Атландым “ат”ның биленә...
Кечкенә вакытта булган күңелле вакыйгалар хәтердән югалмый икән...
Кечкенә вакытта булган күңелле вакыйгалар хәтердән югалмый икән. Күңелемдә калган иң кызыклы вакыйга дигәч озак уйларга туры килмәде. Авыл баласы өчен көтү каршылау белән бәйле нинди дә булса күңелле
һәм истә кала торган мизгелләр һәркемнең бардыр.
Миңа 7-8 яшьләр, мин инде “зур” һәм көтү каршылау, сарыкларны барлап алып кайту минем өстә. Ул вакытта безнең бик зур тәкәбез бар иде. Мин һәркөнне, ул туры өйгә кайтмау сәбәпле, аны каршыларга төшә идем.
Көн саен шулай. Ул миңа шулай ияләнде ки, без урамнан менгәндә, мин аны кумыйм, бары аның сыртына кулымны гына куя торган идем. Шулай җитәкләшеп диярлек урам буйлап кайтабыз. Урам халкы миңа көлеп кенә син аның биленә утыр дия торганнар иде. Мин абый-апаларны тыңларга уйладым. Тәкәнең сыртына атланырга тырышкан идем – кинәт “ат”ым сикереп куйды һәм мин мәтәлдем. Шулай итеп минем тәкәне “җигәргә
тырышуым” менә шулай тәмамланды.
Зиатдинов Айназ, Мамадыш районы Үсәли урта гомуми белем мәктәбенең 6 класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев