Ике дус (әкият)
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, бер Кәҗә бәтие.
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, бер Кәҗә бәтие. Ул Кәҗә бәтиенең Куян дусты булган икән. Алар еш кына бергәләшеп сөйләшеп утырырга яратканнар икән. Куян үзенең урманда ничек итеп көн күрүе турында сөйләгән. Кәҗә бәтие дә аннан калышмаган. Сарайда ничек тормыш итүен сөйләгән. Шулай көннәр артыннан көн үткән икән.
Көннәрнең бер көнендә Куян Кәҗә бәтиенә әйтә икән:
- Син, Кәҗә бәтие, иркә яшисең: җылыда торасың, сине хуҗа абыең ашата, эчертә. Сине иркәлиләр, сиңа рәхәт,- дигән ди.
- Юк, Куян дустым, син дөрес уйламыйсың. Мин көннәр озын ябык урында торам, ә син иректә яшисең, — дип Кәҗә бәтие каршы килгән.
- Иректә булсам да, минем тормышым һәрвакыт куркыныч астында. Ничә тапкырлар инде миңа төлкеләрдән, бүреләрдән качырга туры килде. Аучының мылтыгыннан да чак котылып калдым. Мине бары тик җитез аякларым һәм яхшы ишетә торган колакларым гына коткарып калды,- дигән куян. — Синең кебек әзерне ашап, корсак симертеп кенә ятмыйм мин!- дип тә өстәп куйган.
Куянның бу сүзләренә Кәҗә бәтие үпкәләгән. Алар бер-берсенең хәлен аңлый алмаганнар. Куян урманына кайтып киткән, Кәҗә бәтие абзарына кереп яткан.
Көннәр, атналар, айлар үткән. Куянның бер үзенә генә ямансу булган. Ул дустын сагынган. Кәҗә бәтиенә авыр сүзләр әйткәне, рәнҗеткәне өчен аннан гафу үтенергә киткән. Абзар янына килеп, дустын чакырыйм дисә, абзар янында Кәҗә бәтиенең тиресе генә ятып калган икән. Куян үзенең соңарганын аңлаган һәм бик нык үкенгән. Моннан соң беркайчан да дусларын рәнҗетмәска сүз биргән.
Мирзаянов Ризван, 18 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 А сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Очень красивая сказка!
0
0