Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

18+
Укучылар иҗаты

Дуслык (булмастай һәм булмаган хәл)

Мондый хәл булмый дисезме? Чебен гөмбәсен капсаң, әллә ниләр булырга мөмкин…

Кара җимеш авылында Хәмзәт исемле бер якын дустым бар. Үзем шәһәрдә 
яшәсәм дә, мин аны бик күптән беләм. Хәмзәт күршем үткен фикерле, гадел, 
миһербанлы, берәр бәла-казага эләксәм, шунда ук ярдәм кулын сузар. Авыл 
егете булгангадыр, ул таза, нык беләкле, эшсөючән,  әкияттәге пәһлеваннар 
сыман. Кушаматы да тиккә генә “Баһадир” дип бирелмәгән. Безнең авыл 
малайлары төркемендә ул иң абруйлысы, һәммәсе дә аны хөрмәт  итә. Аңа 
таянырга, серләрне сөйләргә һәм ышанырга була. Ялгышмасам, андыйларны 
“сыналган” диләр. Менә аның “сыналганы” турында хәзер сөйләп китәм дә 
инде.
Хәмзәт белән кичке йөгерүдән соң хушлашып, өйләребезгә таба юнәлдек. 
Бераз киткәч, Хәмзәт исенә төшеп, минем ягыма кычкырды:
- Фәнис! Иртәгә иртүк походка барачакбыз, онытма!
- Яраааар! - дип мин дә аңа җавап бирдем.
Икенче көнне, тәмләп кенә йоклап ятканда, мине каядыр ашыккан, тирләп 
пешкән Хәмзәт җилтерәтеп уятты:
- Тор, йокы чүлмәге, йокыңны туйдырып булмас.
Кисәк кычкырудан куркып уяндым.
- Ниһаять, тордың, үлгән сыман йоклап ятасың. Мин әле үземне соңга калам 
дип уйлаган идем, ә монда син әле уянмагансың да, - диде ачуланып Хәмзәт.
Үземне тәртипкә китерә башлагач, Хәмзәт сөйләнә башлады:
- Бүген булачак походны син мәңгегә онытмассың...
- Нинди поход тагын?! - дип мин аны бүлдердем.
 - Оныттыңмы әллә, без бит кичә походка барабыз дип сөйләшкән идек. 
Бу искәртүдән  соң поход искә төште. Өйгә арып-талып кайткач, бернинди 
уйсыз йокларга яткан идем. Онытылган.
- Күрәм, син бөтенләй әзер түгел. Ярый, тизрәк җыен гына! - диде Хәмзәт 
ашыктырып, - без  урманга сәяхәткә чыгачакбыз.
Урманга барганда, без Шүрәлеләр турында шаярттык, күптән түгел узган 
Сабантуйдагы көрәш батырының егәрлеге турында фикер алыштык һәм иң 
четереклесе, нинди кызлар ошавы турында сөйләштек.
Ниһаять, урманга да килеп җиттек.
- Фәнис, минем артымнан калышма, мине тыңла, күрсәтмичә бер үсемлекне 
дә авызыңа капма, юкса, үзеңә зарар китерерсең, - дип кисәтеп куйды Хәмзәт.
Ә мин дустымның сүзен колакка да алмадым, чөнки мин табигать белән 
хозурланып бара идем. Тар сукмактан бара-бара мин кошчыкларның матур 
итеп сайравын тыңладым, тукранның агачларны дәвалавын күзәттем, зифа 
наратларның ылыс исе борынга бәреп кергәнен сиздем, төрле төстәге гүзәл 
чәчкәләргә, кызыл, ак таплы гөмбәләргә сокланып бардым.
Бара-бара табигатьнең күренеше дә үзгәрде. Әмма кызыл гөмбәләр генә 
күбәя барды. Иртә белән ашамаган килеш урманга киткәч, минем бераз тамак 
ачканлыгы сизелде. Хәмзәттән бу сорауны бихисап тапкыр сорасам да, аны 
ялыктырсам да,  түземсезлектән тагын бер мәртәбә әлсерәгән тавыш белән 
сорадым:
- Мин ардым, ачыктым... Ашыйсым килә...
- Сабыр ит, озакламыйча сиңа күрсәтергә теләгән хәйран җиргә барып 
җитәбез дә инде, - дип битәрләде Хәмзәт.
Ачлыктан бөтенләй чыдар хәл калмагач, Хәмзәтнең сүзенә төкереп: "Ничек 
инде шул бәләкәй генә гөмбә миңа зыян китерер", - дип уйлап, күптәннән 
кызыктырган кызыл гөмбәне тешләп алдым. 
"Хи, тышы ис китәрлек матур булса да, тәме андый ук баллы түгел", бу 
сүзләрне эчтән генә әйтер урында, ялгышлыгым аркасында Хәмзәт 
ишетерлек ысылдадым.
Хәмзәтнең колагына минем сүзләрем кергәч, ул минем ягыма карады, авыз 
итеп караган гөмбәмне дә күреп алгач, борчылып миңа:
- Сабырсыз булырсың да инде. Син бит агулы чебен гөмбәсен капкансың. 
- Беттем. Әни-әтигә мин аларны нык яратканымны әйтерсең, Гөлфиягә минем 
аңа  гашыйк булганымны тапшырырсың, - дидем мин сыкранып.
- Үләргә ашыкма, картайгач кына үләргә язсын. Ә чебен гөмбәсенең 
эффекты 1-4 сәгатьтән соң гына башлана, аңа кадәр сине тизрәк хастаханәгә 
җиткерергә кирәк, - дип тынычландырды мине Хәмзәт.
- Чынмы? - дип ышанмыйча сорадым мин Хәмзәттән.
- Әйе. Әйдәле, берәр нинди хәвеф булмасын өчен, укшып кара әле син.
Күпме укшырга теләсәм дә, килеп чыкмагач, Хәмзәт минем авыз 
куышлыгыма бармакларын җирәнмичә тыгып, үзе мине уксырга мәҗбүр 
итте. Бераз жиңеләеп, үземне яхшырак хис иттем.  
Хәмзәт белән миңа һәр минут кадерле, мөһим иде. Хәмзәт мине ничек 
коткарырга дип борчылды, ә мин бары тик агачка терәлеп шыңшып 
утырдым. Хәмзәттә калын бауны күргәч:
- Нәрсәгә сиңа бу бау ? - дип сорадым. - Миңа тизрәк дәваханәгә эләгергә кирәк.
- Булыр сиңа дәваханаң, чыдамлыгыңны күрсәт, - диде тыныч кына Хәмзәт.
Хәмзәт тирә-якта бер таза кабан дуңгызын күреп, аның артыннан чапты. 
Монда, җитмәсә, мин үләр хәлдә ятам, ә Хәмзәт узенең үлемен эзләргә китте. 
Бирелдем. Әҗәлемне көтәргә тотындым. Барлык бәхетле мизгелләремне искә 
төшердем. Әниемнең сөюен, әтиемнең балык тотарга өйрәтүен, әбиемнең 
тәмле пирожкиларын, бабамның кызыклы хикәяләрен сөйләүләрен исемә 
төшереп ятканда... кабан дуңгызына атланган Хәмзәт:
- Син монда каласыңмы? Гөлфиягә мәхәббәтеңне белдерәсең килмиме? - диде 
куаныч белән.
Алдымдагы картинаны күргәч, ни шатланырга, ни куркырга белмәдем.
Шаккаткан килеш мин кабан дуңгызына атландым, Хәмзәтнең биленнән 
тоткач, авылга таба чаптык. Кабан дуңгызында барганда үземне принцессаны 
коткарган каһарман шикелле хис иттем. Ракета тизлеге белән очкан кебек 
тоелды. 20 минуттан Хәмзәт мине дәваханәгә кертте. Миңа ниндидер 
дару каптырдылар һәм укол кададылар. 
Терелгәч, Хәмзәткә мин кабан дуңгызына атланган рәсем бүләк иттем. 
Ул күрсәтергә теләгән урынга барып җитмәдек билгеле, ә менә Хәмзәтнең 
чын дус икәне расланды.
Мондый хәл булмый дисезме? Чебен гөмбәсен капсаң, әллә ниләр булырга 
мөмкин…


Гайнетдинов Айзат,  Чаллы, 2 нче гимназия, 7В сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев