Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Йөрәк ачысы

Чаллы шәһәре, 41нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы Зилә Гатиятуллина хикәясе.

Зөлхиҗә апа  иртүк зияратка барасы итте. Көн дә матур булырга охшаган. Әнә кояш кызарып күтәрелеп килә. Нинди матур язгы иртә, җимеше генә янында юк шул. Көзен әрәм иттеләр баланы, әрәм генә иттеләр... 

Улы Булат әле язын гына армиядән кайтып, инде яхшы гына эшкә урнашып, авылның иң чибәр-булган кызы белән йөри башлаганнар иде... Туй итәргә исәпләре юк түгел... Алар уйлаганча булмады шул, сугыш башланып, йөрәк мае улы сугышка алынды. Барганда ук, бомбага эләгеп, харап булганнар солдатлар. Ире Сәлим шул кайгыдан эчә башлады, бер ел эчендә улы артыннан, җир астына керде. Ир кеше кайгыны авыр кичерә, түзсә, ана йөрәге түзә икән шул.  Ана кеше зиярат капкасына җиткәндә, ачынып елаган тавыш ишетте:

– Мин килдем, кадерлем. Көттеңме мине? Синсез бик авыр миңа... Ник киттең? Ник калдырдың мине? – дип сөйгәне кабере өстендә Камилә үксеп-үксеп елый иде.

– Балам, алай бетеренмә, яшәргә кирәк, аны кире кайтарып булмый, ул синең елаганыңа канәгать түгелдер. Җибәр аны, җибәрергә кирәк...балам...онытырга... – дигән булды һәм үзе дә Камиләне кочаклап елый башлады.

 

Югарыда кошлар “Ник тынлыкны бозасыз?” дигәндәй, бөтерелә иде. Аларның тавышына Зөлхиҗә апа белән Камилә, сискәнеп,  хтирә-якка күз салдылар: бер кеше дә юк, якында гына сирень куагыннан җилгә ияреп, татлы ис аңкый, югарыда тилгәннәр бөтерелә иде.

– Син быел укуыңны бетерәсең инде, балам, кайда эшкә урнашырга уйлыйсың? – дип сорашты Зөлхиҗә апа кызга карап.

Кызның озын чәчләре яулык астыннан әрсезләнеп чыкканнар, коңгырт-кара күзләрендә төпсез сагыш урнашкан, әйтерсең, Булатны әле генә югалткан, еллар әле аның хәсрәтен басмаган икән.

– Үзебезгә, авылга кайтам, укытучылар кирәк, диде мәктәп директоры. Монда миңа тынычрак. Сез дә биредә булгач... Әле имтиханнарны бирәсе бар. Бер дә күңелем ятмый әле укуга. Булатның туган көнендә туй итәсе идек бит, –  диде Камилә, яшьле күзләрен сөртеп.

Кыз иелеп, кабер өстендәге чәчәкләргә су сипте, чүпләрне алгалады. Ана кеше баласын яраткан бу кызны тынычландырасы итте:

– Язлар кешеләргә  яшәү дәрте, яңа көч, кәеф китерәләр, синең дә бар да җайланыр, балам. Җир йөзендә бөтен кеше дә бәхетсез була алмый. Бәхетең булыр, Алла теләсә, көн дә сорыйм Ходайдан. Син миңа бик якын ич...

– Рәхмәт Зөлхиҗә апа, мин дә сезне якын итәм.

Алар күптәнге дуслар кебек, бик озак итеп сөйләштеләр, серләштеләр. Инде көн дә төшкә авыша башлагач, Зөлхиҗә апа Камиләне чәйгә дәште. Кыз әдәпле генә, эше күплеген әйтеп, кайтып китте. Ә үзе һаман ананың әйткән сүзләрен искә төшерә: “...җибәрергә...онытырга...” Буламы соң, онытмый, беркайчан да онытмаячак ул Булатын! Ана кеше авыр сүз дә әйтмәде, юатырга тырышты югыйсә. Ә Камилә никтер үртәлде: “оныт”, имеш. Юк, буламы соң! Ходай күпме гомер бирсә, ул мәңге аңа тугры булачак, чөнки кыз аны йөрәгендәге иң саф хисләре белән яратты.

 

Язгы көннәр бик тиз үтә, авылда бигрәк тә: чәчү, өйләр юу, каралты-кураларны карау дисеңме. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр сине көтеп кенә тора. Берсе бетә, берсе башлана, үрчеп кенә тора бу эш дигәнең. Камилә дә бүген диплом ала. Укымаган да диярсең, бик тиз уза икән бар да! Йөрәктәге ярасы төзәлмәсә дә, бераз җибәрә бугай Камиләне. Ул ара-тирә шаярта, елмайган да була шунда.

 

Бүген диплом ала, ә иртәгә әти-әнисе белән Төркиягә ун көнгә очалар. Камилә йокысыннан татлы уйлар белән уянды: “Нинди икән ул Төркия? Миңа ошармы? Барган кешеләр бик мактыйлар үзен тагын”. Камиләнең никтер шунда күңеле бер дә тартмый иде. Аның Казанга барса да күңеле була. Бауман урамнарында йөрүе үзе ни тора! Камал, Тинчурин театрларына эләксәң, филормониядә берәр концерт карасаң, берәр кафега кереп туңдырма ашасаң бик шәп бит инде! Аннан Кол Шәриф мәчете үзе бер могҗиза ич! Сөембикә манарасы... Аш бүлмәсендә әтисе белән әнисе нидер сөйләшәләр иде, кыз колак салырга булды:

– Ярар, бераз онытылып торыр. Гел эш тә уку гына булмый. Ял да кирәк... – дип пышылдый әнисе. – Бәлки берәр егеткә күзе төшәр.

– Булмаганны сөйләмә, әнисе, онытмый инде ул Булатны, артык әйбәт иде шул. Ә барырга кирәк, иртәгә юлга, Алла теләсә, – дигәне ишетелде әтисенең. Камилә үзен торырга мәҗбүр итте: болай сүз тыңлап ятарга ярамас, дипломны да аласы бар әле бүген, дип уйлады ул.

Курсташлары инде күптән җыелганнар, институт тирәсе шау-гөр килә иде, Сабантуй диярсең! Камилә дә килеп кушылды. Кызлар-егетләр кич кафега барырга планнар коралар, тик Камилә генә каршы төште. Ник дисәң, иртәгә ул Төркиягә оча ич.

– Бер көнгә соңрак китсәгез ни була инде, дипломны алу көн дә булмый, тиешенчә бәйрәм итәр идек, - диештеләр иптәшләре.

– Билетлар алынган инде, дускайларым, үпкәләштән түгел, – дип җавап биргән булды. Ә үзенең барасы килмәгәнен әйтмәскә булды. Боларның бар белгәне – бәйрәм итү. Камиләнең бер дә бәйрәм кәефе түгел әле, ул Булатын искә төшерде. Исән булса, ничек сөенер иде ул Камиләсе өчен.  Аяклары аны тукталышка алып барды. Ул, әтисенә шалтыратып, кайтасын әйтте.

Дөбердәгән тавышка куркып, уянып китте Камилә. Яшен яшьнәп, күк күкри икән. Коеп, яңгыры да ява башлады. Чиләк читеннән төшә диярсең!

– Һай бар дөньяны су итте бу, – дип зарланды әтисе. – Ярар, юлга җыеныгыз, мин такси чакырта торам.

– Ярар, ярар, – әнисенең дә йокысы качкан икән, шунда ук җавап бирде. Камиләгә кызык булып китте: әтисе белән әнисе, ике дус, Галимҗан белән Илдус диярсең, гел бергә инде.

Камиләнең юрган астына качасы килде. Әллә авырыйм, бармыйм дисенме икән? Юк, инде, алай ярамас дип, Камилә үзен кулга алды. Ул чыкканда, такси инде күптән килгән, аны гына көтәләр иде.

– Кызым, җитезрәк бул, бик озак маташасың, – дип әтисе шелтәләп тә алды. Әнисе кызын яклап:

– Я, тынычлан, юлга чыкканда тавышланмагыз, җитешербез! – диде. Шулай да әтисе тынычсыз иде, таксистка ашыгырга кушты. Ә яңгыр ишә генә, ул таксист ничек күрәдер юлны, Камилә ара-тирә узган машина фараларыннан башка берни дә күрми иде. Кинәт бөтенләй караңгыланды һәм Камилә бушлыкта калды...

 

Язгы иртә. Май елның иң матур вакыты. Әнә кошларның җырлары кешеләрне йокыдан торырга мәҗбүр итә. Чөнки иртә тормасаң, моңсыз каласың, алар нәкъ менә иртән генә шулай моңланалар. Зөлхиҗә апа елдагыча май башында зияратка бара, чәчәкләр утырта ул анда. Улының каберен чистарта. 

 

Ә быел ул тагын бер яңа кабергә чәчәкләр утыртты. Аның күзеннән инде яшь бөртеге дә чыкмый. Камиләнең кабере аны бөтенләй картайтты. Аның ата-анасы авариядә исән калсалар да, тере мәетләр. Балалары сугышка да бармады, гомеркәе кыска булды.

Адәмнәргә бала кайгысы бирмә, Ходам! Иң куркыныч газап шул! – дип ялварды ана күккә карап. Аяз күктә кояш нурлары уйный, ә тилгәннәр бертуктаусыз  бөтерелә иде. Әкрен генә ул зиярат капкасын япты.

– Исәнмесез, ни... Зөлхиҗә ханым. Сезгә йомышым бар иде, ни... – дип эндәште мәктәп директоры кыюсыз гына. Үзе әйтсәм, туздырып ташламасмы дигәндәй, хатынны күзәтте. Ай бетеренгән икән: маңгаенда, күз тирәләрендә буразналар шактый тирәнләнгән, күзләрендә өмет чаткысы да күренми. Ник эндәштем дип уйлап куйды ир. Моның үз мәшәкате дә чиктән ашкан ич. Әмма хатын озак көттермәде:

– Ни йомышың бар, әйт, энем, диде.

– Мәктәпкә, ниһаять, химия укытучы таптым бит, кыз бала. Вакытлыча гына сездә тора алмасмы дигән идем. Аннары җайлар идек әле, ни...

– Әәә, ярар, энем, килсен берүк, дүрт куллап каршы алам, – дип җавабын бирде Зөлхиҗә апа. Аның күзләрендә ниндидер өмет чаткысын күреп алды ир. Ә ул ничек әйтергә дип борчылып йөргән иде. Шулчак Зөлхиҗә апа адымнарын тизләтте, инде бүгеннән үк кунагын каршы алырга исәбе иде аның. Дүрт куллап, дүрт куллап, дип сөйләнә-сөйләнә өенә кайтып керде ул. Тормыш дәвам итә икән лә. Әнә аңа тагын эш: тавыкларын ябарга оныткан да,  яңа ясап кына куйган түтәлләрне типкәннәр. Эш булсын, эш! Эшләргә сәламәтлек булсын, дип сөйләнеп, ул тавыклары артыннан йөгерде.

 

Гатиятуллина Зилә, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 8нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев