Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Горурлык (хикәя)

Тиздән яңа уку елы җитә. Мин өч ай буе күрмәгән якын дустым Радик белән очрашачакмын.

Елдан-ел мәктәпкә укырга барырга яратам. Укуы да, дуслар белән, классташлар белән очрашу да ошый миңа. Аннан соң өч ай буе күрмәгән якын дустым Радик та июнь башында әбисенә кунакка киткән шәһәреннән кайта. Кызык инде, мин әбекәем белән бабыкаем янына үземнең авылдан күрше авылга гына кайтам, ерак түгел, җәяү дә атларга була, сәпит белән дә урап килергә була...

Менә өзелеп көткән яңа уку елы башланды. Узган ел апа кызыктырып әйтеп куйган иде инде, сез инде зур үстегез, икенче елга бер класста гына утырмыйсыз, бер генә апагыз укытмый, төрле фәннән төрле укытучылар керәчәк, тагы да тырышып укырга кирәк булачак, дигән иде.

Әй кызыктырды инде апа, ничек була микән ул класстан класска күчеп йөрү, төрле укытучыларның җаен ничек табып бетерербез, ияләшербез, ярый Алсу апаны беләбез, инде ничә ел аның гына күзенә карап торабыз, ә быелдан башлап төрле укытучыга ияләнәсе була – бу бик кызыклы булырга охшап тора...
Дәрескә кыңгырау яңгырады, без рус теле кабинетында утырабыз. Стеналарда бөек рус язучыларының портретлары, аларның бөек сүзләре язылган стендлар эленгән.

Әй авыр инде шушы рус телен өйрәнүләре, дип әйтмәс идем мин, хәзер телефон, телевизор, интернет капкынында теләмәсәң дә, русчаны үзеңнән-үзең өйрәнәсең. Мин шундый уйлар уйлап утырган арада класска таныш түгел апа килеп керде, ян-якны карап, бөтерелеп утырган класс тып-тын булып калды. Апа матур иде, ягымлы тавышы белән дәресне башлап җибәрде, дәвам итте, дәреснең ничек узганын сизми дә калдык. Дәрес ахырында:
– Балалар, тиздән шәһәрдә шигырь сөйләүчеләр конкурсы була, кемнәрнең катнашасы килә, рәхим итегез, әзерләнегез, - диде.
Без барыбыз да Радикка карадык, чөнки безнең класста шигырьне иң матур, иң сәнгатьле итеп сөйләүче ул иде. Радикта тумыштан шундый артислык сәләтле бар иде, ул нәрсә сөйләсә дә сәнгатьле итеп сөйли, гади сөйләшүне дә. Шуңа аның белән сөйләшү кызык та, кайчак та сәер дә тоела иде.

– Апа, апа, безнең Радик матур итеп сөйли, - дип шаулаштык без рус теле апасы янына җыелышып.  

Радик үзенә карата мондый игътибарны көтмәгән идеме, ничектер каушап калды һәм тотлыгып җавап бирде. Тотлыккач, әйтер фикере дә шома чыкмады:
– Я-я-ярар, апа, кат-т-тнашырмын,- диде.  

Без инде күнеккән Радикның сөйләшүенә, без аның тотлыгуына игътибар да итмибез. Шулай итеп, без шау-гөр килешеп, икенче кабинетка ашыктык. Анда безне тарих дәресе, тарих укытучысы көтә иде, аннан соң математика кабинетына, аннан соң биология, татар теле кабинетына кереп утырасы бар әле, шундый кызык, күңелле кабинеттан кабинетка күчүе.
Мин класстан иң соңгы булып чыгып ишекне япканда, рус теле апасы Ләйлә Каюмовнаның ягымлы тавышы белән миңа эндәшкәнен ишетеп кире кабинетка кердем:

– Әйе, апа, тыңлыйм, - дидем.

– Самат, Радикка ышанырга буламы? Бу безнең бик җитди конкурс. Безгә җиңү кирәк, – диде гаҗәпләнү катыш карашы белән миңа карап.
– Апа, ул бик матур сөйли, менә күрерсез, – дидем мин дустым белән горурланып, һәм иптәшләрем артыннан тарих кабинетына таба чаптым.
Ләйлә Каюмовна уйга батып, минем арттан карап калды.
Икенче көнне дә рус теле дәресе иде. Апа дәресләрдән соң шигырьләрне тыңлап караячагы турында әйтте һәм кем әзер, килерсез, диде. Быелгы уку елында рус теле апасы мәктәбебездә яңа килгән укытучы иде, шуңа ул әле укучыларны белеп бетерми, кем нинди һөнәргә оста икәнен аның әле беләсе алда.
Барлык дәресләр беткәч, без Радик белән Ләйлә Каюмовна кабинетына юнәлдек.  

Радик сүз тыңлаучан, тәрбияле малай буларак, кушкан эшне вакытында үтәргә омтыла иде. Класска килеп кергәч тә ул тагын бер кабат апа белән тотлыга-тотлыга исәнләште дә, шигырь сөйли башлады... Радик сөйләгәндә мин апага карап-карап алам, аның йөзен күзәтәм ... менә ул Радик сөйләгән шигырь вакыйгаларында катнаша диярсең, бер елмая, бер сөенә, бер көенә, бер боега, бер шатлана һәм соклана иде. Мин апаның күзләрендә дустымның сәнгатьле итеп сөйләвеннән алган канәгатьлек билгеләре күрдем һәм дустымның үзе чыгарган шигырен рәхәтләнеп тыңлауны дәвам иттем. Минем дустым шигырьләр сөйләгәндә тотлыкмый иде.

Сафина Алсинә, Мөслим лицее, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев