Һәрвакыт бергә
Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары иҗаты.
Һәрвакыт бергә
Борын-борын заманда яшәгән, ди Кояш белән Ай. Алар бик дус булганнар. Хәтта бер-берсеннән аерылып торганда борчылганнар. Шуңа күрә дә Кояш көндез ныклап яктыртмаган, ә Ай төнлә болыт артына качкан. Шулвакыт болар янына Болыт килгән дә, үзләренең дуслары итеп кабул итүләрен сораган. Кояш белән Ай бик шатланганнар, алар өчесе дуслашканнар. Беркөнне алар арасында кем яхшырак икән дип, тавыш чыккан, бер-берсенә үпкәләгәннәр. Алар елый ук башлаганнар. Шулай итеп, Яңгыр барлыкка килгән. Яңгыр алар өчен борчылган һәм әйткән: “Сез бер-берегезгә бик кирәк. Бары дус булганда гына көчле буласыз,”- дигән. Кояш, Ай, Болыт
киредән дуслашканнар һәм рәхәтләнеп яши башлаганнар.
Хаҗиев Тимур
Чын дус (әкият)
Яшәгән ди Чик белән Чип исемле ике чыпчык баласы. Бервакыт сикергәләп уйнап йөргән Чик янына песи килә башлаган. Моны Чип күргән дә, песине алдап, тирәләп оча башлаган. Чик та тиз генә очып киткән дә, агач ботагына кунган. Шулай итеп, ул песи тырнагыннан котылган һәм Чипка зур рәхмәт әйткән. Алар бик яхшы дусларга әйләнгәннәр.
Сираев Алмаз
Яңа дус (Хикәя)
Дамир эскәмиядә моңсу гына утырган Самирны күреп алды. Аның хәлен сорады. Ә Самир аңа үзенең дуслары юк икәнен, аңа бик моңсу булуын әйтте. Шулвакыт Дамир Самирга үзенең дуслыгын тәкъдим итте. Алар бик рәхәтләнеп уйнадылар, икенче көнне дә очрашырга сүз бирделәр. Шулай итеп Самир үзенә дус тапты.
Сираева Ралина
Яхшы дус
Бервакыт Дуңгыз баласы белән бер Көчек яшәгәннәр. Көчек бик шаян икән. Ул Дуңгыз баласы янына килгән дә: “Син бигрәк ямьсез, үзең симез дигән.” Ә дуңгыз баласы моңа үпкәләгән, читкә киткән. Шулчак Көчекне алырга әнисе килгән һәм читтә елап утырган Дуңгыз баласын күргән дә: “Нигә елый ул? – дип сораган. Көчек әнисенә барысын да сөйләп биргән: “Минем аның белән уйныйсым килми!”- дигән. Әни-эт Дуңгыз баласын җитәкләп килгән дә: “Дусларны тышкы кыяфәтенә карап сайламыйлар. Иң мөһиме дуслар ышанычлы, намуслы булырга тиешләр. Бергәләп тату гына уйнагыз,” – дигән. Көчек дуңгыз баласыннан гафу сораган һәм алар дус булып калганнар.
Зяпбарова Әминә
Куян белән Тычкан (Әкият)
Куян белән Тычкан яшәгәннәр. Алар бик нык дус булганнар. Бер-берсенә һәрвакыт булышканнар, ярдәм иткәннәр, уйнаганнар. Урманга гөмбәгә дә бергә йөргәннәр. Бергә булганда бернәрсәдән дә курыкмаганнар. Ә кыш көне бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җыйган гөмбәләрен ашаганнар, үлән чәйләрен эчкәннәр. Беркайчан да талашмаганнар. Һәрвакыт дуслык – гомерлек дип җырлаганнар.
Галимарданов Роберт
Якын дустым
Минем дусларым бик күп. Иң якын дустым Абдулла исемле. Без аның белән һәрвакыт бергә уйныйбыз. Җәй көне лагерьда да бергә ял иттек. Мәчеткә бергә укуларга йөрибез. Абдулла бик яхшы укый, бассейнга йөри. Мин дә аңа ошарга тырышам һәм аның белән горурланам.
Шакиров Камил
Дуслар – иң якын һәм яхшы кешеләр. Дуслар бер-берсен аңлый, ярдәм итәләр. Ләкин дустың ни әйтсә дә, аның белән килешергә, ул кушканнарны эшләргә ярамый. Чөнки һәркемнең үз фикере булырга тиеш. Дусларны рәнҗетергә, начар сүзләр әйтергә ярамый. Дусларны сакларга кирәк.
Нассар Фирас
Беркөнне Камил урамга чыкты. Уйнарга дуслар таба алмады. Шулчак комлыкта уйнап утырган малай янына килде. Аның белән танышып, бергә уйный башладылар. Алар янына бер эт килде. Малайлар куркып, кечкенә өй артына качтылар. Эт аларны эзләп тапты да, мине дә уйнатыгыз әле диде. Малайлар а ның исемен сорадылар. Этнең исеме юк икән, Камил аңа Шарик исеме кушты. Алар рәхәтләнеп кичкә кадәр уйнадылар, этне тәмле пәрәмәч белән сыйладылар. Төнлә йокларга оя ясап бирделәр. Аларга күңелле булды.
Моратов Гомәр
Бөркет баласы
Бервакыт ояда утыручы бөркет баласы башын күтәрде дә, һавада очып йөрүче башка кошларны күрде.
– Әнием, анда нинди кошлар оча?- дип сорады.
– Болар безнең дусларыбыз, бөркетләр,- дип җавап бирде әнисе.
– Әнием, алар безнең ашамлыкны урладылар! - диде бөркет баласы.
– Юк, улым, мин аларны үзем сыйладым, чөнки бөркетләр үзләре тук булмасалар да, башкалар белән бүлешә белергә тиешләр, - диде Әни-бөркет.
Кечкенә бөркет баласы дуслар белән бүлешергә һәм дусларга ярдәм итәргә
кирәк икәнен аңлады.
Харисов Илдан
Су кызы
Шамил дусты белән су буена китте. Алар башта комга ятып кояшта кызындылар, аннан соң су коенырга керделәр. Шулчак алар суда йөзеп йөрүче бер кызны күрделәр. Кыз бик матур иде. Камил ул кыз белән танышырга теләде. Ул аны тотып алды. Кыз шулчак еларга кереште: “Җибәрегез мине, мин сезнең бер теләгегезне үтим,”- диде. Малайларның теләкләре бик күп иде, ләкин алар һәрвакыт дус булырга, талашмаска
булдылар. Су кызы аларның теләген үтәде һәм йөзеп китте. Шулчакта малайлар Су кызының йөзгечләрен генә күреп калдылар.
Артем Чернов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев