Елан агуы
... И-и-и, кунаклар бар икән ич! (Барысын да кочаклый, киявенә кул биреп исәнләшә). Ник хәбәр итмәдегез, каршы ала идем. Галимҗан булдыксыз нәрсә, казларны бүген гуләткә чыгармаган.
41нче мәктәп укучысы Алинә Рафикованың бер пәрдәле, биш күренешле пьесасы.
КАТНАШАЛАР:
Галим – Самирәнең әтисе, 45 яшьлек
Фәйрүзә – Самирәнең әнисе, 42 яшендә
Самирә – Фәүзия әбинең оныгы, 12 яшьтәге шәһәр кызы
Айсылу – Самирәнең авылдагы дусты, 12 яшь
Фәүзия әби – 72 яшьтәге авылда яшәүче әби
Галимҗан – Фәүзия әбинең тормыш иптәше, 76 яшендә
Сәлимә – күрше карчыгы, 75 яшендә
Тимербулат – Сәлимә карчыкның оныгы, шәһәр егете, 19 яшь
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шәһәр фатиры. Бүлмәдә бар җиһаз да ак һәм көрән төсләрдә, бик зәвыклы итеп урнаштырылган. Халаттан, башына бегуди ураган, Фәйрүзә килеп керә, ә иптәше Галим телевизор каршында гәҗит укып утыра.
Ф ә й р ү з ә (пәрдәләрне ачып). Эх, гел җәй генә булып торсын иде (киерелә). Шундый шәп йокладым бүген. Самирочканы да гел әнкәйдә генә тотар идем. (Галимгә карап елмап ала. Кулындагы гәҗитен тартып ала да янәшәсенә утыра).
Г а л и м (канәгатьсезлеген белдереп, кашын җыера). Ник укыганда мине бүлдерәсең? (Гәҗитне кире кулына ала). Әле дә бер балаң бар инде. Минем әнкәй кебек биш бала тапкан булсаң, нишләп бетәр идең икән?! Болай очып тора алмас идең, ха-ха-ха!...( Гәҗитен укуын дәвам итә, йөзе җитдиләнә).
Ф ә й р ү з ә (корт чаккандай сикереп тора). Шуңа синең әниең бишенче ай больницада ятамы? Ә мин менә үземне саклыйм. Мин мәңге дә картаймам, менә күрерсең, хи-хи-хи!... (Кыланып атлап күрсәтә).
Г а л и м (җитди кыяфәттә Ф ә й р ү з ә г ә текәлеп карап торып)"Көлмә, карчык, көлмә, шалкан күргәч көлерсең", – дип әйткән, ди бер бабай. Вакыт беркемне дә җәлләми, байлар да картаеп, йә чирләп үләләр. Беркем дә котыла алмый.
Ф ә й р ү з ә (ачуланып). Әй кит әле, кәефемне бозып утырасың! (Кызу- кызу атлап чыгып китә).
Ишектән, сикерә-сикерәбик, шат йөзле Самирә килеп керә. Өстендә җәйге алсу күлмәк, чәче өскә җыелган, кулында телефон.
С а м и р ә (Галимне кочаклап). Әтием, хәерле иртә! Мин сине бик яратам! (Әтисенең күзләренә карап.) Без бүген әбиләргә кайтабыз бит, әйме? Ул мине бик нык сагынгандыр инде. Әбекәй мине гел аркамнан сөеп, “помушнигым минем” ди.
Г а л и м (кызына елмаеп). Әйе, кызым, бүген кайтабыз. Әниең (төртеп күрсәтә) әнә теге бүлмәдән чыгу белән кайтабыз! (Соңгы сүзләрен кычкырып әйтә, үзе Самирәгә күз кыса, кызы белән икәү көлешәләр.)
Бүлмәдән Ф ә й р ү з ә н е ң тавышы ишетелә.
Ф ә й р ү з ә. Мине сөйлисезме? Мин барын да ишетеп торам...
С а м и р ә (әтисенә карап.) Алайса мин әбиемә шалтыратып, кайтуыбызны әйтәм, әтием?
Г а л и м. Ташла әле шул телефоныңны! Менә телефон булмаса нишәләр идең? Әй, замана баласы! Авылда да шул телефонга ябышып утырма тагын! Әллә шәһәрдә генә калдырасыңмы аны? Рәхәтләнеп уйный да алмассың, иптәшләрең белән текәлеп утырырсыз инде шунда...
С а м и р ә. Әтием, обещаю телефонда утырмаска, анда минем дусларым күп ич, не до этого будет. Ярар, мин җыеныйм әле! (Тиз генә торып, бүлмәсенә кереп китә.)
П ә р д ә
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сул якта авыл өе, койма белән тотылган ишегалды, түрдә эскәмия. Машина туктаган тавыш ишетелә. Гөрләшеп Самирә, Фәйрүзә, Галим килеп керәләр.
Г а л и м. Я халык, кайтып җиттек. Әби күренми дә әле, кайда йөридер? (Сумкалар күтәреп, Самирә белән өйгә таба юнәләләр.)
С ә л и м ә йөгереп диярлек килеп керә.
С ә л и м ә (ясалма елмаеп.) Хи-Хи үзебезнекеләр икән, Фәүзия казларын суга алып төшкән иде. Ни дим, карак-фәлән булмасын дип, кердем әле менә. Күрше хакы – тәңре хакы, диләр бит. Гел карап торам инде, Фәүзия ишегенә бик тә элми чыгып китә ич. Алайса, теге атнада караклар йөргән ди. Әйе, әйе, шәһәр бандитлары дип ишеттем.
Ф ә й р ү з ә. (ачуы килеп.) Гел гайбәт, җыен булмаган сүз сөйләп йөрисең инде, Сәләмә карчык...Нинди караклар йөрсен ди, урлар нәрсәгез бармы соң сезнең? Мал да тотмыйсыз ич? Шәһәр пакетыннан сөт эчәсез. Чистый ялкауланып беттегез! (Битенә кулъяулык тидереп ала.) Бөркү сездә.
С ә л и м ә (ачуланып). Нинди Сәләмә булыйм ди, Сәлимә минем исемем! Юньле кеше башта исәнләшер иде! Фәүзия күршем үзе бик ипле булса да, кызы җен пәрие төсле, әстәгафирулла, авызыннан бер ипле сүз чыкмый! (Үпкәләп чыга башлый, артына борылып) Хәзер Фәүзиягә эндәшәм...әйе...ни... Агуын чәчә генә...
Ф ә й р ү з ә. Бар, юлыңда бул, карт пәри.( Кулындагы кулъяулыгын болгап утыра.)
Г а л и м белән С а м и р ә күренәләр.
Г а л и м (көлеп.) Нәрсә күршегезне тагын котыртып чыгардыңмы? Хәзер ай буе синең яманатыңны сата бит инде. Елга өч кайтасың, сүз дәшмәсәң, дәшмә, елмаеп тик утыр инде, әй!
Ф ә й р ү з ә. Әй кызык миңа аны үчекләү, каракларын бераз онытып торыр. Ха-ха –ха...(Көлә.)
С а м и р ә дә кушылып көлгән була.
Кулына чыбык тоткан Фәүзия әби күренә.
Ф ә ү з и я (кулларын алъяпкычына сөртеп). И кунаклар бар икән ич! (Барысын да кочаклый, киявенә кул биреп исәнләшә). Ник хәбәр итмәдегез, каршы ала идем. Галимҗан булдыксыз нәрсә, казларны бүген гуләткә чыгармаган. Ни хәлләр, балалар? Әйдәгез чәйләп алыйк! (Өйгә таба юнәлә).
Ф ә й р ү з ә. Әнкәй, чәйләп тормыйбыз, көн кыздырганчы, кайтып итәбез. Минем дә, Галимнең дә эшләре күп.
Ф ә ү з и я (каушап). Ничек инде, чәй дә эчмисезмени? (Аптырап, Галимгә карый.)
Г а л и м. Минем, чынлап та, бүген киңәшмә була, әби. (Фәйрүзәгә карап, сарказм белән әйтә). Ә менә Фәйрүзәнең эше ай-яй күп шул: чәчен буятасы, тырнак-керфек ясатасы... Ничек җитешер инде, бичаракай. Хмм...(Көлә.)
Ф ә й р ү з ә. Ярар, ярар, күп сөйләнмә. Мин – матур, ирем эшли. Хәзер шулай яши шәһәр хатыннары. Чау, кызымчик, Самирочка! Әбиеңне тыңла! (Галимне култыклап ала).
Г а л и м кызын кочаклый һәм Ф ә й р ү з ә белән чыгып китәләр. Г а л и м җ а н эскәмиягә килеп утыра.
С а м и р ә. Пока, пока (кул болгап кала һәм бабасы янына барып утыра.)
Кунаклар китү белән, С ә л и м ә карчык керә.
С ә л и м ә (усалланып). Мәйтәм ай-яй усал телле булды бу Фәйрүзәгез! Бер сүз әйтеп булмый шуңа! Теле агулы...
Г а л и м җ а н. Нәрсә, авылны урап чыктыңмы инде, саескан? Соңгы хәбәр безгә килеп җиттеме? (Көлә, Самирә белән пышылдашалар.)
Ф ә ү з и я. Игътибар итмә шуларга. Кызым усал телле шул, атасына охшаган. Күңеле матур аның. Чәнечкеле гөл.
Г а л и м җ а н. Начар ягы минеке инде гомергә, яхшы ягы синеке (карт тагы да кычкырыбрак көлеп җибәрә). Кызым, давай, әйт әле бабаңа, синең нинди начар якларың бар?
С а м и р ә. Бабай мин белмим, минем начарлык эшләгән юк...(Каушап кала).
Г а л и м җ а н (Самирәнең борынына шаярып чиртеп ала). Алайса, син гупщем миңа охшамагансың икән!.. Хи-хи-хи...
Ф ә ү з и я. И карт тиле! Кызым, күршем, әйдәгез чәй эчәргә! Фәйрүзә тәмле күчтәнәчләр дә куйгандыр.
Барысы да өйгә юнәләләр.
П ә р д ә
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
С а м и р ә ишегалдына атылып керә, әбисе белән бабасы эскәмиядә сөйләшеп утыралар.
С а м и р ә (үртәлеп.) Әбием, ник мине уятмадың? Без Айсылу белән кура җиләге җыярга барасы идек ич!
Ф ә ү з и я. Бик матур йоклый идең шул, жәлләдем уятырга.
С а м и р ә. Эх, Айсылу миннән тагын йокы бәлеше дип көләр инде! (Йөгереп чыгып китә).
Ф ә ү з и я. Кара әле, бабасы, бу бала урманга чапты бугай, адашмас микән?
Г а л и м җ а н (борчылып урыныннан тора.) Адашуын адашмас. Әмма аягына җиңел кигән, җиләклектә еланнар була торган иде. Карап кайтмый булмас.
Фәүзия борчылып, алъяпкычын бер бөтерә, бер сүтә, үзен кая куярга белми. Галимҗан кулына резин итекләр тотып, оныгы артыннан юнәлә.
П ә р д ә
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Алан. Юл буенда Самирә ята. Аның уң аягы тездән яулык белән бәйләнгән. Ул хәлсез. Галимҗан карт йөгереп килә.
Г а л и м җ а н (калтыранан тавыш белән). Балам, ни булды?
С а м и р ә (хәлсезләнеп). Елан чакты. Айсылу аякны бәйләде... агу канга китмәсен дип... ярдәмгә чакырырга китте...
Г а л и м җ а н оныгын күтәреп карый, әмма көче җитми. Шулчак машина тавышы, шаулашкан тавышлар ишетелә.
Т и м е р б у л а т (йөгереп килә дә Самирәне күтәреп ала). Айсылу, таптым, монда ул! Әбине чакыр!
А й с ы л у (кабаланып.) Әйдә, әйдә, тизрәк, вакыт уза... Бабай, ашык әйдә, машинага утыр, элдертергә кирәк.
Т и м е р б у л а т (ачуланып). Әбине чакыр дидем бит мин сиңа! Ут бул, тиз! Тиз!
А й с ы л у ашыгып, Сәлимә әби артыннан йөгерә. Шул арада Сәлимә белән килеп тә җитәләр.
С ә л и м ә (кабланып). И ходаем, ни булды?
Т и м е р б у л а т. Әбием тиз бул, кызны елан чаккан!
С ә л и м ә кызның аягындагы агуны суырып төкерә.
С ә л и м ә. Җитештек, алла боерса терелер бала.
Барысы да тиз – тиз генә чыгып китәләр.
П ә р д ә
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Авыл киче. Ара-тирә кошлар тавышы ишетелеп куя. Эскәмиядә С а м и р ә, Т и м е р б у л а т, А й с ы л у сөйләшеп утыралар.
Т и м е р б у л а т (көр тавыш белән.) Ягез кызлар, миңа китәргә вакыт, әби-бабаларыгызны борчымыйча гына, акыллы гына ял итегез. Самирә, синең бәхетең бар икән: Айсылу – әйбәт дус, сине ташламаган, тәвәккәл. Минем кайтуым да сиңа плюс.
А й с ы л у ( кызарынып). И Тимербулат абый, рәхмәт, Сәлимә әбинең килүе бик әйбәт, ул бит канга агуны җибәрмәде. Мин анысын белмәдем шул, моннан соң истә тотармын. Әбиең бик әйбәт кеше икән.
С а м и р ә (кызып китеп). Нинди истә тоту ди, бармыйбыз башка анда! Кура җиләге ашамасам да яшим мин! (Кычкырып җибргәненә оялып, битен каплый). Минем әни Сәлимә әбине үпкәләткән иде, ә ул мине коткарды. Белсә, әнием гафу үтенерме икән? Әни дә еланнан ким тешләмәде бугай күрше әбине. Күңеле нык калды Сәлимә әбинең. Шуңа мине елан чаккандыр әле. Бар да әйләнеп кайта диләр ич! Әни аңа, һичшиксез, рәхмәт әйтергә, күршедән гафу үтенергә тиеш!..
Т и м е р б у л а т (басып). Кемдер гафу үтенсен яки рәхмәт әйтсен өчен яхшылык эшләмиләр. Мәрхәмәт, изгелек кешенең канында булырга тиештер, минемчә. Шулаймы, кызлар?!
Т и м е р б у л а т кызларга елмаеп карый һәм хушлашып, чыгып китә, кызлар озатып калалар.
П ә р д ә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев