Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дуслык ничек бозылган?

Борын заманда куе кара урманда яшәгәннәр, ди өч дус: аю, бүре, куян. Алар бер дә талашмаганнар, бар эшне бергә эшләгәннәр. Аларның шулай дус булуларыннан төлке бик нык көнләшкән.

Көннәрдән бер көнне алар янына төлке килгән һәм үзләре янына бергә яшәргә алуларын сораган. Дуслар төлкене кызганганнар һәм үзләре янына яшәргә керткәннәр. Ләкин бу төлке хәйләкәр генә түгел, бик ялкау да булып чыккан. Дуслары ниндидер эшкә тотынсалар да, төрле хәйлә табып эштән кача торган булган. Аю, бүре, куян җәй буена тырышып үзләренә кышкылыкка азык әзерләгән. Ә төлке исә, кояшта кызынып, ял итеп вакыт уздырган.

Тиздән салкын кыш та килеп җиткән. Хәйләкәр төлке, тамагы ачкан саен келәткә кереп, кышка әзерләнгән ризыкларны урлый торган булган. Келәтнең бик тиз бушап баруын күреп, бүре кемнән шикләнергә дә белмәгән. Хәйләкәр төлке исә, тагын явызлык эшли: үзе урлап ашаган ризык калдыкларын йоклап яткан аю белән куян янына ташып куя.

Бүренең моңа бик тә ачуы чыга һәм дуслар арасында бик зур тавыш куба. Бу хәлдән соң җәнлекләр: “Бергә яши алмыйбыз”,  дип төрлесе төрле якка чыгып китәләр. Ә хәйләкәр төлке исә аларның йортында яшәп кала.

Тормышта да шулай, мәкерле дустың төлке кебек кыен хәлдә калдырырга мөмкин.

Филипова Алия, Мөслим районы Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев