Фестивальдән кайтаваз
Бишенче ел рәттән без, 41 нче мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәгенә йөрүчеләр, Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә уздырыла торган “Тылсымлы каләм“ төбәк фестивалендә катнашабыз.
Бишенче ел рәттән без, 41 нче мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәгенә йөрүчеләр, Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә уздырыла торган “Тылсымлы каләм“ төбәк фестивалендә катнашабыз. Әлеге фестивальне оештыручыларга һәм җитәкчебез Вагыйзова Гөлия Наил кызына зур рәхмәтебене белдерәсебез килә. Килгән саен, рухи азык алып китәбез биредә. Быелгы фестивальдә күренекле язучы, күпкырлы талант иясе Рәзинә Сәетгараева белән очрашу да тирән эз калдырды бездә. Бәйгедә язган әсәрләрнең иң уңышлы дип табылганнарын сезгә дә җибәрәбез.
“Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы Зилә Гатиятуллина, 8 нче сыйныф
Серле чишмә
Авыл янындагы чишмә
Ялтырый айлы кичтә.
Шунда тынычлык табам,
Кайтасы килми һич тә.
Кайткан саен авылга
Ашкынып барам шунда.
Чишмә сихәтен бирә,
Күңел күмелә моңга.
Көндезләрен чишмәне
Бизи кояш нурлары.
Туган ягын мактап сайрый
Моңлы сандугачлары.
Парлылар бик еш килеп,
Биредә серләшәләр.
Мәңгелеккә кул бирешеп,
Йөрәкләр берләшәләр.
Кич җитү белән ашкынам
Дустым - чишмәм янына.
Фикеремне рәткә сала,
Юл күрсәтә аңыма.
Көндезләрен чистартам,
Ачам аның юлларын.
Мәңге яшәп, каршы алсын,
Улларын һәм кызларын!
Сагындыкова Лилия, 8 нче сыйныф
Җанлы җилләр
Каян килеп чыккан бу җил?
Кем уйлап тапкан аны?
Патшалыкта яшиме ул?
Бармы икән аның ханы?
Юк, ул үзе патша бугай,
Тикшереп йөри барын.
Җәен-көзен һәрчак исә,
Себерә кышын карын.
Юкка чыккан чаклары да
Булгалый әле аның.
Әллә ялга китә микән,
Сагынып туган ягын?!
Кайчак бик нык усаллана,
Туздыра бар дөньяны.
Җәйге кызу, челләләрдә
Бик сагынабыз аны!
Серләр итеп кенә әйтәм:
Җил яши кешедә дә!
Вакыт-вакыт исеп ала
Булсак әгәр хисләрдә.
Я шатлык булып чыга ул,
Кешегә канат элеп.
Күз яшьләре булып ташый,
Кеше кайгырса элек.
Тузынмыйкчы, дуламыйкчы,
Әллә бу батырлыкмы?!
Тыныч җилләр генә иссен
Саклыйк без матурлыкны!
Рафикова Алинә, 8 нче сыйныф
Өметле киләчәк
Киләчәккә атлап барам әле,
Ата-баба салган эз буйлап.
Үткән һәрчак кабатлана, диләр,
Кайта икән кабат ул урап...
Киләчәккә ныклап атлыйм әле,
Бәхет өстәп, алга барамын.
Ата-бабам эзе миңа кыйбла,
Эзләп йөрмәм аның яңасын.
Бәхетемә атлап барам әле,
Ата-бабам салган юллардан.
Тик изгелек, яхшы гадәт кенә
Тапшырылган безгә алардан.
Миндә ага ата-баба каны,
Намус үзе аңга чигелгән.
Әдәп-әхлак сыйфатлары
Бишектән үк безгә үрелгән!
Киләчәккә матур атлыйк әле,
Саклап тарих язган эзләрне.
Бабам узган юллар нык катлаулы,
Һәрчак сөйли ниләр күргәнне.
Киләчәкнең матур буласына
Ышанасы килә һичшикез.
Бәхет, яшәү өчен һәркем җирдә
Тырышырга тиеш һичшиксез.
Киләчәккә шулай атлап барам,
Уйлар-хисләр үрелә тирәнгә.
Сугыш, афәт – алар мәңге түгел,
Тынычлык тик булсын мәңгегә!
Закирова Әдилә, 8 нче сыйныф
Яз сихерләде
Соңгы дәрес биология иде. Звонок булу белән бөтен класс дәррәү кубып, өйләренә ашыктылар. Мин дә ут тизлеге белән өйгә чаптым. Мәктәпне чыгуга, артымнан кемнеңдер ияргәнен сиздем. Борылып карасам, Раян икән. Раянны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Мәктәптә иң тәртипсез, икеле капчыгы данын тота. Шул хәчтрүш артымнан иярсен инде! Үртәлерсең дә...
Бер мәлне каршымда гына җыелып торган суга сикерде бу. Янәсе дә, миңа чәчрәтә. Ә үзе бил тиңентен батты. Әй көлдем ичмаса! Теге гарьләнде.
— Иии Раян, шул да булдымы егетлек?! Су чәчрәтә, имеш, — дип көлдем моңардан.
— Мин... ни...ни... —дип нидер мыгырдады шунда.Үзе кызарып ук чыкты, каушады бугай.
— Син ул чокырны билгеләп куй, берәр таяк тап та! - дидем аңа.
— Ярар, – дип ризалашты үзе тагын. Тиз генә каядыр ашыкты, кабаланып күздән дә югалды. Шунда аны жәлләп тә куйдым. Ник дисәң, аның өсте юеш иде. Язгы кояш җылытса да, көн салкынча, бераз җиле дә бар шул.
Шул арада Раян каяндыр таяк табып, чокырны билгеләп тә куйды. Башкалар күрсеннәр дип, кызыл бау да элде.
— Вәт молодец, ичмаса! Менә бу егетлек! — дигән булдым.
Аның күзләре шундый моңсу иде. Үзе тирләп пешкән, бөтен җире юеш. Шул вакыт үзем дә сизмәстән:
— Син бар, тизрәк өеңә кайт! Өстеңне алыштыр. Салкын тимәсен тагын! — дип әйтеп ташладым. Шаян егетнең авызы ерылды:
— Ярар, матурым, кич чыксаң, хәзер үк очам, — димәсенме!
Мин:
—Ярар...чыгармын... дигән булдым. Иии үкендем соңыннан. Шуның янына чыгаммы соң!? Кит, кеше көләр!
Кич җитте. Йөрәк дөп-дөп тибә, каядыр ашкына. Чыгасы да килә. Эчтә бер шайтан гына һаман “ кеше көләр” дип утыра шунда. Бик озак икеләнгәннән соң, чыгарга булдым. Әнә Раян килеп тә җиткән. Киенеп куйгач, ярыйсы гына егет икән үзе.
Без кичке урам буйлап атладык, серләр килеште. Язгы кичнең матурлыгы безнең йөрәкләргә үтеп керде. Яз безне шулай сихерләде.
Асылгәрәева Риана, 8 нче сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев