Иртәгә – яңа мәктәпкә
«Башлам бездән – дәвам сездән» бәйгесенә
Айдарның күңелен сөенеч тә, бераз гына курку да биләп алды. Иртәгә ул яңа мәктәпкә бара.
Яңа мәктәп, яңа укытучылар, яңа классташлар һәм укучылар... Айдарга әле боларның берсе дә таныш түгелләр. «Алар белән аралаша, дуслаша алырмын микән?» дигән уйлар аны борчып тора. «Аңламаган очракта укытучылар ярдәмгә килеп кабат аңлатырлармы? Иптәшләрем мине ничек кабул итәрләр, миннән көлмәсләрме?» – ул барысын да уйлап тынычсызлана. Ләкин мәктәпкә бармыйча калып булмый.
Ул үзенә ныклы карар кабул итте. Барысын да ныгытып игътибар белән тыңлармын, укудан артта калмамын, үземне уку алдынгысы итеп күрсәтермен, чөнки моңа кадәр укыткан укытучыларымны бик яратам, хөрмәт итәм. Аларның йөзләренә кызыллык китерәсем килми. Айдар үз-үзен тынычландырып йокыга китте. Ул төшендә яңа мәктәптә яңа дуслар, иптәшләр тапты. Укытучылар да аны үз иттеләр. Ул барысы белән дә дуслык җепләре сузды. Укырга да тыныч күңел белән йөрде.
Шундый тәмле төшләр күреп иртән-иртүк уянды, барлык уку әсбапларын алып, матур итеп киенеп укырга китте.
Фирүзә Мулюкова, Кукмара районы, Арпаяз мәктәбе, 2нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев