Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әбием нигә елый?

Беркөнне әбием мине үз янына дәшеп алды:

– Улым, сине үземнең серле сандыгым белән таныштырасым килә, – диде.

Мин, кызыксынып, сандык янына чүгәләдем.

Әбием акрын гына сандыгын ачып, андагы әйберләрне бик кадерләп берәм-берәм кулына алып, сөйләп китте:

– Бу беләзек белән алкалар –  әбием истәлеге. Әнисенең туй бүләген бабаң белән безнең туебызда әнием миңа бүләк итте. Яшь вакытта мин аларны бәйрәм көннәрендә, кунакка, концерт-театр карарга барганда кия торган идем. Ә алтын ука белән чигелгән бу бәрхет калфагым  –  бабаң бүләге. Без яшь чакта чигүле калфак бик дәрәҗәле иде. Кичләр утырып, серләшә-серләшә калфакларга матур бизәкләр төшергән чаклар бар иде. Шушы матур калфакларны  бәйрәмнәргә, кунакларга барганда киеп бара идек. Ә менә бу түбәтәйне бабаңа мин бүләк иттем. Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны бик борынгыдан ук кигәннәр.

Бу – намазлык. Аны чиккәнгә 100 еллап вакыт узгандыр, тик ул әле һаман үзенең матурлыгын югалтмаган! Нинди матур итеп зәвык белән чигелгән бит ул, әйтерсең лә, җәйге болын!

Әбиемнең сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладым. Бит очларына тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртеп, әбием:

– Яшьлегем хатирәләре шушы сандыкта, – диде.

Ислам Фәррахов,  Әгерҗе районы, Девәтернә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев