Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Габдулла Тукайның Әдәби музеенда уникаль экспонат саклана

Ул – Тукайның йөзеннән күчереп ясалган гипс битлек.

Габдулла Тукайның Әдәби музеенда уникаль экспонат саклана. Ул – Тукайның йөзеннән күчереп ясалган гипс битлек. 
Әлеге битлек 1913 елның 3нче апрелендә Тукай вафат булгач алынган. Аны кем ясаганы билгесез.
1958 елда Алма-Атада яшәүче Мулюков дигән кеше аны СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Бу битлекне аңа 30 нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең туган абыйсы Боһан Шәрәф тапшырганлыгын әйтә. 

Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, ул анда нәкъ утыз ел саклана. Һәм беренче тапкыр 1988 елның апрелендә, Габдулла Тукайның вафат булган көнендә, музейга килүчеләр бу уникаль табышны күрә алалар.

Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре үтенече буенча танылган скульпторлар Садри Ахун һәм Бакый Урманче бу битлекне өйрәнәләр һәм ул шагыйрьнең йөз үзенчәлекләрен төгәл чагылдыра дип билгелиләр.

Бакый Урманче гасыр башында мондый битлекләрне нигездә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнен әйтә. Бу эшне кем башлап җибәргән һәм Тукайның битлеген кем ясаган икәнлеге билгесез булып кала. Бу битлек мөселман кешесеннән алынган беренче битлек булып тора.
Тукайның якын дусларының берсе аның йөз сызыкларын киләчәк буыннарга күрсәтергә теләгәнлеге генә билгеле. Бәлки бу Фатыйх Әмирхан булгандыр? Тукайның үлгәннән соң ясалган битлеге Фатыйх Әмирханда 1926 елга кадәр, ягъни Аның үлеменә кадәр сакланган дип фаразлана.


Әлеге экспонатка багышлап Мамадыш районы Урта Кирмән авылы егете Әмир Фәрхуллин шигырь язган.

Битлек

Сулар кебек ага икән вакыт,

Синең гомер булган бары аклык.

Музей, син яшәгән вакыт, гамәл,

Тарих – битлек, сиңа караган мәл.

Сине тарих битлегенә салдык,

Шулай бер даһи шагыйрьсез калдык.

Күпне күргән йөзе... Булса исән

Үткен сөйләр иде... Аңа тисәм,

Әйләнмәмме икән язучыга?

Ниләр язар икән язмышыма?

Әй бу юньсез уйлар! Нигә инде

Сине тотып карау? Теләк җиңде.

Шул кадәрле тирән караш, сөйләм,

Димәк, укымышлы, халкын сөйгән.

Халыкка нур сипкән тырыш бәндә

Ак сафлыгың һәр сүздә, шигырьдә.

Киң маңгаең, күпме анда хисләр,

Урап йөрткән сине, язмыш, эзләр.

Якты уең башкарган күп эшләр,

Тукай битлегенәдер, бу сүзләр.

Исән чакта бәяләнми шагыйрь,

Кумый байлык, күңел түгел фәкыйрь …

Фото https://kzn 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев