Яңа ел могҗизасы
Бу вакыйга бик күптәннән, мин кечкенә вакытта булды.
Бу вакыйга бик күптәннән, мин кечкенә вакытта булды. Минем могҗизаларга чын күңелдән ышанган чак иде.
Ул чакта мин өченче сыйныфта укый идем. Кышкы каникул башланды. Мәктәптән өйгә кайтканда, мин гаражлар яныннан уза идем.
Беркөнне шул гаражларның берсе янында кечерәк кенә катыргы тартма ята иде. Тартмадан «Мияу! Мияу!» — дигән авазлар ишетелде. Мин, кызыксынуымнан тыела алмыйча, тартмага күз салырга булдым... Тартмада соры йонлач мәче баласы утыра иде. Песи бик үк кечкенә түгел, шуңа күрә мин аны каяндыр үзе качкан яки югалгандыр, дип уйладым.
Мәче баласы миңа шунда ук ошады, ул чиста иде. Ул миңа балаларча беркатлы күзләре белән карап торды. Мин күптәннән йорт хайваны турында хыяллана идем, ләкин әнием, хайваннарны яратса да һәм каршы булмаса да, әти аларны карау авыр һәм гаиләдә беркемнең дә аңа вакыты булмаячак дип саный иде.
Мин үземнең мөстәкыйльлегемне әтиемә исбатларга тырыштым, өй эшен җаваплы итеп башкардым, беркайчан да әти-әнигә каршы килмәдем, әмма ул барыбер минем мөстәкыйль рәвештә йорт хайваннарын карый алачагыма ышанмады. Шулай итеп минем песиле булу турында хыялым тормышка ашмады. Мин инде беркайчан да йонлач сөйгәнем булмаячагы белән килештем диярлек. Ләкин менә хәзер соры песи баласы, мине сайлагандай, тез өстемә үк сикереп менде. Мин аны өйгә алып кайтырга кирәк дип уйладым!
Табышымны мин Мыраукай дип атадым, чөнки мин аны өйгә алып кайткач, ул, мырлый- мырлый, сөт эчте дә диванга менеп ятты. Мин, әтием сөйкемле Мыраукайны күргәч, аны өйдә калдырырга рөхсәт итәр дип өметләнгән идем. Ләкин, өйдә песине күргәч, аның ачуы чыкты. Ул, үзеннән сорамыйча, өйгә авыру хайванны алып кайтканнар диеп уйлагандыр, мөгаен.
Әти песи баласын урамга чыгарып җибәрде. Ә әни мине, үскәч, теләсә кайсы песине алырсың, дип, бик озак тынычландырды. Ләкин миңа Мыраукай гына кирәк иде!
Ә аннары бер сәер хәл булды. Әти Яңа ел алдыннан төзелештә эшләде, алар йортларны таш блоклардан төзеделәр. Әти инде эштән өйгә кайтырга җыенганда, кинәт таш өеме астыннан акрын гына мияулаган тавыш ишеткән. Аның хезмәттәшләре бернәрсә дә ишетмәгәннәр. Ләкин әти тавыш иясен эзләп таба. Ул кечкенә генә, пычранып, катып беткән песи баласын ташлар өеме астыннан тартып чыгарган.
Әти, әйткәнемчә, шикләнсә дә, аны өйгә алып кайтып җылытырга, ашатырга һәм юындырырга, ә аннары ветеринария клиникасына кертергә һәм анда хайваннар приютына урнаштырырга уйлый.
Ул көнне мин дусларым белән урамда йөрдем һәм, өйгә кайткач, үз күзләремә озак ышана алмадым. Әти белән әни мәчене юындырдылар. Мин шунда ук песинең минем Мыраукай икәнен аңладым! Без әти һәм әни белән ветеринария клиникасына бардык, анда аңа, аягын бәйләп, төрле авырулардан прививкалар ясадылар.
Мин Мыраукайның яңадан табылуын могҗиза дип санадым һәм әти белән әниемне аны бездә яшәргә калдыруны үтендем. Мыраукай, әйтерсең, әтине үзе эзләп тапкан һәм безнең өйгә алып кайтырга ышандырган. Өстәвенә, ул сау-сәламәт, аңа бөтен прививкалар ясалган. Хәтта ветеринар да безнең яклы иде, бу чыннан да язмыш һәм песине тагын бер кат урамга ыргыту дөрес булмас, диде ул.
Менә шулай итеп, Мыраукаем унбер ел инде безнең белән яши.
Бу хәлдән соң мин чын-чынлап Яңа ел могҗизасына ышандым. Ул көнне минем балачак хыялым чынга ашты.
Гимазетдинова Әминә, Чаллы шәһәренең 40нчы урта мәктәбенең 11Б сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев