Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Баланы ничек эшкә өйрәтергә?

Баланы эшкә өйрәтер өчен бер лайфхак.

Кызым Сәрия кечкенә чакта, башыма бер әйбәт идея килде. Туктале, мәйтәм, теләсә нинди эшне эш итеп түгел, ә олы дәрәҗә итеп күрсәтсәң, ничек була микән?

Билгеле бер вакыт җиткәч, бөтен баланың да олылар эшләгәнне эшлисе килә башлый бит инде. Менә савыт-саба юарга кызыкты бу.

— Мин дә юыйм әле, — ди кызым.
— Уенчыкларыңны җыештырсаң, юарсың, — дигән булам, башкача бу кызык эшне аңа тапшырмаячагымны тавышыма чыгарырга тырышып.
Күрсәгез, кызымның андый тизлектә уенчык җыештырганын гомердә күргәнем булмады! Савыт-саба да юылды. (Сыйфатына тукталып тормыйбыз, иң мөһиме — бала сөенә-сөенә юды).
Бер атуда ике куян булды бу, кыскасы.

Алга таба да шулай китте: тузан сөртәсең килә икән — шкафыңдагы киемнәреңне матур итеп төреп куй, пылесос тотасың килә икән — өстәлеңне җыештыр...

И рәхәткә чыктым! Бала сөенә-сөенә эшкә өйрәнә бит!

Тик... Озакка бармады бу... Күпмедер вакыттан соң бала савыт юу, тузан сөртүләрнең грамм да бәйрәм түгел икәнен төшенә башлады. Идея шәп иде, югыйсә.

Дуслар, ә сез балаларыгызны ничек эшкә өйрәттегез? Бүлешегез әле.
ГҮЗӘЛ МӘРДӘНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев