Ял көннәрен көтеп алам әнигә булышырга...
Ял көннәрен көтеп алам
Әнигә булышырга.
Иртән-иртүк торамын,
Эшне эшли башларга.
Табак-савытларны юам,
Гөлләргә дә су сибәм.
Төрле-төрле әйберләрнең
Тузаннарын да сөртәм.
Мин эшләрне эшләгәндә,
Әни коймак пешерә.
Коймак пешкәнен көтәбез
Бергәләп чәй эчәргә.
Нуриманова Дилия, Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Нет комментариев