Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Че­бен гөм­бә­ле мә­хәб­бәт яи­сә... ка­бан дуң­гы­зы­на ат­лан­ган Хәм­зәт

(Булмастай хәл). Чаллы шәһәре, 2нче гимназиянең 7В сыйныфы укучысы Ай­зат Гай­нет­ди­новтан шаян хикәя.

Ка­ра җи­меш авы­лын­да Хәм­зәт исем­ле бер якын дус­тым бар.  Үзем шә­һәр­дә яшә­сәм дә, мин аны бик күп­тән бе­ләм. Хәм­зәт күр­шем үт­кен фи­кер­ле, га­дел, ми­һер­бан­лы, бе­рәр бә­ла-ка­за­га эләк­сәм, шун­да ук яр­дәм ку­лын су­зар. Авыл еге­те бул­ган­га­дыр, ул та­за, нык бе­ләк­ле, эш сө­ю­чән, әки­ят­тә­ге пәһ­ле­ван­нар сы­ман. Ку­ша­ма­ты да тик­кә ге­нә «Ба­һа­дир» дип би­рел­мә­гән. Без­нең авыл ма­лай­лар төр­ке­мен­дә ул иң аб­руй­лы­сы, һәм­мә­се дә аны хөр­мәт  итә. Аңа та­я­ныр­га, сер­ләр­не сөй­ләр­гә һәм ыша­ныр­га бу­ла. Ял­гыш­ма­сам, ан­дый­лар­ны «сы­нал­ган», ди­ләр.  Ме­нә аның ни­чек «сы­нал­га­ны» ту­рын­да хә­зер сөй­ләп ки­тәм дә ин­де.

Хәм­зәт бе­лән кич­ке йө­ге­рү­дән соң хуш­ла­шып, өй­лә­ре­без­гә та­ба юнәл­дек. Бе­раз кит­кәч, Хәм­зәт исе­нә тө­шеп, ми­нем ягы­ма кыч­кыр­ды:

– Фә­нис! Ир­тә­гә ир­түк по­ход­ка ба­ра­чак­быз, оныт­ма!

– Ярааа­ар! – дип мин дә аңа җа­вап бир­дем.

Икен­че көн­не, тәм­ләп ке­нә йок­лап ят­кан­да, ми­не ка­я­дыр ашык­кан, тир­ләп пеш­кән Хәм­зәт җил­те­рә­теп уят­ты:

– Тор, йо­кы чүл­мә­ге, йо­кың­ны туй­ды­рып бул­мас.

Ки­сәк кыч­кы­ру­дан  кур­кып уян­дым.

– Ни­һа­ять, тор­дың, үл­гән сы­ман йок­лап ята­сың. Мин әле үзем­не соң­га ка­лам дип уй­ла­ган идем, ә мон­да син әле уян­ма­ган­сың да, – ди­де ачу­ла­нып  Хәм­зәт.

Үзем­не тәр­тип­кә ки­те­рә баш­ла­гач, Хәм­зәт сөй­лә­нә баш­ла­ды:

– Бү­ген бу­ла­чак по­ход­ны син мәң­ге­гә оныт­мас­сың...

– Нин­ди по­ход та­гын?! дип мин аны бүл­дер­дем.

 – Оныт­тың әл­лә, без бит ки­чә по­ход­ка ба­ра­быз дип сөй­ләш­кән идек.

Бу ис­кәр­тү­дән соң по­ход ис­кә төш­те. Өй­гә арып-та­лып кайт­кач, бер­нин­ди уй­сыз йок­лар­га ят­кан идем. Оны­тыл­ган.

– Кү­рәм, син бө­тен­ләй әзер тү­гел. Ярый,  тиз­рәк җы­ен гы­на! ди­де Хәм­зәт ашык­ты­рып, – без  ур­ман­га сә­я­хәт­кә чы­га­чак­быз.

Ур­ман­га бар­ган­да, без кө­леп-ша­я­рып Шү­рә­ле­ләр ту­рын­да ис­кә ал­дык, күп­тән тү­гел уз­ган Са­бан­туй­да­гы кө­рәш ба­ты­ры­ның егәр­ле­ге ту­рын­да фи­кер алыш­тык һәм иң че­те­рек­ле­се нин­ди кыз­лар оша­вы ту­рын­да да сөй­ләш­тек.

Ни­һа­ять, ур­ман­га да ки­леп җит­тек.

Фә­нис, ми­нем ар­тым­нан ка­лыш­ма, ми­не тың­ла,  күр­сәт­ми­чә бер үсем­лек­не дә авы­за­ңа кап­ма, юк­са, үзе­ңә за­рар ки­те­рер­сең, – дип ки­сә­теп куй­ды Хәм­зәт.

Ә мин дус­тым­ның сү­зен ко­лак­ка да ал­ма­дым, чөн­ки мин та­би­гать бе­лән хо­зур­ла­нып ба­ра идем. Тар сук­мак­тан ба­ра-ба­ра мин кош­чык­лар­ның ма­тур итеп сай­ра­вын тың­ла­дым, тук­ран­ның агач­лар­ны дә­ва­ла­вын кү­зәт­тем, зи­фа на­рат­лар­ның ылыс исе бо­рын­га бә­реп кер­гә­нен сиз­дем, төр­ле төс­тә­ге гү­зәл чәч­кә­ләр­гә, кы­зыл, ак тап­лы гөм­бә­ләр­гә сок­ла­нып бар­дым.

Ба­ра-ба­ра та­би­гать тә үз­гә­рә тор­ды. Әм­ма кы­зыл гөм­бә­ләр ге­нә кү­бәя бар­ды. Ир­тә бе­лән аша­ма­ган ки­леш ур­ман­га кит­кәч, ми­нем бе­раз та­мак ач­кан­лы­гы си­зел­де. Хәм­зәт­кә: «Кай­чан ашый­быз?» – дип би­хи­сап тап­кыр­лар бәй­лән­сәм дә, аны ялык­ты­рып бе­тер­сәм дә, тү­зем­сез­лек­тән та­гын бер мәр­тә­бә әл­се­рә­гән та­выш бе­лән со­ра­дым:

Мин ар­дым, ачык­тым... Ашый­сым ки­лә...

– Са­быр ит, озак­ла­мый­ча си­ңа күр­сә­тә­се кил­гән хәй­ран ка­лыр­лык җир­гә ба­рып җи­тә­без дә ин­де, – дип би­тәр­лә­де Хәм­зәт.

Ач­лык­тан бө­тен­ләй чы­дар хәл кал­ма­гач, Хәм­зәт­нең сү­зе­нә тө­ке­реп: «Ни­чек ин­де шул бә­лә­кәй ге­нә гөм­бә ми­ңа  зы­ян ки­те­рер» – дип уй­лап, күп­тән­нән кы­зык­тыр­ган кы­зыл гөм­бә­не теш­ләп ал­дым.

«Хи, ты­шы ис ки­тәр­лек ма­тур бул­са да, тә­ме ан­дый ук бал­лы тү­гел» – бу сүз­ләр­не эч­тән ге­нә әй­тер урын­да, Хәм­зәт ише­тер­лек ысыл­да­дым.

Хәм­зәт бо­ры­лып ка­ра­ды да бор­чы­лып ми­ңа:

– Бу ка­дәр тү­зем­сез бул­саң бу­лыр­сың ин­де! Син бит агу­лы че­бен гөм­бә­сен кап­кан­сың, – ди­де.

– Бет­тем. Әни-әти­гә мин алар­ны нык ярат­ка­ным­ны әй­тер­сең, Гөл­фи­я­гә ми­нем аңа га­шыйк бул­га­ным­ны тап­шы­рыр­сың, – дип сык­ран­дым мин.

– Үләр­гә ашык­ма, кар­тай­гач кы­на үләр­гә яз­сын. Ә че­бен гөм­бә­се­нең тәэ­си­ре әле 1-4 сә­гать­кә ка­дәр баш­ла­на, аңа ка­дәр си­не тиз­рәк хас­та­ха­нә­гә ил­теп җит­ке­рер­гә ки­рәк, – дип ты­ныч­лан­дыр­ды ми­не Хәм­зәт.

Чын­мы? – дип со­ра­дым мин ышан­мый­ча.

Әйе. Әй­дә­ле, бе­рәр нин­ди хә­веф бул­ма­сын өчен, ук­шып ка­ра әле син.

Күп­ме ук­шыр­га те­лә­сәм дә, ки­леп чык­ма­гач, Хәм­зәт ми­нем авыз ку­ыш­лы­гы­ма бар­мак­ла­рын ты­гып, үзе ми­не ук­сыр­га мәҗ­бүр ит­те. Бе­раз жи­ңел бу­лып кит­те

Хәм­зәт бе­лән ми­ңа һәр ми­нут ка­дер­ле иде. Хәм­зәт ми­не ни­чек кот­ка­рыр­га дип бор­чыл­ды, ә мин агач­ка те­рә­леп шың­шып кы­на утыр­дым. Хәм­зәт­тә  ка­лын бау­ны күр­гәч:

– Нәр­сә­гә си­ңа бу бау? – дип со­ра­дым. – Ми­ңа тиз­рәк дә­ва­ха­нә­гә элә­гер­гә ки­рәк.

– Бу­лыр си­ңа дә­ва­ха­наң, чы­дам­рак бул әле, – ди­де ты­ныч кы­на Хәм­зәт.

Хәм­зәт ка­я­дыр ерак­та бер та­за ка­бан дуң­гы­зын кү­реп, аның ар­тын­нан чап­ты. Вәт, юләр, мин мон­да үләр хәл­дә ятам, ә Хәм­зәт үзе­нең үле­мен эз­ләр­гә кит­те. Би­рел­дем. Әҗә­лем­не кө­тәр­гә то­тын­дым. Бар­лык бә­хет­ле миз­гел­лә­рем­не ис­кә тө­шер­дем. Әни­ем­нең ми­не яра­ту­ын, әти­ем­нең ба­лык то­тар­га өй­рә­тү­ен, әби­ем­нең тәм­ле пи­рож­ки­ла­рын, ба­бам­ның кы­зык­лы хи­кә­я­лә­рен исе­мә тө­ше­реп ят­кан­да... ка­бан дуң­гы­зы­на ат­лан­ган Хәм­зәт чап­ты­рып ки­леп:

– Син мон­да ка­лаырга уйладыңмы әллә? Гөл­фи­я­гә мә­хәб­бә­тең­не бел­де­рә­сең кил­ми­ме? – дип кыч­кыр­ды.

Мин аңа ка­рап ни шат­ла­ныр­га, ни кур­кыр­га бел­мә­дем.

Шак­кат­кан ки­леш си­ке­реп то­рып ка­бан дуң­гы­зы­на ат­лан­дым, Хәм­зәт­нең би­лен­нән тот­кач, авыл­га та­ба чап­тык.

Ка­бан дуң­гы­зын­да бар­ган­да үзем­не прин­цес­са­ны кот­кар­ган ка­һар­ман ши­кел­ле хис ит­тем. Ра­ке­та тиз­ле­ге бе­лән оч­кан ке­бек то­ел­дык.  20 ми­нут­та Хәм­зәт ми­не дә­ва­ха­нә­гә ил­теп җит­кер­де. Ми­ңа нин­ди­дер да­ру кап­тыр­ды­лар һәм укол ка­да­ды­лар.

Те­рел­гәч, Хәм­зәт­кә мин ка­бан дуң­гы­зы­на ат­лан­ган рә­се­мен бү­ләк ит­тем.

Ул күр­сә­тер­гә те­лә­гән урын­га ба­рып җит­мә­дек, бил­ге­ле, ә ме­нә Хәм­зәт­нең чын дус икә­не рас­лан­ды.

Мон­дый хәл бул­мый ди­сез­ме? Че­бен гөм­бә­сен кап­саң, әл­лә ни­ләр бу­лыр­га мөм­кин. Ка­ба күр­мә­гез, яме! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев