Әтиләр — ил һәм гаилә терәге
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗат эшләре.
Альмир Ахметшин, 10 нчы класс укучысы
Әти, әтием, әткәем. Нинди матур һәм яхшы сүзләр! Әйе, якын һәм матур, чөнки бу сүздә бөеклек, батырлык, җылылык һәм тынычлык. Һәркемгә «Әти» сүзен әйтү эләкми шул бу заманда. Әти — бу өч хәрефтә никадәр җаваплылык, тапкырлык, ышаныч. Әйе, әтиләр алар — тормышыбызның тоткасы. Кайчандыр мәктәптә укыган малайлар, хәзер инде әтиләр. Илебез, гаиләбез тоткасы. Малайлар әтиләренә охшарга тырыша, әтием кебек минем дә көчле, тырыш, уңган буласым килә.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» ди минем әтием. Әйе шул, минем әтием тормышның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшәде. Әтием мәктәптә укыганда ук спорт яраткан, йөгерү, чаңгы ярышларында катнашкан. Армиядән кайткач, участок инспекторы булып эшләгән. Кешеләр, авыллар тынычлыгы өчен бу һөнәрне сайлаган ул. Аннан әтием Чечняда КТОда катнашты. Анда күргәннәрен сөйләмәсә дә, тыныч тормышның кадерен белергә, һәр көнгә сөенеп яшәргә, тырыш булырга өйрәтте ул безне. Әтием — һәрчак әниемә терәк булды. Алар гел бергә эшләделәр, бергә ял итттеләр, киңәшләшеп, тормышта килеп чыккан авырлыкларын бергәләп чиштеләр. Әтием — әби-бабайларына да ныклы ярдәмче булды. Ул алар турында кайгыртып, ярдәм итеп яшәде.
Әтиемнең соңыннан башкарган хезмәте дә бик җиңел булмады. Ул нефть тармагында эшләде. Әйе, авыр булса да, ул зарланмады. Аның эштән кайтуын әнием белән сагынып көтеп ала идек, чөнки әти өйдә булганда өйләр ямьле, күңеллерәк бит.
Әтием бүгенге көндә исән түгел инде. Ул илебезне, безне саклап Украинада барган хәрби хәрәкәткә кушылды һәм батырларча һәлак булды. Әтием — минем горурлыгым!
«Бала — атага һәйкәл» диелә татар халык мәкалендә. Минем әтием, минем өчен һәйкәл кебек. Иң көчле, иң акыллысы, иң матуры, иң горуры. Ил сакчысы, гаилә терәге шул әтием. Әти булачак егетләр — илебезнең киләчәге, сүзенә тап төшермичә «Әти» сүзен горур йөртәләр.
Эльвина Закирова, 10 нчы класс укучысы
Без үзебезнең әти-әниләргә бик бурычлы. Алар безне кечкенә чакта кайгыртканнар, безгә барлык башлангычыбызларда, максатларыбызда терәк һәм таяныч булганнар. Җирдә ике фәрештәләре — әтиләре һәм әниләре булган кешеләр бу дөньяда иң бәхетлеләре.
Әти — гаилә башлыгы. Әтиләр гаилә иминлеге өчен җаваплы. Алар алдан баралар һәм гаилә юлын салалар. Теләсә нинди һөнәр иясен алмаштырып була, ә менә әти-әнине беркем дә алмаштыра алмый.
Әти — кеше тормышындагы иң мөһим кеше, ләкин, кызганычка каршы, барлык кеше дә моны аңлап бетерми. Әтием минем өчен чын ир-ат мисалы булып тора.
Әтиләр — гаилә һәм ил терәге. Моны икенче төрле әйтеп тә булмый, чөнки гаилә дә, ил дә ир затларына таяна. Куркыныч янаганда әтиләр гаиләсен дә, илен дә саклый.
Минем әтием — Закиров Ильяс Рафак улы. Ул бик матур, ягымлы, эшчән, белемле. Һөнәр буенча әтием — баш табиб. Ул һәр көнне кешеләрне коткара, аларга ярдәм күрсәтә. Ул үзенең эшен бик ярата һәм аны намус белән башкара. Димәк, әтием ил терәге булып тора.
Әтием — гаилә башлыгы. Әтием үзенең бер сүзе, киңәше белән ярдәм итә ала. Безнең гаилә әтиебезгә таяна. Әти булганда бернәсә дә куркыныч түгел. Әтием безне бик ярата. Без дә аны яратабыз һәм аның белән горурланабыз. Димәк, әтием гаилә терәге дә булып тора.
Гомумән алганда, минем әтием «әтиләр — гаилә һәм ил терәге» дигән фикергә ачыктан-ачык мисал булып тора.
Әтиләр — безнең тормышның аерылгысыз өлеше. Алар безне саклыйлар, яклыйлар. Әтиләр — безнең иң зур таянычыбыз. Аларны хөрмәтләргә һәм кадерләргә кирәк.
Рәмилә Ханнанова, 10 нчы класс укучысы.
Гаиләнең терәге — ир-ат, әти кеше. Борынгыдан әти кешегә гаилә башлыгы итеп, зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар. Әтиләр — ил терәге, гаилә таянычы да. Без әти-әниләребезгә яшәү орлыгы, белем-тәрбия салганнары өчен рәхмәтле. Ләкин еш кына бу өлешнең мөһимлеген һәм кыйммәтен бераз вакыт узгач кына аңлыйсың.
Әти... Бу сүз күпме җылы һәм якты хисләр уята. Кеше дөньяга килгәч, аны беренче булып кулына әти-әнисе ала. Без әтиләрнең көчле һәм ышанычлы кулларын сизәбез. Менә минем әтием — Ханнанов Рамил, мин үсешем һәм тәрбия алуым өчен аңа рәхмәтлемен. Ул мине кояшның күтәрелүенә, беренче яфракка һәм карга шатланырга өйрәтте. Әти якыннар һәм туганнар белән үткәрелгән һәр мизгелне кадерләргә өйрәтте. Минем әти һәрвакыт бик күп эшли һәм без еш кына бергә утыра алмыйбыз. Мин бу фактка бер дә үкенмим, чөнки иң мөһиме вакыт түгел, ә аның мәгънәсе.
Без әтиләребезгә бик бурычлы. Үз әтиемне мин гаилә башлыгы дип уйлыйм. Ул безнең гаилә сакчысы. Әти – ил һәм гаилә терәге!
Ләйсән Гыймранова, 10 нчы класс укучысы
Җир йөзендә иң якын һәм иң кадерле кеше — әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти безгә һәр яктан да терәк булып тора.
Әтиләр — безне саклаучылар. Аларның канаты астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Шулай ук алар ил сакчылары һәм илебезнең терәге булып торалар. Илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен зур көчләрен куялар. Шуңа да без тыныч итеп йоклыйбыз, мәктәпкә барабыз. Алар аркасында илебез тыныч, якты һәм ямьле.
Әтиләрсез бу илне, дөньяны күз алдына китерүе авыр. Алар безнең өчен янып-көеп, бар нәрсәгә дә әзер торалар. Әтиләрне хөрмәт итәргә һәм кадерләрен белергә кирәк. Чөнки беркем дә бу якты дөньяга мәңгегә килмәгән. Рәхмәт сезгә, әтиләр!
Укытучылары: Гөлназ Муллагалиева.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев