Әхәт
1нче апрель – көлке көне. Менә шул уңайдан бер шаян шигырь.
Апрельнең бере бүген —
Алдашу, көлке көне!
Әхәт абыйсын алдарга
Уйлаган көне-төне.
Иртә таңнан торып уен
Ул тормышка ашырган:
Шикәр комы савытына
Ап-ак вак тоз тутырган.
Тутырган да шатлыгыннан
Урамга чыгып чапкан.
Йөри-йөри, арып-талып
Өенә кире кайткан.
Кайту белән онытылып
Чәй эчәргә утырган.
Бокалына өч-дүрт калак
Шикәр комы тутырган.
Болгаткан да… (Күрмәсәк тә
Чәен чүмергән мәлен…)
Аңлыйсыздыр, чәйне йоткан
Әхәтнең хәзер хәлен.
«Ник эчмисең? — дип әнисе
Малаена караган.
Әхәтнең авызы яна —
Зиһене дә таралган.
— Р-р-рәхмәт!» — дигән көчкә Әхәт,
Бокалны этеп куйган.
Шулай итеп, «шаян» Әхәт
Чәй эчкәнче үк туйган.
— Мин эчтем бит, син дә эч! — дип
Абыйсы әйтеп куйган. —
Башкага чокыр казыма,
Үзең төшәрсең, туган!
— Бүген көлке көне бит, — дип,
Әхәт үпкә белдергән.
Шушы сүзе белән үзе
Тегеләрне көлдергән.
— Афәрин! — дигән әнисе, —
Чынлап тырыштың, Әхәт!
Көлү — сәламәтлек бит ул! —
Көлдерүеңә… рәхмәт!
МӨДӘРИС МӨСИФУЛЛИН, Башкортстан, Дүртөйле шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев