Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бер үк мәктәп, төрле иртәләр...

Иртән мәктәпкә барулар һәр кеше өчен бер мәзәктер инде ул. Ни өчен дисәгез, хәзер сөйләп бирәм.

Иртән мәктәпкә барулар һәр кеше өчен бер мәзәктер инде ул. Ни өчен дисәгез, хәзер сөйләп бирәм.

Кечкенә бабай

Матур салкын кышкы иртә. Ишегалларында машиналар җылына башлый, уянып бетмәгән, күзләрен көчкә генә ачкан укучылар, эшкә ашыгучылар «ояларыннан» чыгып баралар. Мин дә шул зомби-укучылар арасында. Башта бушлык, күзләр генә түгел, аң да ачылмаган кебек әле иртән.

Иң кызыгы – нәкъ менә мәктәп тирәсендә балаларны күзәтеп бару. Бүген минем алдымнан башлангыч сыйныф укучылары атлыйлар иде. Кызлар матур итеп киенгәннәр, портфельләре курчакларныкы шикелле, үзләре дә курчаклар сыман, бер-берләренә нидер сөйлиләр, малайларның кайберләре йөгерешеп, икенчеләре замананың иң якын «иптәшен» дә, «дошманын» да кулларында тотып баралар.

Ә бүген бер уникаль очракка юлыктым кебек. Әкрен генә барганда (чөнки аяк астында чын шугалак), кемнеңдер кырыемда җырлый-җырлый атлавына күзем төште. Бер малай икән! Үзем елмаям, үзем аны тыңлап барам. Мәктәп ишегалдында тротуарның бер ягы ремонттан соң ямалып бетмәгән, әлеге җырчы, җырын туктатып: «Әй, моны һаман ясамаганнар, нинди хәл соң бу!» – дип ачуланып алды һәм бераздан тагын җырын дәвам итте. Кечкенә бабай сыман булды бу малай!

Аяклы сумка

Бер иртәдә әтисе кызын озата: аяк киеме капчыгын тапшырып карап калды. Ул кызның шундый кечкенә булганын күрсәгез иде! Аның портфеле дә үзе чаклы кебек, бөтен аркасын каплап алган, әйтерсең аяклы сумка бара! Нәни аяклары тиз-тиз атларга тырышалар, әмма бик ерак китә алмагач, атлавы йөгерүгә алышынды. Мәктәп ишеген аңа иптәш кызы ачып тора иде, башта апасы дип уйлаган идем, әмма сөйләшүләре буенча дуслар икән.

- Декабрь шундый салкын!

- Әйе! Ә җәйне хәтерлисеңме?!

- Бәләкәй чакта хәтерлим, минем өчен җәй шундый озын иде! Бетмәс сыман тоелды.

- Ә мин балалар бакчасына җәй көне йөрмәдем. Беләсеңме өйдә күпме ял иттем? Ике ай!

 Аннан алар тизрәк киемнәрен алыштырырга керештеләр. Кечкенә кызның тавышы да, йөзе дә әле гел сабыйныкы... Ә үзе инде укучы!

Ни бар дисәм...

Тагын бер иртә. Барысы да шулай ук әкрен генә мәктәпкә бара. Нәкъ төп керү юлы борылышында бер бала тукталып тора, башы аска карамый (димәк, телефонда түгел!), киресенчә, күккә карый. Ни булган дисәм, искитмәле таң атуын күзәтә икән! Әйе, матур булып таң атып килә, ул да, сокланып, шуны карый! Менә бит, бер үк заманада ничә төрле бала! Кемдер телефоннан аерыла алмый, кемдер табигать матурлыгын күрә белә...

Дүрт яшьлек гений

Әлеге очрак калганнардан аерылып тора, чөнки мәктәп баласы түгел, балалар бакчасына йөри торганы турында. Иртә түгел, киресенчә, инде кич, ай да   күктән күзәтеп тора, шулай ук суык. Алдымда әнисенең кулын тотып, кечкенә малай бара:

– Әни, ай шундый матур!

– Әйе шул!

– Аңа ракетага утырып очарга була?

– Әйе.

– Минем айга шундый барасым килә, әни!

– Зур үскәч, ничек барырга икәнен аңларсың әле, әлегә кечкенәрәк бит син, дүрт яшь кенә.

– Юк, әни, зур үскәч, мин балачактагы хыяларым турында уйламаячакмын. Зурлар бит балалар сыман хыялланмый. Шуңа күрә хәзер үк очасым килә!

Әнисе берни дә җавап бирмәде, мин дә аларны узып киттем, бәлки, нидер әйткәндер дә, әмма малайның уйлары мине шаккатырды. Дүрт яшлек сабый шуны аңласын инде! Бала түгел, генийдыр ул!

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев