Дуслык тавы
Яхшы дус асылташтан да кыйммәтрәк бит ул.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер Керпе. Аның туганнары да, дуслары да булмаган, ул берүзе яшәгән. Тәмам ялгызлыктан туйгач, ул урмандагы иң зирәк, иң акыллы кош – Ябалак янына киңәшкә барган. Ябалак Керпене бик игътибар белән тыңлаган да болай дигән:
- Әнә тегендә, еракта, Дуслык тавы бар. Ул тауда тылсымлы зур асылташ булыр, шул ташны җиде кат әйләнеп чыгарга кирәк. Ләкин ул тауга юл бик катлаулы, сиңа күп сынаулар узарга туры килер. Әгәр шул сынауларны яхшы узсаң, яныңда һәрвакыт тугры дуслар булыр.
Икенче көнне Керпе, тәвәккәлләп, юлга чыккан. Җиде көн, җиде төн, бер ял итми, барган да барган. Сигезенче көнне ул юлда бер Куянны очраткан. Куян да, дуслар эзләп, шул тауга бара икән. Болар икәү дуслашып киткәннәр һәм Дуслык тавына бергә бара башлаганнар. Икәү булгач, күңеллерәк тә булган. Баралар, баралар икән, кинәт кенә болар каршысына бүре килеп чыккан. Ач бүре, тешләрен ыржайтып, менә-менә аларның өсләренә ябырылырга тора икән. Керпе белән Куян куркудан дер-дер калтырый башлаганнар. Бу хәлне агач башындагы батыр Тиен күреп алган һәм, бөтен урманны яңгыратып, сызгырып җибәргән. Аны ишетеп, тиз арада башка тиеннәр килеп җиткәннәр. Алар, күмәкләшеп, явыз бүрегә нарат күркәләрен ата башлаганнар. Бүренең кире борылып китүдән башка чарасы калмаган. Керпе белән Куян батыр Тиенгә рәхмәтләр укыганнар. “Эх, менә шундый дустың булсачы” дип уйлаганнар алар. Тиен аларның кая барулары белән кызыксынган. Тегеләре исә Дуслык тавы турында сөйләп биргәннәр.
- Әйдәгез, мин дә сезнең белән барам. Дуслар белән юл кыскарак була ул. Ә бүгенгә миндә кунак булыгыз, ял итегез, - дип, агач куышына төн кунарга дәшкән.
Иртәгәсе көнне, кояш уянуга, өч дус юлга чыкканнар. Баралар-баралар икән болар, бер кечкенә елгага килеп чыкканнар. “Инде ничек кичик икән бу елганы?” - дип аптыраганнар болар. Уйлый торгач, юанрак агач ботакларын җыеп, сал ясарга булганнар. Көн буе тырышып эшләгәннәр дуслар. “Тырышкан ташка кадак каккан” диләр бит, боларның да тырышлыклары юкка чыкмаган, кичкә өчесен дә сыйдырырлык сал ясап куйганнар.
Икенче көнне, таң атуга, салга утырып, җайлап кына елганы кичкәннәр бу дуслар. Шуннан юлларын дәвам иткәннәр болар. Гөр-гөр килеп сөйләшеп, көлешеп бара торгач, тауга барып җиткәннәрен дә сизми калганнар. Тау битенә менгәннәр һәм теге тылсымлы матур асылташны күргәннәр. Ябалак кушканча, аны җиде кат әйләнгәннәр. Аларга бик күңелле булып киткән, шунда тәгәри-тәгәри уйный башлаганнар, шаярганнар. Бу ташның бернинди дә тылсымлы түгел, ә Ябалакның хәйләсе генә икәнен Керпе дә, Тиен дә, Куян да аңлаган. Алар үзләренә шушы юлда ышанычлы, яхшы дуслар табуларына бик шатланганнар. Яхшы дус асылташтан да кыйммәтрәк бит ул.
Яр Чаллы шәһәренең 14нче гимназиясе “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев