Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чыршы сылукай

Зөлфия Газиева хикәясе.

Зөлфия Газиева
I
Тиздән бәйрәмнәр, каникуллар башлана. Ә Рәфитнең кәефе юк.
Укытучы апалары шундук сизде. Ә инде сыйныф сәгате башлануга, иң
алдынгы укучылардан саналган малайга:
— Рәфит, син дәресләрдә актив була торган идең, ә бүген бөтенләй
катнашмадың. Сәбәбе бардыр бит? — дип эндәште.
— Апа, менә Рәсимнең әтисе үзләренә чын чыршы алып кайткан, Яңа ел
бәйрәменә. Минекеләр каршы. Кирәкми, куярга урын юк, диләр.
— Чыршыны кибеттән сатып алганнардыр бит, шулаймы Рәсим?
— Шулай, әйе. Әтиемә ияреп, үзем барып сайладым, — диде малай, горур
гына.
— Ә миңа тун белән бүрек алдык, чыршыга акча калмады, — дип дәвам
итте Рәфит. — Азык-төлек, тәм-том да алырга кирәк, ди әни, чыршы янында
ач утырып, ни файда, ди. Чыршыны бит аны урманнан гына бушка да барып
алырга була инде.
— Урманнан чыршы алырга ярамый! — диде укытучы катгый рәвештә. -
Күрәсең бит, бәйрәмнән соң күпме чыршыны чыгарып ташлыйлар,
кызганыч...
— Апа, алар сөйләшәме? — диде, шунда ук сүзне элеп алган Синат.
Кызык өчен генә бирде инде ул бу сорауны.
Ә апалары бөтенләй көтелмәгән җавап әйтте:
— Әйе, сөйләшәләр. Мин үзем ишеттем. Урманда чаңгы шуган вакытта
тавыш ишеттем. Егет белән Кыз тавышы. Алар да чаңгыда сәяхәт кылырга
чыкканнардыр дип уйладым. Ә тавыш ап-ачык ишетелде «Мин сине җил-
яңгырлардан, карлы-бозлы бураннардан ышыклармын. Мин сине
салкыннарда өшетмәм, челләләрдә көйдермәм», — диде Егет тавышы. «Ә
кешеләрдән ничек сакларсың?» — диде йомшак кына тавыш. «Курыкма, син
бит минем белән! — диде янә ышанычлы тавыш. Һәм тагын өстәде: —
Кешеләргә дә аң керә башлар, ниһаять!» Тавыш ерактан, бик ерактан-карлы
таулар, бозлы океаннар аша килгән кебек тоелды. Мин тын, хозур табигатькә
колак салдым. Һәм каршымда гына бер-берсенә сыенышып үсеп утырган
чыршы агачларын күрдем. Уйларымны хуплап, алар укалы ылысларын
тибрәтеп куйды. Аннан мең төсләр балкышы белән тәңкәләр коелды... — дип
тәмамлады сүзен укытучы.
Укучылар мөкиббән китеп тыңлады, хәтта укытучы апаларына
ышанырга тырыштылар.
— Ә телисезме, Яңа ел бәйрәмен, әнә, якындагы урманда, үсеп утырган
чыршы янында каршылыйбыз, — диде укытучы, янә көтелмәгән сюрприз
ясап.
Балалар, шау-гөр килеп, шатланышып ризалык белдерделәр.
— Моның өчен директорның рөхсәте, ата-аналарның да хуплавы кирәк
булачак, — дип кисәтте укытучы.
— Бик теләсәләр, үзләре дә барсын, — диделәр балалар, — тагын да
мөгаен да күңеллерәк булыр.
— Өлкән сыйныф укучыларына да эндәшеп карарбыз, — диде апалары.
II
...Урман Кызы Чыршы сылукай каушап китте. Кемнәр уратып ала аны?
Юк, юк, кулларында балталары да,пычкылары да юк. Болар — миһербанлы
кешеләр. Болар чын Кешеләр икән! Әнә бит, аны үзләре ясаган уенчыклар,
конфетләр белән бизиләр түгелме? Кар сырган ботакларын сыйпап карыйлар.
Чыршыкайга да җылы, рәхәт булып китә. Әнә теге малайны күр әле, Рәфит
бугай исеме. Нинди оста, сәнгатьле итеп сөйләде шигырен. Чыршы сылукай
да бит бала-чагалар белән бергә шигырь дә сөйләде, җырлады да. Ишеттеләр
микән аны? Ишеттеләрме? Ишеткәннәрдер! Ишетмәсәләр, сабыйларның
күзләре шулкадәр нур белән балкымас иде, йөзләре алсуланып янмас иде!
Һичшиксез ишеткәннәрдер!
Дуслары белән биеп әйләнә торгач, башы эйләнеп китте. Һай, шундый
ямьле, күркәм тамашада арып торалармы соң, балалардан калышып
торыргамы? Чыршы сылукай да башкалар белән бергә уйнады, көлде.
III
Тиздән кунаклар белән бергә бәйрәм итәргә, урманның чын хуҗалары:
тиен, куян, керпе һәм башка җәнлекләр җыелды. Алар белде: аларга тимиләр.
Һәм шуңа да читләшмәделәр, ятсынмадылар, үз һәм дус булдылар.
Кыңгыраулы ак атлар җигеп килгән Кыш бабай барысына да күчтәнәчләр
һәм бүләкләр өләште.
Кыш бабайның мәктәп директоры Фәйзит абыйлары булуын соңыннан
гына, кайтыр юлга чыккач кына белделәр. Бу серне югары сыйныф укучысы
Вәдүт чиште.
Кыш бабайның кызыл капчыгын танып һәм аннан күренеп торган Кыш
бабай киемнәрен күрсәтеп:
— Әллә сез Кыш бабайны куып тоттыгызмы? — диде Вәдүт.
Монысы Кыш бабайның миңа биргән бүләге, — диде директор шаяруга
шаяру белән җаваплап.
Балалар үзләре белән алып килгән сувенирларын һәм күчтәнәчләрен
Чыршыга да калдырдылар. «Әйдә, җәнлекләр дә сыйлансын күчтәнәчләр
белән», — диделәр.
Ә инде күңеле тулган Чыршы сылукайның: «Миңа да бәйрәм булды,
рәхмәт инде сезгә!» дигән сүзләрен бу юлы инде укучылар чын-чынлап
үзләре дә ишеттеләр. Күңелләре белән ишеттеләр. Җаннары белән күрделәр.
Аңнары белән тойдылар.
Чыршыкаем, Сылукаем,
Тагын килербез.
Ылысларыңа күп итеп
Бүләк элербез.
Бүгенгедәй матур итеп
Бәйрәм корырсың.
Ап-ак бәсләргә төренеп
Көтеп торырсың.
Сез тагын да купшыланып,
Хозур булыгыз.
Киләсе ел инде без дә
Үскән булырбыз.
Илләр, Җирләр тыныч булып,
Шатлыкка тулыйк.
Ә иң мөһим теләгебез —
Исән-сау булыйк!

Зөлфия Фәнис кызы Газиева, Башкортстанның Авыргазы районы Корманай авылы.


Автор турында белешмә
Газиева Зөлфия Фәнис кызы Башкортстанның Авыргазы районы
Корманай авылында туган. Зөлфия бала чактан ук шигырьләр яза.

Аның шигырьләренең темасы:
тормыш, яшәеш, туган як, туган табигать, мәхәббәт турында. Соңрак балалар
темасына да иҗат итә башлый. Проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый.
Хикәяләр иҗат итә. Кроссворд-чайнвордлар төзи. Этик-эстетик темаларга
мәкаләләр яза. Аның әсәрләре: шигырьләре, нәсер-парчалары, хикәяләре,
мәкаләләре-Татарстан һәм Башкортстан республикалары матбугат
битләрендә әледән-әле дөнья күреп тора. 
1989 елда университетны уңышлы тәмамлап, филолог, татар теле һәм
әдәбияты , рус теле һәм әдәбияты преподавателе һөнәрләрен үзләштерә.
Дипломлы белгеч, туган районы Кешәнне урта мәктәбендә эшли башлый.
Зөлфия Фәнис кызының укучылары төрле ярышларда,
олимпиадаларда җиңү яулый. Татар теле, татар әдәбияты олимпиадасында
Республика күләмендә катнашалар.
Район һәм шәһәр үзәкләреннән, педагогларның эшен, укыту-
тәрбияләү процессын күрергә килүчеләр, Зөлфия Газиеваның дәресләреннән
канәгать булып, «Настоящий Педагог!» дип дәрескә йомгак ясады. Ул-үз
эшенең остасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев