Илгизәрнең хыялы
Илгизәрләр яши торган урамда машиналар очып йөри, йортлар тәгәрмәчле, алар акрын гына хәрәкәт итеп торалар.
Борын заманнарда түгел, ә безнең заманда, яшәгән, ди бер малай. Аның исеме Илгизәр булган. Ул бик бай гаиләдә үскән, ләкин әти-әнисен бер дә тыңламаган. Нәрсә генә сатып алсалар да аңа ошатмаган, ни генә пешерсәләр дә: “Мин моны яратмыйм!” – дип киреләнә торган булган. Әти-әнигә булышу түгел, аларны бөтенләй тыңларга да теләмәгән. Аның бар эше көннәр буе телефонда уен уйнап утыру булган.
Менә аның көтеп алган туган көне дә килеп җиткән. Иртүк йокыдан торып чыкса, аның өстәлендә өр-яңа бик кыйммәтле макбук тора, ди:
– “Менә бит, әти белән әни миңа нәрсә кирәген белгәннәр, күптән көтеп йөри идем инде мин”, – дип шатланган ул.
Илгизәр әти-әнисенә рәхмәт тә әйтергә онытып үзенең яңа макбугына чумды. Ул беркемне дә күрмәде, берәүне дә ишетмәде. Кунакка килгән дусларына хәтта сәлам дә бирмәде. Аның дусларын әнисе тәмле торт һәм чәй белән сыйлап озатып җибәрде.
Кич булды, ә уенның иге-чиге күренмәде. Төнге сәгать өчләр тирәсендә Илгизәр арып-талып макбугына башын куеп йоклап китте. Иртә белән Илгизәрне әнисе көчкә уятты, чөнки мәктәпкә барасы бар иде. Ул күзләрен дә ачмый гына сумкасын тутырды һәм өстерәлеп кенә укырга китеп барды.
Мәктәпкә баруын да барып җитте, ләкин беренче сәгатьтә үк ул тагын йокыга китте. Йоклап китү белән ул бик шәп төш күрде. Имеш, Илгизәрләр яши торган урамда машиналар очып йөри, йортлар тәгәрмәчле, алар акрын гына хәрәкәт итеп торалар. Кешеләр бер эш тә эшләми, алар янында ниндидер роботлар кайнаша. Ә рекламалар күк йөзендә экрансыз гына күрсәтелә. Син нәрсә эшләргә телисең, синең роботың башыңдагы бөтен фикерне укып тора. Син күз ачып йомганчы барлык теләкләрең тормышка да аша. Бөтен җирдә искиткеч чисталык, яктылык. Малайның башы әйләнде. Шулчак ул кемнеңдер аны җилтерәтүеннән уянып китте. Борылып караса, аның артында укытучысы тора иде. Ул Илгизәрне каты гына орышып та алды. Малайның моңа исе дә китмәде. Ул әле төшеннән аерылып бетә алмаган иде.
Илгизәр өенә кайтып кергәч, аны әтисе белән әнисе каты гына шелтәләп алдылыр һәм макбукны алып куйдылар. Илгизәр бу хәлләргә артык борчылмады, аның хыялы хәзер бөтенләй башка иде. Аның башында бары тик ничек тә булса төшендә күргән планетаны табу һәм шунда яшәргә калу иде...
Садриева Фирүзә, Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе, 5нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев