Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яшел төскә сәяхәт (хикәя)

Көзнең беренче ае — сентябрь килеп җиткәнен Рамилә бик зарыгып көтте, чөнки ул бу елны беренче сыйныфка укырга керә.

Көзнең беренче ае — сентябрь килеп җиткәнен Рамилә бик зарыгып көтте, чөнки ул бу елны беренче сыйныфка укырга керә. Кечкенә вакытыннан, ягъни өч яшьтән бирле, Рамилә балалар бакчасына бик теләп йөрде. Әти-әнисе иртән иртүк Рамиләне торгызып, юындырып, матур итеп чәчләрен үреп, күлмәкләрен киертеп юл аркылы гына чыгып, балалар бакчасына илтә иделәр. Рамилә кечкенә яшьтән үк бик акыллы, зиһенле, барысын да белергә теләүче кыз булып үсте. Балалар бакчасына йөргәндә дә төрле бәйрәмнәрдә катнашып зур үрләр яулады.

Әти-әнисенең сагынып алган кызчыгы бит ул! Менә хәзер дә 1нче сыйныфка укырга керүе белән бик горурлана. Рамилә керәсе мәктәп тә өй яныннан ерак түгел, юл аркылы гына урнашкан.

Менә беренче сентябрь дә килеп җитте. Рамилә кулына чәчәк бәйләме тотып, әнисен белән мәктәп бусагасын атлады. Шау-гөр килеп торган сыйныфка керүе белән Рамиләнең күзләре озын чәчле, матур, чибәр бер ханымга төбәлде. Ул Рамиләнең сыйныф җитәкчесе Айгөл Рәдифовна иде. 

— Исәнмесез, балалар, — диеп каршы алды ул, укучыларын. Безнең беренче дәрес бүген "Юл кагыйдәләрен искә төшерү һәм өйрәнү" диеп атала, диде укытучы апалары Айгөл Рәдифовна. Әлбәттә, юл кагыйдәләрен өйрәнә башлаганчы укытучы балаларга сорау бирде. Аның беренче соравы болайрак иде:

— Барыгыз да белгән беренче тамга ул — Светофор, — диеп аңлатты. Балалар, ә сез беләсезме, Светофор ничә төстән тора? — диде укытучы апа. Рамилә бик куанып, кулын күтәреп укытучыга җавап кайтарды. 

— Кызыл, сары, яшел төстән тора, — диеп яңгырады аның җавабы. 

Кечкенәдән машиналар белән уйнап, кызыксынып үскән кыз, юл кагыйдәләрен һәм тамгаларын бик яхшы белә иде. Әтисе белән җиңел машинага утырып, юлда йөргәндә дә Рамилә кызыксынган сораулары белән әтисен йөдәтеп бетерә иде. Ә әтисе кызына бөтен юлда очраган тамгаларны өйрәтте.

Рамилә табигатькә сокланырга бик нык ярата. Һәрдаим җәйге каникуллар җитүгә, ул дәү әнисе һәм дәү әтисе янына авылга кайтырга ашкына иде. Шуңа күрә аның күңеле гел табигатькә тартыла иде. Кыз табигатьтәге яшеллекне нәкъ менә светофордагы яшел төс белән күзаллый һәм чагыштыра. Бүгенге дәрестә дә бик теләп катнашып утырды. Рамиләнең иң яраткан фәне табигать белеме булды.

Шулай итеп, Рамилә мәктәп елларын яхшы уку билгеләренә генә тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Унсигез яше тулуга, машина йөртү хокукына ия булды. Руль артына утыру кызның күңеленә бер рәхәтлек өсти иде. Юл йөрү кагыйдәләренә төшенү кыз өчен бер дә авыр булмады.

Кечкенәдән шигырьләр язып, әкиятләр сөйләп өйрәнгән кызның нәкъ тә менә язучы һөнәрен сайлыйсы килде. Рамилә үзенең хыялына тугъры калып, ул үз хыялына иреште. Уңышлы гына уку йортын бетереп, эшкә керде. Журналистика өлкәсе белән дә кызыксына иде. Беренче язмалары, шигырьләре басылып чыкты. Рамилә үзенең шигырьләрендә, әкиятләрендә яшел төскә бик әһәмият бирә иде. Аның күп кенә шигырьләре, язмалары да табигать яки юл кагыйдәләре турында булды.

«Сокланам мин табигатьнең
Яшел тугайларына.
Күңелем һаман сиңа тартыла,
Иркен болыннарыңа.»

Ул үзенең беренче басылып чыккан китабын да «Яшел төскә сәяхәт» дип атады. 

«Яшел төскә барыбыз да
Әһәмият бирәбез.
Юл аркылы чыкканда да
Аны истә тотабыз.»

Нуреева Венера Рамилевна, Казан шәһәре 42нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев