Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кадерлик, яратыйк, хөрмәтлик өлкәннәрне!

Хәбәрчеләребезнең өлкәннәр көне уңаеннан фикерләре.

Минем өчен көндәлек эшләр өчен әбиемнән дә яхшы киңәшче юк. Иң авыр очракларда да әбием кирәк сүз табып юата, тынычландыра ала. Пешерү, тегү кебек эшләрне әбием миңа өйрәтә, гел-гел күрсәтеп, аңлатып тора. 
Шулай ук, әбием беркайчан да кызмый, барлык хәлләрдә дә дөрес юл табарга булыша.

Рәйсә Абдуллина


Өлкәннәрнең киңәше алтынга тиң.Әби-бабайларыбыз безгә бар яклап дөрес тәрбия бирергә тырыша. Әби миңа һәрвакытта дөресен генә сөйләргә, ялган белән дус булмаска куша. Мин әбиемнең киңәшләрен истә тотам. Шулай ук ул безгә бервакытта да кеше әйберенә кызыкмаска куша. Начар булса да, үзегезнең булганын кадерләп тотыгыз ди. Өлкәннәрнең кадерен белергә, булышып торырга кирәк.

Әдилә Вәлиева.


Әбием минем өчен чын галиҗәнап зат. Аның кебек түземле, ихлас күңелле башка берәү дә юктыр. Әбиемнең миңа әйткән киңәшләре, нәсихәтләре шактый, әмма иң истә калганы шунсыдыр: туганлыкның җепләрен өзмәгез, чөнки туганнан якынрак берәү дә була алмас. Үземне белгәннән бирле шушы сүзләрне һәрвакыт әйтеп торды ул.  Шулай ук, бабам да безне тормыш киртәләренә карамыйча алга атларга өйрәтте. Бала-чагымның һәр мизгеле диярлек алар белән бәйле. Һәм мин аларга чиксез рәхмәтлемен!
Карт әбием дә 90ны тутырып килә. Сугыш еллары, элекке вакыттагы көннәре тыңлап утыру шул тиклем кызык, ул да безгә бары бәхетле тормыш тели.

Тикмәгә генә "исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" димәгәннәр бит. Кадерлик, яратыйк, хөрмәтлик өлкәннәрне!

Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев