Иң әһәмиятлесе...
Яшәгәннәр, ди, тыныш билгеләре: Нокта, Өтер, Өндәү һәм Сорау. Бик дус, тату булганнар алар.
Яшәгәннәр, ди, тыныш билгеләре: Нокта, Өтер, Өндәү һәм Сорау. Бик дус, тату булганнар алар. Юкка гына халык, берлек кайда — көч шунда, димәгәндер. Бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп, җөмләләр төзегәннәр, ди. Җөмләләре искиткеч эчтәлекле булып, матур текстлар барлыкка килгән. Нокта һәрчак:
— Һәркем үз урынында, афәрин, — дип, тыйнак кына елмая икән.
— Үз урынын белә, дип өстәр идем, — дия Өтер, мыегын борып.
— Һәркем үз урынын белергә тиеш! — дип куя төптән чыккан тавышы белән Өндәү. Ә Сорау дәшми икән. Ник дисезме? Чөнки монда сорау бирү урынлы түгел. Берәр җай чыгар дип көтеп йөргән. Көткән саен гәүдә авырайган: аркасына бөкресе чыга башлаган, ул бөкре көннән-көн зурайган, ди. Майлы ботка тиз туйдыра, ди, Сорау да бу дуслыктан, артык әдәплелектән туеп киткән, «җае» чыкмаганга да һаман эче пошкан. Бөкресе дә бик каты баскан. Аның иң әһәмиятле, иң мөһим тыныш билгесе буласы килгән, ди.
Көннәрдән бер көнне Сорау уйлап тапкан бит: «Әһә-ә-ә, мин сезнең башыгызны ватам әле, белерсез әле үзегезнең урыныгызны. Минем сорау интонациясендә генә буласым килми. Имеш, үз урының, үз урының ... Нинди урын? Кем билгеләгән ди аны?» Сорау шулай башы тулы сорауларын чәчәргә уйлаган, ди.
Шулай тагын бер егылып укый торган шәп текст эшләгәннәр, ди, болар. Нокта зур канәгатьлек белән:
— Һәркем үз урынында, афәрин, — дип, тыйнак кына елмая икән.
— Үз урынын белә, дип өстәр идем, — дия Өтер, мыегын сыпырып.
— Һәркем үз урынын белергә тиеш! — дип куйган төптән чыккан көчле тавышы белән Өндәү.
— Юк, юк, юк, туктагыз әле, нинди урын? Кем билгеләгән соң аны ? — дип төкрекләрен чәчә-чәчә Сорау сүз алган. Күзләрендә утлар, телендә очкыннар бии, ди, моның. Дуслар моның зәһәрләнүен ошатмасалар да, тынычландырырга тырышканнар. Әмма боз инде кузгалган, һәрберсе үзенең нәрсәгәдер риза булмавы хакында әйткән, кыскасы, көчле бәхәс купкан. Үпкәләшкәннәр дә, таралышып беткәннәр болар. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дигәндәй, ялгыз булгач, эшләре һич кенә дә бармый икән. Сагынышканнар, әмма беркемнең дә дуслашырга йөрәге җитмәгән, горурлык дигән шайтан дуслашмаска котыртып торган ди...
«Нәрсә мөһим, нәрсә мөһимрәк соң? Дуслашыгыз, хәзер әйтәм... Нәрсә эшләргә соң?» дип, тыныш билгеләре белән төшләнеп яткан Айратка әнисе:
— Тор! Мәктәпкә соңга каласың? Нишләргә дисеңме? Битеңне юарга! «2» ле алмаска! Ә иң әһәмиятлесе — сау-сәламәт бул, улым! — дип башыннан сыйпап үтте.
Ай-һай төш икән ич бу! Әстәгафирулла! Үзен сорау билгесе дип уйлый башлаган иде инде Айрат. Ә нигә сорау билгесе? Өндәү түгел...яисә нокта, өтер... Мин икеле капчыгын башымнан сыйпыйсымы инде, җилтерәтеп торгызасы бит! Юк, әни әни инде ул, әниләр –җирдәге иң мәрхәмәтле җаннар, дигән бит кайсыдыр шагыйрь. Кайсы? Кем? Эх, укы да бел, надан! Алайса шул сорау билгесенә әйләнерсең дә дип, Айрат, көзгегә бөкресе юкмы дип күз салды да ашыга–кабалана мәктәпкә җыена башлады.
Кыямова Ләйлә, Чаллы, 5 «А» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев