Ил алдында йөзләре якты
Сугыш елларында хатын-кызлар күрсәткән батырлык турында нишләптер бик аз языла. Әлеге язма яшьлекләренең матур мизгелләрен ил өчен көрәшкә багышлаган батыр кызлар турында.
Немец-фашист илбасарларына каршы сугышта аяусыз көрәшкән каһарманнарыбыз һәм фронтны икмәк белән тәэмин итүдә фидакарьләрчә эшләгән авыл халкының батырлыгы турында күпме китаплар язылды, кинофильмнар төшерелде.
Кулына корал тотарлык барлык ир-егетләребезне фронтка җыйганнар. Ә хатын-кызларыбызны ир-ат көче җитмәслек эшләргә җиккәннәр. Торф чыгыру, завод-фабрикаларда станок артында сугыш өчен кирәкле техникага кирәкле детальләр ясау, урман кисү – барысы да нәфис кызларыбыз кулыннан узган. Аларның батырлыгы турында нишләптер бик аз языла, аз сөйләнә. Әлеге язмам да, бик авыр эшләрдә эшләп, яшьлекләренең матур мизгелләрен ил өчен көрәшкә багышлаган әбиләрем язмышы турында булыр. Аларның батырлыгы мактап сөйләргә бик тә лаек.
Язмам торфчы әбием, әтиемнең әнисе Нуретдинова – Әюпова Мәгъфүрә Нуретдин кызы турында. Ул 1928 нче елның 10 мартында Мөслим районы Мәллә Тамак авылында дөньяга килгән. Аның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килгән. Бөек Җиңүне якынайтуга әбиемнең дә өлеше кергән. Торф чыгаруда эшләгән чорлары турында ул горурланып сөйли иде.
Әюпова Мәгъфүрә, фото «Авыл утлары» газетасы архивыннан, 8.05.2000
Безнең Мөслим авылына торфка җибәрү өчен кешеләр сорап 1943 елда план килә. 1944 елда 15 ләп хатын-кыз күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып китәләр. Алар арасында Мәгъфүрә Нуретдинова (минем әбием), Тәфсирә Фәттәхова, Мәдинә Нуретдинова, Сәлимә һәм Нәгыймә Абзалиевалар, Наҗидә Фазлыева, Әлфинур Минһаҗева, Мөслиха, Хөллия, Сәкинә (кайберләренең исем-фамилияләре онытылган) булганнар. Бөгелмәдә бер атна торганнан соң, аларны товар вагоннарына төяп алып китәләр. Ульяновск шәһәренә килеп җиткәч, бер тупикка кертеп куялар. 15 көнләп кызлар шунда яшиләр. Март уртасы була бу. Салкынга түзәр әмәл юк. Җылыныр өчен тимер мичкә кура ягалар. Ашарга 500 г ипи бирәләр. Аннары Балахнодан 7 км арырак, Южный поселогына китереп, ат сараена ошаган, җир идәнле казармаларга урнаштыралар. Ятарга салам матраслар, 3 кешелек сәкеләр була. 50 кешегә бер плитә ясалган. Шунда ягып, казарманы җылыталар, әйберләрне киптерәләр. Ашханә дигән урынга 3 км ераклыктан, җилкәгә күтәреп, утын ташыталар. Аңа ике тапкыр кәбестә шулпасы, бер калак кукуруз манные, 500 г ипи һәм тозлы балык башы эләгә.
Апрель азакларында, көннәр әзрәк җылына башлагач, элекке елны читлектә калган, әзрәк җилләгән торфны җыеп, штабельга салалар. Ул елны никтер торф кипми интектергән. Эшкә кояш чыкканчы киткәннәр, кояш баегач кына кайтканнар. Төшке аш вакыты җиткәч, гудок кычкыртканнар. Тырышлыклары бушка китмәгән – бригадалары Кызыл Байрак алган. Аны башка бер бригадага да бирмәгәннәр. Кышка әбиемнәр авылларына кайтып киткәннәр. Ашлык сугуда, башка эшләрдә катнашканнар.
Тирә-ягыбызда гаҗәеп үзенчәлекле кешеләр яши. Шуларның тагын берсе – минем тагын бер әбием, әниемнең әнисе Шәрифуллина – Сафина Тәнзилә Хөпбәтулла кызы. Ул 1928 нчы елның 8 апрелендә табигатьнең иң матур урыны – Мөслим районы Олы Чакмак авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар биш бала үсәләр. Әтиләре яшьли гүр иясе булгач, бөтен эш, гаилә мәшәкатьләре әбиемнәр җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы яшәү дә, колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләре дә рухын сындырмый аның.
Сафина Тәнзилә, фото «Авыл утлары» газетасы архивыннан, 27.03.2019
Әбием сөйләве буенча, колхозда күксагыз үстергәннәр. Күксагыз үсемлеге тузганакка охшаган, сары чәчәкле, яфраклары да бертөсле. Үсемлек үзе зуррак, тамыры юанрак булган. Тамыр эчендә куе сөткә охшаган сыекча һәм табигый каучук җепселләре тупланган. Күксагыз ул чор өчен бик кыйммәтле һәм кирәкле чимал, СССР ның самолет һәм машина төзелешендә кулланылган.
Минем әбием күксагыз үстерү звеносы җитәкчесе булган. Барлык хезмәт кул көче белән башкарылган. Уңышны җыеп алу аеруча тырышлык сораган. Бик нык сак эш иткәннәр. Үсемлек тамыры әз генә зарарланса да каучук җепселләре юкка чыгарга мөмкин. Бу очракта үсемлек файдасызга әверелгән. Звено җитәкчесенә көчле контроль булган. Эшчеләрне дә сайлап кына алганнар. Аларга тиешле шартлар тудырырга тырышканнар. Күксагыз үстерүчеләр өчен кырда ашарга әзерләү оештырылган. Звено җитәкчеләрен Мөслимдә даими укыту, агротехник таләпләр буенча әзерлекләрен тикшереп торганнар.
Әйе, кыю йөрәкле татар кызларын бернинди авырлык та куркытмаган. Илебез алдында аларның намуслары чиста, йөзләре ак. Тыныч тормышта да алар безнең өчен терәк, үрнәк, остаз да булдылар. Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, гадел һәм искиткеч сабыр, кунакчыл иде әбиләрем. Мин әбиләрем белән горурланам!
Мөслим районы Баланлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Газымова (Аюпова) Гүзәл Рафис кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев