Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гаилә бәхетенең нигезе – яратуда

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаучы укучыларның язмалары.

Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.


Закирова Эльза
Гаилә — һәр кешенең тормышында тумыштан бирелгән иң зур нәрсә. Бәхәссез, гаиләнең нигезе — мәхәббәттә, үзара хөрмәттә һәм яратуда. Мин гаиләмдә, яраткан әти-әнием, апайларым арасында бәхетле. Әти-әнием мине кешеләрне, бөтен матур дөньяны яратырга өйрәттеләр. Алар мине яратып тәрбияли.

Гаиләмдә миңа карата сакчыл мөнәсәбәт аркасында, мин беркайчан да үземне ялгыз итеп тоймыйм. Һәрвакыт эчкерсез мәхәббәт белән әйләндереп алынган гаиләдә яшим. Әти-әниемнең бер-берсенә булган мәхәббәте, аларның аралашуы, безне шушылай тәрбияләве минем өчен үрнәк. Мин һәрвакыт гаиләдә тирән, саф ярату, һәр гаилә әгъзасына карата кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек хис итәм.

Кешеләр, сыйныфташлар, якын дуслар белән яхшы мөнәсәбәтләрем, акыллы гамәлләрем әти-әниемнең миңа карата игътибары, мине яратуы аркасында барлыкка килде. Минем гаиләм мине яратуы белән генә чикләнми, ул минем тормышымның төп мәгънәсе дә булып тора.

Безгә гаиләбезне, әти-әниебезне сакларга кирәк. Әти-әниләребезне хөрмәт итсәк һәм яратсак, бер-беребезне кадерләсәк кенә, гаиләбез бәхетле булачак. Мин дә әти-әниемне чиксез яратам, алар һәм гаиләм белән горурланам!


Имамова Энҗе
Бәхет...5 хәрефле сүз… Нәрсә соң ул бәхет? Бу сорауга барлык кеше дә җавап та таба алмаска мөмкин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль яктан бай булуда, кемнәрдер кешенең эчке халәте дип күрәләр. Бәхет артыннан чабалар, зурдан-зур уңышларга ирешергә телиләр, бер-берсен уздырып олы биек йортлар салалар, үзләрен бәхетле дип хис итәләр. Ләкин күп очракта әлеге байлыкларның бер тәмен дә тоймыйлар. Акча бүген бар, иртәгә юк диләр. Байлыкка корылган бәхет тә ничек килә, шулай тиз юкка чыгарга да мөмкин.

Минем өчен бәхет – ул минем гаиләм:әти-әнием, абый-апам, әби-бабам. Ә гаиләдә бәхет була, әгәр дә бер-береңне яратып, аңлап, авыр вакытта ярдәм итеп, дус-тату яшәсәң.

Чыннан да, гаилә бәхетенең нигезе яратудан башлана. Үземнең әйткән сүзләремне дәлилләп гаиләбезне мисал итеп китерә алам. Гаиләбез 4 кешедән тора: әти-әни, абыем һәм мин; без ярату, хөрмәт итү, һәрвакыт ярдәм күрсәтү белән бәхетле. Әти-әнием, абыем — тормыш башлангычымда булышчыларым, алга өндәүчеләрем. Аларның ярдәме белән мин үз юлымда тукталып калмаска, нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, алга таба атларга өйрәндем. Минем өчен бу — зур бәхет.
Алдан әйтелгән сүзләрдән, мисаллардан чыгып нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә, гаиләдә ярату, мәхәббәт, әле ул гына да түгел, бер-береңне аңлау, ярдәм итү була икән, бу гаилә бәхетенең нигезендә ярату ята.


Нуртдинова Алсу
Мәхәббәт — ул эмоция гына түгел, ә кеше тормышын үзгәртә һәм гаилә бәхетенең ныклы нигезен төзи ала торган көчле көч. Кеше сөеп һәм сөелеп яшәсә генә бәхетле була. Мәхәббәтсез нык һәм бәхетле никах төзүе мөмкин түгел.

Гаиләдәге мәхәббәт чын һәм нык булсын өчен, ул ныклы нигездә төзелергә тиеш. Бу нигез булып ир белән хатынның ышанычы һәм эчкерсез хисләре хезмәт итә. Көчле мәхәббәтнең тагын бер мөһим сыйфаты — кичерү осталыгы. Рәнҗетүләр һәм
аңлашылмаучанлык һәркайсы мөнәсәбәтләрдә барлыкка килә. Иң мөһиме — хисләрне саклап калу өчен бу үпкәләрне кичерә белү кирәк.

Ышаныч — авыр вакытларда да мәхәббәтне сакларга ярдәм итә торган нәрсә. Ышаныч көчлерәк булган саен, мәхәббәт көчлерәк була.

Ата-ана мәхәббәте – баланың шәхесен төзү өчен нигез. Куркынычсызлык һәм кабул итү хисе аңа үз-үзенә ышаныч бирә. Әби-бабаларыбыз ничә ел бергә яшәүгә карамастан, аңлашылмаучанлыкка карамастан, алар һәрвакыт копрамисска бара һәм бер-берсенең хисләрен саклый белгәннәр.

Мәхәббәт — иң зур бүләк. Якыннарыбызга карата хисләрегезне саклыйк, ышаныч һәм хөрмәт белән мөнәсәбәтләрне төзик. Аннары мәхәббәт безнең тормышыбызны яктыртачак һәм бергә күп бәхетле еллар алып киләчәк!


Ганиева Әдилә
Гаилә — мәхәббәтне һәм үзара ярдәм итүне өйрәнүче махсус мәйдан. Гаилә кыйммәтләре — ул нигез һәм анда безнең йортыбыз, дөньябыз төзелә. Алар безнең өчен мөһим әйберләрне билгелиләр.

Гаилә кыйммәтләре нигезендә мәхәббәт ята. Бу хис һәм эмоция генә түгел, ә түземлелек һәм башка сыйфатларга өйрәтә торган яшәү рәвеше, аның мөһим элементы. Гаиләдәге мәхәббәт ышаныч һәм куркынычсызлык атмосферасын тудыра. Бу җылы хисләр безне авыр вакытларда коткара һәм тормышны яктырта.

Хөрмәт итү, ярату хисләре булган гаиләдә генә кеше бәхетле була ала. Мондый гаиләдә туган балалар да үзләрен яхшы яктан күрсәтәчәк. Бәхетле гаилә ныклы була. Нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, гаилә бердәм булса, бу авырлыкларны җиңеп чыга алыр.

Шулай итеп, мин гаилә бәхете яратуда дигән фикер белән килешәм. Бу чынлап та иң саф һәм җылы хисләр, ансыз җәмгыять һәм табигать яши алмас иде.


Эдита Погосян
Ярату...Гаилә… Минемчә, бу төшенчәләр һәрвакыт аерылгысыз булырга тиеш, чөнки ярату — бәхет китерә алган иң матур кеше хисе. Ул кешеләрне яхшырак итә, һәрнәрсәдә яхшыны гына күрергә өйрәтә. Чынлап яратучы кеше яхшы якка үзгәрә башлый һәм үз тирәсендә бары тик игелек кенә чәчә.

Шуңа күрә ярату гаилә нигезенең бәхетнең нигезе булып тора. Үзара хөрмәт, аңлау һәм кайгырту хөкем сөргән гаиләләрдә генә кешеләр чыннан да бәхетле була ала.
Минем карашымны раслаучы мисал итеп үземнең гаиләне дә китерә алам. Безнең гаиләдә әти-әни һәм балалар бер-берсен ярата, хөрмәт итә. Мин үз гаиләм белән горурланам.


Саматова Алия
Гаилә. Сүз биш хәрефтән генә тора һәм, уйлансаң, һәр кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. Гаилә нәрсә ул? Бу сорауга һәркем төрлечә җавап бирә ала.
Кайберәүләр кеше гаиләсе булса, үзен бәхетле дип саный ала диләр. Алай булса, искиткеч булыр иде.

Кызганычка каршы, гаиләләр төрле була, һәм һәрвакытта да гаилә түгел — бу җылы урын, анда бер-берсен көтәләр һәм яраталар, бер-берсе турында кайгырталар һәм ярдәм итәләр. Һәр гаиләдә дә гаилә иминлеге юк.

«Гаилә бәхете нәрсәдә?» дигән сорауга" бу мәхәббәт дип ышаныч белән әйтергә мөмкин. Әгәр гаиләдә бер-берсен яраталар икән, бу шунда ук күренә. Кеше һәрвакыт аны яратуларын сизә.Гаилә һәрвакыттада күп кеше түгел. Ике кеше генә булса да, бу инде гаилә дип атала.Әгәр дә алар бер-берсен ярата, кадерли, хөрмәт итә һәм авыр мизгелләрдә ярдәм итәләр икән, аларны бәхетле гаилә дип атарга була, чөнки аларның гаилә бәхете нигезендә ярату, сөю һәм мәхәббәт ята.


Әхмәтов Илназ
Нәрсә ул бәхетле гаилә? Минемчә, гаилә ул — бер берсен яратып, аңлап, тыңлап, хөрмәт итеп яши торган төркем. Минемчә, мондый гаиләләр артканнан арта баралар, бу бик яхшы.

Үземнең гаиләмне мисал итеп алып аргумент китерә алам. Минем гаиләмдә мин, әти, әни, бабакай һәм апаем. Безнең гаилә бик тату. Без атна саен, әтигә ял биргән көнне, тышта уйныйбыз. Мин әти-әнине ярты сүздән аңлыйм, гел булышырга тырышам. Апаем белән көн саен уйныйм, аның белән бик кызык. Ул кечкенә булуга карамастан, бик акыллы, тәртипле малай, ләкин күпчелек вакытта ул бик тә шаян. Әтием юлда хезмәт куя, әнием шәфкать туташы булып эшли. Апаем балалар бакчасына йөри, уртанчылар төркеменнән зурлар төркеменә күчте.

Мин үземнең гаиләмне яратам, бушка әйтмәгәннәр бит: гаилә бәхетенең нигезе яратуда. Без — бәхетле гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев