Аяз булсын һәрчак зәңгәр күкләр, имин булсын илем, газиз халкым!
«Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсендә укучыларыбыз иҗаты.
Безнең өчен!
Илебезгә дошман басып кергәч.
Бик күп кеше киткән сугышка.
Өйдәгеләр өчен, безнең өчен
Көрәшкәннәр алар сугышта.
Күпме батыр ятып калган –
Кире кайта алмаган?!
Күпме ана үз улларын
Кабат күрә алмаган?!
Батырлар илебезгә
Җиңүне алып кайткан.
Шул көннән бирле инде
Житмеш җиде ел үткән.
Мондый сугыш дөньяда
Кабат булмасын бер дә!
Барыбыз да шул теләктә –
Кирәкми сугыш безгә!
Ислам Фаррахов, Әгерҗе районы, Девятерня мәктәбе, 4нче сыйныф.
Лаеш ягы
Лаеш ягы бигрәк матур!
Куедыр урманнары.
Тәпиләрен ялтыратып,
Җилдерә куяннары!
Су буйлары бигрәк гүзәл!
Ел да балык тотабыз.
Тоткан бәртәсләрне өйдә
Песигә ашатабыз!
Булат Шәрәфетдинов, Казан шәһәре, 187нче лицей, 4Б сыйныфы.
Без Тынычлык яклы
Җир йөзендә һәрчак
Шатлык кына булсын.
Күңелләр яз шатлыгы,
Бәхет белән тулсын.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми сугыш!
Яшик бергә дус, тату без,
Гөрләсен тормыш!
Рәйхан Зәйнуллин, Бөгелмә шәһәре, 5 нче мәктәп, 3нче сыйныф.
Уй-моңнарым
«И туган тел, и матур тел», –
Габдулла Тукай язган.
Туган телеңне син дә бел –
Бу тел бабаңнан калган!
Мин яратам туган җиремне,
Җырлы-моңлы татар телемне.
Тукайлары, Җәлилләре,
Сәйдәшләре булган илемне!
Нинди авыр чакларда да
Сынатмаган безнең татар,
Шуңа күрә җир йөзендә
Даны, моңы чәчәк атар!
Шул моңнарны тыңлап үссәк кенә
Татар теле итәр тантана,
Тукайлары булган җирдә генә
Гореф-гадәт һәм дин саклана!
Самира Кашапова, Бөгелмә шәһәре,1нче мәктәп, 7 сыйныф.
Бабам белән горурланам
«Яшем җитмештә,
Йөрәк унбиштә.
Күптән булсам да бабай,
Үзем мин малай-шалай», –
Дип сөйләп китте бабай.
«Авыр вакытлар
Күрде бу башлар.
Еллар чал булып иңсә,
Сырлар булып йөгерсә,
Елмай, балам, бирешмә!»
Үзе елмая,
Күзе моңая.
Әй сөйли тәмле итеп,
Тыңлыймын исләр китеп,
Хәтерли микән ничек?!
«Сугыш еллары,
Талон заманы...
Әфган, Чечня афәте,
Күпме ана хәсрәте,
Күпне язмыш күрсәтте.
Михнәт тә күрдек,
Рәхәт тә белдек.
Авырлыкларны җиңдек,
Сикәлтәләрне үттек,
Җитмешкә килеп җиттек.
Гаиләм ишәү,
Оныгым бишәү.
Нәсел тамыры тирән,
Шуңа елмаям-көләм,
Бәхетле ич мин диям».
Диләрә Гыйзәтуллина, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 5Г сыйныфы,
«Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.
Туган авылым Богады
Минем туган авылым,
Матур җиргә урнашкан.
Тирә-якта ямь-яшел
Болыннар һәм урманнар.
Безнең урамны бизи,
Салкын сулы чишмәбез,
Пар чишмәбездән суны,
Бик яратып эчәбез.
Ә кошларның сайравы,
Иртән назлап уята,
Көне буе кайный тормыш,
Соң гына кояш бата.
Сөмбел Сабирова, Актаныш районы, Богады мәктәбе, 2нче сыйныф.
Сакла, Раббым!
Сихри моңга күмеп җиһанны
Авыл өсләрендә яңгырый азан.
Күккә карап мин дә теләк телим:
«Сакла безне, Ходай, явызлардан».
Намазлыкка басып әбием көн дә
Әкрен генә намаз укый, кыла дога:
«Исән булсын, якыннарым, балаларым,
Имин булсын шушы якты дөнья».
Аяз булсын һәрчак зәңгәр күкләр,
Тыныч булсын илем, газиз халкым!
Саулык телим әти-әниемә,
Афәтләрдән сакла безне, Раббым!
Зәринә Мирсалихова, Мөслим районы, Мари Бүләр мәктәбе, 8нче сыйныф.
Әти кебек булам
Иртән иртүк :«Тор, улым!» – дип,
Әти мине уята.
Әни белән чәйләп алгач,
Ул мәктәпкә озата.
Әтием кебек ускәч мин
Машина йөртер идем.
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөртер идем.
Әти-әни исән булсын,
Миндә бары шул теләк!
Эшләр шулай уңай торса,
Дөнья булыр тугәрәк
Ислам Әмирҗанов, Актаныш районы, Актаныш авылы, 1нче урта мәктәп, 4нче сыйныф.
Авыл киче
Рәхәт шул кичке тынлыкта
Берәү тальян гармун суза.
Белә микән берәү, сизә микән
Минем җанда давыл туза.
Тыпырчына йөрәк, әгәр берчак
Китә калсам туган авылдан.
Саргаймаммы сары сагышлардан,
Сыгылмаммы мондый кайгыдан?
Туган туфрагымның һәр үләне,
Һәр агачы дәшәр җанымны.
Шул берәүнең тальян гармунына
Җырлармын мин кушып җырымны.
Илвина Шәйдуллина, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 7нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев