Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Иң кадерлем – әнием!

Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе авылы мәктәбе укучылары иҗаты.

Әни...Әнием...Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! "Әни"дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: "Кызым,күз нурым!«дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.

Әни һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием - кадерлеләрдән дә кадерлесе. Минем әниемнең исеме Алисә. Ул арыслан йолдызлыгы астында туган. Апам Айгөл белән мине әти-әнием җылы кочакларында тәрбияли. Мин аларның йөзләрен кызартмаска, тырышып укырга тырышам, өй эшләрендә ярдәм итәм, кечкенә апемны карашам. Мин әнием белән горурланам, киләчәктә дә аңа охшарга тырышам.

Шәңгәрәева Назгөл, Тат.Бүләр урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы.


Әни....Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул! Ул сине тудырган, җырлар җырлап бишектә тибрәткән. Беренче «әннә» сүзләрен ишетеп, тәпи китүне күреп шатланган. Әниләр – безнең дөньябызның яме. Миңа да үз әнием бик кадерле. Аның исеме Гөлира. Ул Яңа Сәет авылы балалар бакчасында эшли. Минем әнием йомшак куллы, ягымлы сүзле, сабыр, тыйнак кеше. Мин әниемә кулымнан килгән кадәр булышырга тырышам. Әнием миңа дәресләр караганда булыша. Аңламаган өлешләрен аңлата, сорауларыма җавап таба. Әнием тәмле ризыклар пешерә. Без бергәләшеп тәмләп чәй эчәргә, серләшергә яратабыз. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ярый әле минем янымда әнием бар. Әниле булу нинди зур бәхет ул дөньяда.

Садриева Гөлшат, Тат.Бүләр урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.


Минем әниемнең исеме – Люзия. Мин әниемне бик яратам. Ул безгә тәмле ашлар пешерә. Мин мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар белән каршы ала. Мин тәмле итеп ашыйм, әнигә булышам. Минем әнием дөньяда иң әйбәт, иң матур әни. Ул мине бик ярата. Миңа өй эшләрен эшләргә булыша. Мин үз чиратымда әти белән әнинең йөзен кызартмаска тырышам, алар әйткәнне тыңлыйм, тырышып укыйм. Мин әнием белән горурланам.

Хафизов Марат, Тат.Бүләр урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев