Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет өчен ни кирәк?

Пучы мәктәбенең 5нче А сыйныфын тәмамлаган Рузия Заманова шигырьләре.

Укытучысы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.
Туган ягым матур да соң!
Туган ягым матур да соң!
Мин аны бик яратам.
Тирә-ягын күзәтеп,
Сокланыплар да торам.
Аның матур каеннарын,
Чибәр ап-ак чәчәкләрен,
Челтерәп аккан чишмәләрен
Мин үз итәм, яратам.


Кошларны рәнҗетмик!
Кошлар — безнең дусларыбыз,
Без аларны рәнҗетмик.
Алар белән дус булыйк,
Гел аларны кайгыртыйк.
Кошлар — безнең дусларыбыз,
Алар оя коралар.
Шул ояга көн саен
Гел азыклар ташыйлар.
Кошларны без рәнҗетмик,
Аларга азык бирик.
Канатлы дусларны яратып,
Җылы якка озатыйк.


Бәхет өчен ни кирәк?
Бәхет өчен ни кирәк? —
Дип сорады апаем.
Бәхет өчен ни кирәк? -
Дип кушылды әнием.
Бәхет өчен шул кирәк, -
Дип әйттем мин аларга:
Янәшәдә туганнар,
Сәламәт булу мөһим.
Ата-ана булмаса,
Бәхет булалмас иде.
Без бәхетле булсын өчен
Барсын эшли әти-әни.


Төнбоек боекмасын
Төнбоектай, төнбоектай
Чәчәк атасым килә.
Төнбоекның таҗын алып,
Түшкә тезәсем килә.
Таҗын өзү белән түгел,
Алар кала боегып.
Елыйлар күк алар миңа,
Күз яшенә буылып.
Әйтәсем килә аларга:
Зинһар, сез, боекмагыз,
Бер таҗыңа да кагылмыйм,
Үзегезне саклагыз.
Төнбоеклар, төнбоеклар
Нигә шулай сез боек?
Кояш та, ай да елмая.
Елмая сезне сөеп.


Әни кулы нигә йомшак икән?
Әни кулы нигә йомшак икән?
Аптырашта калабыз.
Әни кулы нигә җитез икән?
Күрмичә дә калабыз.
Әни кулы бөтен эшкә дә
Җитешә ала икән.
Синең күлмәгеңне үтүкләп,
Ашарга пешерә икән.
Нигә соң әнинең кулы
Шулай бик йомшак икән?
Әәә безне яратып сөйгән өчен
Куллары йомшак икән.


Мәктәбем
Әй, мәктәбем, мәктәбем -
Минем икенче өем.
Син миңа белем бирдең,
Син миңа байлык бирдең.
Нинди байлык икәнен
Бөтен кеше беләдер.
Ул минем дусларым икән,
Сиңа рәхмәт әйтәмен.


Көзге моң
Таҗын өзеп соңгы яфракларның
Йөзләренә чумып кунарсың.
Һәрбер таҗның киләчәген
Син сынап та карарсың.
Бәлки шунда көзнең моңын
Син сизә дә башларсың.
Һәм зифа каеннарың
Сагына да башларсың.
Көз килсә-килмәсә дә,
Син урманга барасың.
Һәм җәйдән калган яшеллекне
Син эзләргә омтыласың.
Көзнең моңы шунда:
Элекке иске тауда
Ул тау өстендә бер агач
Тора ул моңсу гына.
Агачның яшел яфраклары
Искереп беткән, коелган.
Шуңа да ул тауга ахры,
Беркем дә менә алмаган.


Чәчәкләрем
Минем яраткан чәчәкләрем
Бик күп инде бу җирдә.
Аларның тәмле исләрен
Гел иснисе генә килә.
Минем яраткан чәчәкләрем
Бик күп төрле төстә.
Андый төсле чәчәкләрне
Болында күреп була.
Минем яраткан чәчәкләрем
Бер генә түгел, күпләгән.
Чөнки хуш тәмле исләре
Күпләрне әсир иткән.


Истәлекле көнем
Минем иң истә калган көнем — икенче июль булды. Ул көнне мин гаиләм
белән ашарларга алып су буена киттек. Су буена килеп җиткәч, без әни белән тиз генә табын әзерләргә тотындык. Ә әти белән Салават абыем балык тотарга киттеләр. 5-6 минут үткәч, без гаилә белән табын янына утырдык.
Әти белән Салават абыем зур гына балык тоттылар. Ашап туйгач, әз генә коенып алдык та, тиз генә җыенып, өйгә кайтып киттек.


Ярминкә
Ундүртенче ноябрь көнендә безнең мәктәптә ярминкә үтте. Бу көнне без
бик күп тәмлүшкәләр һәм акчалар да алып килдек. Үзебез һәм әниләребез
ярдәме белән пешерелгән ризыкларны сатып, безнең класс биш йөз илле сум акча җыйды. Ләкин без бу акчаны үзебезгә калдырмадык, ә укытучы апага бирдек. Икенче көнне җыелган акчаларны апабыз Актанышка алып барып, бүгенге көндә Украинада барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы абыйларга дарулар сатып алдылар һәм сугыштагы абыйларга җибәрделәр.
Сугышчы абыйларыбыз безгә рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек
теләделәр. Мин дә аларның сау-сәламәт булып, туган якларына исән-имин
әйләнеп кайтуларын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев