Кулъяулык коткарды...
Чаллы шәһәре 41нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы Газизуллина Азалия хикәясе.
Бүген иртәдән кояш кыздыра. Кичә кич үк дустым Айзилә белән сәпиттә йөрергә сөйләшкән идек. Әллә кич чыгыйк дип әйтим микән?! Бигрәк эссе булыр кебек бүген. Мин тәрәзәгә күз салдым. Шундый искиткеч гүзәл күренеш каршымда. Әнә кояш әкрен генә кызарып күтәрелә, нулары бөтен җиһанны кочаклыйдыр сыман. Чулман өстендә дә кояш нурлары уйный. Бар дөнья тын, искиткеч рәхәтлек хөкем сөрә.
Өйдәгеләр дә селкенә башлады. Әти эшкә җыена, әни аңа әбит әзерләп, сумкасын тутыра. Ә энекәш әле татлы йокысын чөмерә. Ә минем йокы туйды. Әле мәктәпкә булса, мәңге иртә тормас идем. Эх, рәхәт каникулда!
Вакыт инде җиде тулып килә, ярар, җыеныйм. Айзилә тиз кеше, килеп тә җитәр. Уйларга да өлгермәдем, дустым көткәнен белдереп, смс җибәрде.
Башта Чулман буенда йөрергә булдык. Иртә булуга арамастан, яр буенда йөгерүчеләр дә, сәпиттә йөрүчеләр дә хәйран икән бит! Кара син аларны! Иренмичә чыгарга гына кирәк, ничек рәхәт бит! Иртәнге җил колакларны, битләрне кытыклый. Ә һавасы! Шәһәрнең тынчу бүлмәсе түгел инде! Әнә Чулман җәйрәп ята... Су өстендәге вак-вак дулкыннар җем-җем киләләр. Кошлар да әлеге матурлыкны мактыйлар, үзләренең иң матур моңнарын сузалар бит.
Дустым белән узыша башладык. Ай елгыр бу Айзилә! Сүзгә дә үткен, усаллыгы да бар. Әни дә Айзилә белән барсаң, җибәрәм дип тора ич. Әллә кая инде ул, мин кабат артта калдым. Кинәт юл чатында ниндидер ыңгырашкан тавыш ишеттем. Туктап калдым. Барып карарга да куркыта, кешелексез булырга да ярамый. Тавыш, чыннан да, ярдәм сорый иде. Айзилә дә күренми. Күңелдәге ниндидер көч миңа барып карарга кушты. Сәпитне юлда калдырдым да (Айзилә күрсен өчен) тавыш килгән якка киттем. Карасам, бер карт кына кеше йөрәген тотып ята. Үзе әйбәт кенә киенгән, чиста киемнән иде. Үзе бертуктаусыз “Ярдәм... ярдәм...” дип кабатлый. Нишләргә дә белмәдем, каушап калдым. Башыма кайнар булып китте. Шунда мәктәптә беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләгәннәре искә төште. Әһә, ашыгыч ярдәм чакыртырга, узып баручы өлкәннәргә эндәшергә кирәк.
- Ярдәм итегез! – дип кабат кабат кычкырдым. Ашыгыч ярдәм номерын җыеп, хәбәр иттем. Бабайның бәлки берәр даруы үзе беләндер?!
- Бабай, ничек ярдәм итим? Йөрәкме? Даруыгыз юкмы? – дип кабаланып сорадым.
- Кесә... – диде бабайның өзек тавышы.
Мин куркам, куллар калтырый, кесәсеннән бер дару чыгардым.
Шул...бир..., – диде карт.
Мәгез, – дип даруны каптырдым.
Шул вакытта Айзилә дә мине эзләп килеп җитте. Ул ярдәмгә кешеләр чакыра башлады.
Аллага шөкер, бабайга алсулык йөгерде бугай. Шул кыска гына вакыт эчендә ул миңа үземнең якын кешем кебек тоелды. Аны югалтасы килми иде. Ашыгыч ярдәм дә, халык та җыела башлады. Бабайны алып киткәндә, ул миңа кулын сузды һәм кулъяулык бирде. Ул кулъяулык ап-ак, читләре чигүле иде.
- Бер яхшылык мең бәладән коткара, балам. Үзең белән йөрт бу кулъяулыкны,– диде танышым.
- Рәхмәт, бабай, – дидем дә исемен сорарга да өлгермәдем, аны алып та киттеләр. Кешеләр мине мактадылар бугай, ишетмәдем дә. Күңелдәге хисләрне аңлап бетерерлек түгел иде. Әмма бабайның сүзләре колакта торды: “Бер яхшылык мең бәладән коткара, балам”.
Кайтканда, Айзилә юлны кистерик диде. Минем дә тизрәк кайтасы килде. Ризалаштым. Кыска юлны яратмыйм мин үзем. Чөнки анда бер юл билгесе дә юк. Әллә каян машина килеп чыгар да бәреп китәр төсле. Аллам сакласын! Әнә юллар кисешкән урынны Айзилә ут тизлеге белән узды. Инде миңа чыгасы. Чү, бабай биргән кулъяулык төшеп калган бугай. Артка борылсам, кул сузымында гына ята. Аны алырга дип, юл кырыена чыгып кына өлгердем, бер йөк машинасы узды да китте. Йә аллам, әгәр бу кулъяулык булмаса, мине бәреп китә иде ич бу машина! Димәк, бабай мине саклап калган... Шунда бабайның сүзләре колакта яңгырады: “Бер яхшылык мең бәладән коткара, балам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев