Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Барельефта һәйкәл тора, ул Җәлилгә куелган...

31 мәктәпнең 8б сыйныфы укучысы Салихзянова Алсу шигырьләре.

АКРОШИГЫРЬ

Муса

М - оңлы бала уңышка

У - нөч яшьтән ирешкән.

С - угышка китеп Герой,

А - алман илендә үлгән.

 

Җәлилчеләр

Барельефта һәйкәл тора,

Ул Җәлилгә куелган.

Алиш та дуслары белән

Җәлил янына сыенган.

 

 Моабит төрмәсендә алар

 Бергә газап чиккәннәр.

 Җәлилчеләр исеме белән

 Чал тарихка кергәннәр.

 

Яу кырыннан Җәлилчеләр,

Исән кайта алмады.

Күпме газаплап та дошман,

Буйсындыра алмады.

 

Сугыш бетсә дә ничә ел

Аларны халык онытмый.

Барельефка килеп халык,

Җәлилчеләрне котлый.

 

Абдулла – әкиятче (Абдулла Алишка)

Спас районының

Куек дигән авылында,

Абдул дигән малай туган

Әкиятче булырга.

 

Алиш абый әкиятләрен

Бик яратып укыйбыз.

Андерсындай ул оста

Әкиятче, дип уйлыйбыз.

 

Алиш абый әкиятләре

Кош һәм җәнлек турында.

Балага әйтер фикере,

Барсы да үз урынында.

Чаллы, 31 мәктәпнең 8б сыйныфы укучысы Салихзянова Алсу

Укытучысы - Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев