Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Айдар һәм Наил («Дәвам итәбез» бәйгесе)

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы Бәдретдинов Салаваттан килгән хикәя.

Бүгенге  көн  шундый матур иде. Шул хөрмәткә Айдар белән Наил иртәгә дә шушы ук урында кабат очрашабыз дип сөйләште. Ике дусның үзара вәгъдәләрен беркайчан да җилгә очырганнары юк иде, тик Наил иртәгә дә,  берсекөнгә дә килмәде.
Менә икенче көн җитте. Айдар, тизрәк торып, очрашасы җиргә китте. Ул: "Наил инде мине көтәдер",-дип чаба башлады. Юл бик озын иде, әмма Айдар туктамады. Барып җиткәч,  Наилнең юклыгын күреп, ял итте. Аннары соң аны эзли башлады, су буена төшеп эзләде, урманга кереп чакырды, тик Наил чыкмады.
 - Әллә оныткан инде,-диде Айдар һәм вәгъдә куешкан җиргә китте.
Наил анда да килмәгәч, Айдар өйләренә барып чакырырга уйлады.  Аның соңга калуына Айдар бик ачулы иде.
Өйләренә барып җиткәч , капкаларында йозак күрде һәм:

- Миңа да әйтмичә каядыр киткән,- дип үпкәләп кайтып китте.
Бу вакыйга дан соң бер ел вакыт үтте. Айдар Наилне әкренләп оныта башлады. Баштарак аның үпкәсе дә бар иде, хәзер инде анысы да юкка чыгып бара.
Көннәрдән беркөнне, Айдарларга хат ташучы Әминә апа килде. Өйдә Айдар үзе генә булганга, бөтен гәҗит-журналларны аңа гына калдырып чыгып китте. Айдар әле укый белмәгәнгә, үзенә булган журналларны гына алып, анда булган рәсемнәрне карый башлады. Шул вакытта әнисе белән әтисе кайтты. Әнисе чәй әзерләгәндә, әтисе яңа килгән гәҗитләрне укый башлады. Шулар арасыннан бер хат килеп төште. Әтисе хатның кемнән икәнлеген күргәч, йөзен үзгәртте. Бу хат бер ел элек авылдан күчеп киткән Фәнис абый  исеменнән язылган иде.

Хат эчендә:
«Исәнмесез, Рөстәм!  Гафу итегез, безнең беркемгә дә берни әйтмичә киткәнебез өчен. Бер ел элек  Наил, Айдар белән уйнап кергәч, бик каты авырый башлады, шуңа күрә төн уртасында шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Наилнең авыруы көчле булганга, авылга кайта алмый тордык. Бер айдан соң кире авылга кайтабыз, шунда барысын да сөйләрмен. Наил Айдар үпкәләмәдеме икән дип бик каты борчыла.
Сагынып, Фәнисләр гаиләсе.  19 июнь  1987 нче ел» дип язылган иде...


Бәдретдинов Салават, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев