Бакчачы бабай
Чаллы шәһәре 54нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Илиза Гәрәева шигырьләре.
Безнең бабай умартачы
Бабайның умарталары
Бакчаны бизәп тора.
Тыз-быз оча бал кортлары
Анда да тормыш бара.
Иртүк торгач, шул бакчага
Юнәлә корт карарга.
Торганнарын, очканнарын
Бөтенесен барларга.
Битлек киеп тә тормыйча,
Тикшерә ул аларны.
Өсләрен дә ачып карый,
Бармы диеп баллары.
Оста итеп караганга
Кортлары бик нык эшли.
Кайчагында безне генә
Сиздерми килеп тешли.
Бал алган көнне корт белән
Ишек аллары тула.
Өйдән дә чыга алмыйбыз,
Безгә ул көн ял була.
Әби кәрәз кисеп тора,
Бабай балны аерта.
Аннан банкалап-банкалап,
Барыбызга тарата.
Мул уңыш ала ул балда,
Үзе дә нык эшләгәч.
Без дә гел балда йөзәбез,
Шундый бабабыз булгач!
Туган көнеңдә телимен,
Бабай сиңа зур шатлык,
Әби белән бергә имин,
Бәхетле тигез картлык.
Бакчачы бабай
Бакчачы да безнең бабай
Утырта төрле агач.
Барысы күп уңыш бирә,
Тиешенчә карагач.
Капка төбендә шомыртлар,
Миләшләр өй алдында...
Ә ихатага күз салсаң,
Ни генә үсми анда.
Иртә яздан бөтен бакча
Ак чәчәккә күмелә.
Алардан таралган хуш ис,
Шундый рәхәт күңелгә.
Көз җитүгә агачларның
Җимешләре өлгерә.
Барысы да бик нык уңа,
Тик җыеп өлгер генә.
Чия белән сливаның
Уңышын әйткән дә юк.
Аларны авыз итмәгән
Безнең арабызда юк.
Крыжовник, кура җиләк,
Карлыган кызыл, кара.
Шул көе бик яратканга
Җыярга да аз кала.
Бабай әйтә: «Ашагыз, — ди,
Тәмнәре ис китәрлек!
Җыегыз төрле витамин
Ел буена җитәрлек»
Рәхмәт инде сиңа, бабай,
Шундый булганың өчен.
Сәламәтлек бирсен Ходай
Һәм кызганмасын көчен!
Терлекче бабай
Бик тынгысыз безнең бабай
Йокыдан иртә тора,
Һәркөн эшлисе эшләргә
Тиз генә план кора.
Бөтенесен барлап чыга,
Бар да исән-иминме?
Кош-кортлары, сарыклары,
Графы һәм Миксы!
Аларга нәрсә кирәген
Бабай бик яхшы белә.
Һәрберсе белән сөйләшә,
Телләрен каян белә?
Бабайга мин дә булышам,
Ашатам песине, этне,
Тавыкларга да биргәлим,
Яратам шундый эшне.
Сарыкларга печән бирәм,
Бабай әзерләп куйган.
Печән булмаса, янында
Кишер, чөгендер уңган.
Җыйдым да салдым улакка,
Сыйлансыннар әле бер.
Алар миңа әйтә кебек:
«Әйдә тагын-тагын бир!»
Бик ашаткачтын сыемны
Сыйлауны дәвам иттем.
Ярты түтәл беткәненә
Арыгач, игътибар иттем.
Иртән бабай моны күреп,
Каракларны эзләгән
Әби тикшерүче кебек,
Белгән минем эзләрдән.
Әни әйтеп куймасынмы,
Беткән инде өлешең.
Менә хәзер кызыл аш та
Ашый алмый йөрерсең.
Ярый бабай юмарт инде
Чыгарам, — диде өлеш.
Яңадан мондый хикмәтләр
Ясамаскарак тырыш.
Көзге урман.
Салкын яңгырлары белән,
Табигатькә көз атлый.
Бер агач та калмагандыр,
Гәрәбә төймә такмый.
Көзге урман нинди серләр
Яшерде микән үзендә?
Гөлҗимешнең ак күлмәге
Бигрәк килешә үзенә.
Чикләвек тә уңган быел,
Тиеннәр каты эштә.
Гөмбәләрнең ниндие юк
Анда килеп керешкә.
Үрмәкүч үз ятьмәсенә
Энҗе-мәрҗәннәр тезгән.
Үләннәр әле ятмаган,
Кала бирәләр тездән.
Урман докторы да эшен
Намус белән башкара.
Тукылдавын гына белә,
Колак салмый башкага.
Әле безгә күренмәгән
Бик күп серләр бар анда!
Әнә куян бездән качып
Чабып үтте аланда.
Китик әле тизрәк моннан,
Бозмыйк урман тынлыгын.
Өйгә кайткач язып куйыйк,
Урманның матурлыгын.
Илиза Гәрәева, Чаллы шәһәре 54нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев