Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чәчәк атар кырда тиздән сары чәчле тузганак...

Чаллы шәһәренең 9нчы урта мәктәбе укучылары иҗаты.

Сөендереп

Кар сулары эреп акты,

Көннәр җылы, күк аяз.

Бар дөньяны  сөендереп,

Аяк басты ямьле яз!

Һаваларда тезелеп кошлар,

Туган якка юл ала.

Урман аланнарында

Уяна умырзая.

Самира Маликова, 3А сыйныфы.

 

Көләч кояш

Көннәр ямьле, аяз күктә

Көләч кояш елмая.

Кошлар кайта туган якка,

Елгада боз кузгала.

Элина Яппарова, 3А сыйныфы.

 

Тал песие куана

Шатлана күңел, очына

Ямьле язлар килгәнгә.

Куана көмеш тамчылар

Кояш назын сизгәнгә.

Җирне назлый җылы җилләр,

Бар табигать уяна.

Ак бүрекле тал песие

Яз килүгә куана.

Азалия Шәйхәйдәрова, 6Д сыйныфы.

 

Сыерчыклар

Яз җитүгә шатланышып,

Чыркылдаша чыпчыклар.

Сагынышып туган җирен

Кайтылар сыерчыклар.

Азалия Янова, 4Г сыйныфы.

 

Мин яратам

Көтеп алган ел фасылы-

Яз кызы бездә кунак.

Чәчәк атар кырда тиздән

Сары чәчле тузганак.

Яз өрә җылы сулышын

Үләннәр шытып чыга,

Нәни яшел яфракчыклар

Бер-берсенә күз кыса.

Күңелләрне сөендерә

Дәртле тургай җырлары.

Табигатьнең гүзәл чагы

Яратам мин язларны!

Динара Закирова, 6Г сыйныфы.

 

Тукай – йолдыз!

Язлар белән туды шагыйрь җиргә

Җанланды ямьле Кырлай

Татар күген яктыртучы якты

Йолдыз булып кабындың, Тукай!

 

Гомер язың гына кыска булды,

Язмыш кулы саран назлады:

Кагып-сугып, өйдән-өйгә йөртте,

Балачактан мәхрүм, ятим итте...

 

Тик сынмады, моңлы шигъри күңел

Үткен каләм булды юлдашы.

Син – газиз халкың өчен җан атучы

Шигъриятнең якты кояшы!

 

Иҗат агачың юмарт җимеш бирде

Тирән мәгънә салып, һәрбер сүзеңә

Серле әкиятләрең кечкенәдән яши

Һәр сабыйның күңел түрендә.

 

Әсәрләрең укыганда, йөрәгемдә

Дәртле моң чаткысы кабына,

Тукай кебек асыл якутлар бит

Җир йөзендә сирәк табыла!

 

Юлия Савостьянова, 9Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев