавымча,

Бик күп мәгънәгә ия.

Кемдер бәхетне акчада,

Кемдер яшәүдә таба.


Газетдинова Алинә

Әниемне яратам

Әниемне бик яратам,

Әнкәемә булышам.

Ул эшеннән кайтканчы,

Керләрне юып куям.

 

Әнием минем пешекче,

Эшли хастаханәдә.

Һәр эшкә дә өйрәтә ул,

Булсын тик вакыт кына.

 

Әниемнең әнисе дә

Һәр эшкә дә бик оста.

Үзе матур, сөйкемле дә,

Чәчләре ак булса да.

 

Вакыт үтә, еллар үтә,

Без үсәбез, китәбез.

Зинһар өчен тыңла мине:

Сакла газиз әнкәмне.

 

Әни безне тудырган,

Күп төннәр йокламаган.

Безне карап үстергән,

Изге теләк теләгән.

 

Кадерләгез әниләрне,

Дөньяда берәү алар.

Рәхмәтлемен аларга,

Яшәсен озак алар.


Кавыева Эльвина

Иң кадерле кешем

Иң кадерле кешем -

Ул минем әнием.

Игелек, изгелектә

Дөньяда юк тиңе.

 

Мин аны бик яратам,

Ул да мине ярата.

Әниемне кадерләп,

Дәшәм мин яратып.


Сәлимов Булат

Әнием

Кар бөртегедәй очып,

Йөри ул мине кочып.

Җемелди кар бөртеге,

Ягымлы аның күңеле.

 

Минем әни бик уңган,

Бар эштә дә ул булган.

Әнием булган чагында

Рәхәт минем җаныма.

 

Бәлешләр, өчпочмаклар,

Гөбәдия һәм пироглар

Пешерә ул һәрвакыт

Мин мәктәптән кайтуга.

 

Барлык балаларын да

Әнием тигез күрә.

Үстерә ул һәрберебезне

Яратып чын күңелдән.

 

Әнием өйдә булганда

Бөтен җир чиста була.

Абыем белән шаярсак,

Бүлмәбез тузып куя.

 

Без үсәрбез, таралырбыз.

Сез икегез калырсыз.

Тәмле ашларың ашарга

Без кунакка кайтырбыз.

 

Без кайтканга куанырсыз,

Булыр оныкларыгыз.

Шунда төшәр исебезгә

Узган балачагыбыз.


Галәүтдинов Дима

Кадерле әнием

Кадерле әникәем,

Син минем гүзәлкәем.

Кечкенәдән бишек көе

Көйләдең әникәем.

 

Иртәгесен иркәләп

Син мине уятасың.

Мондый назлы куллар

Синдә генә күрәсең.

 

Әнием, дип дәшәм

Иркәләп эндәшәм.

Син булгач, дөньяда

Күңелле яшәвем.


Әгъләмова Лилия

Иң кадерлем – әнием

“Әни бер ул!” – диде берәү,

Кычкырып бар җиһанга.

Борылып карадым мин дә,

Күзләре уттай янганга.

 

Әниләрнең кадерен

Белсәк иде дөньяда.

Минем өчен дә әнием

Бер генә бит галәмдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды шигырьләр