Апам кияүгә чыкты (хикәя)
Минем Энҗе апам кияүгә чыгарга уйлады. Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр иде.
Минем Энҗе апам кияүгә чыгарга уйлады. Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр иде. Аның йөргән егете булса да, бу вакыйга тиз генә булыр дип уйламаган идем. Беркөнне шулай булачак кода белән кодагый килделәр. Алар күчтәнәч итеп бер кәрҗин тутырып җиләк-җимеш һәм башка бик күп тәм-том алып килгәннәр. Аларга оялчан гына булачак җизни ияргән.
Шунда алар безнең апаның кулын сорадылар. Әти-әниләр озак кына сөйләшеп утырганнан соң риза булдылар. Бу – “Кыз сорау йоласы” икән. Башта мин бик сөендем, чөнки туй - ул күңелле нәрсә! Тора-бара миңа моңсу да булып китте.Энҗе апам кияүгә чыкканнан соң, безгә кунакка гына килә башлый бит инде...Аның белән ярты төнгә хәтлек иркенләп серләшеп тә булмас инде.
Шул көннән соң мәшхәр купты. Барыбыз да туйга әзерләнә башладык! Ямьле җәй көннәрендә бер буш вакыт та булмады: күлмәкләр әзерләдек, җырлар ятладык, уеннар әзерләдек. Болары миңа кагылган эшләр. Ә әни аш бүлмәсеннән чыкмады. Җиңгәчәебез, түтәйләр ярдәмгә килделәр: казлар, чәк-чәкләр пешерделәр. Апам дус кызлары белән кияүгә биремнәр әзерләделәр, өйне, капканы бизәргә матур рәсемнәр ясадылар.
Туйга хәтлек никах мәҗлесе булды. Миңа озын күлмәк кигерттеләр, башыма яулык бәйләделәр. Көзгегә күз салдым: анда шәрыкъ кызларыдай гүзәл кыз карап тора иде. Мин үз күзләремә ышанмыйча, байтак карап тордым. Никах мәҗлесенә мулла, кода-кодагыйлар, кунаклар җыелды. Мулла дога укый башлаганчы башта апамнан, аннан җизнидән сорады:
- Сез үз теләгегез белән кушыласызмы?Аркагызга мылтык терәп торучы юкмы? – дип шаяртты.
- Юк, - диде апа белән җизни.
- Үзегез бер-берегезне тапкансыз, уйлап кушылырга булгансыз. Шулай булгач, сабыр булып, юл куеп яшәгез,- диде мулла,- ә хәзер мөселман булганыгызны дәлилләгез! Башта егет, аннан кыз.
- Лә-Илләһе, Илаллаһе!- дип апа белән җиңги өч тапкыр кабатладылар.
Шуннан соң мулла никях укыды. Никах мәҗлесе тәмам булгач, без барыбыз да кунакларны озатырга чыктык. Энҗе апам да матур күлмәкләрен алыштырып, безнең белән чыкты. Кодагый аңа:
- Син киенмәдең әллә кызым, шушы киемнәрдән безгә кайтасыңмы? – дип сорады.
Энҗе апа аптырап әнигә карады. Әни:
- Кызым, бар киенеп чык, син хәзер ирдән калмаска тиеш инде,- диде әкрен генә. Апам, киенеп чыкты да, җизнинең машинасына утырды. Әни аның артыннан ашыгып:
- Кызым, артка борылып карама, ярамый! - диде.
Шул вакыт миңа әллә ничек бик тә моңсу булып китте, минем тамагыма төер тыгылды...Мин әнигә күтәрелеп карадым, әни тиз генә читкә күзен алды. Аның күзләрендә энҗе бөртекләрен шәйләп калырга өлгердем. Ул:
- Төшкән җиреңдә таш бул, кызым! Бәхетле булыгыз!-дип, әкрен генә тагын ниндидер теләкләр әйтте. Энем Кәрим:
- Апам кайчан кайта?Апам кая китте?- дип, минем җиңемнән тартып йөдәтте. Ә әти һаман апам киткән юлга текәлеп, нидер уйланып басып торды. Әни безгә:
- Керик өйгә, утырып чәй эчик бер,- дип, безне өйгә әйдәкләде.
Алда әле туйга әзерлек бөтен көченә дәвам итә иде. Җизнигә туй көнне биреләчәк биремнәрне энем белән миңа йөкләделәр. Миңа кәләшнең аяк киемен сатарга куштылар. Бу бирем болай үтә: төрле тартмага төрле аяк киеме салына. Кияү кәләшенең аяк киемен эзләп табарга тиеш. Ә таба алмаса, акча бирә. Энем Кәрим ишек төбендә басып торырга тиеш. Кияүгә ул әйтә: “Тылсымлы ишекне ачар өчен нәрсә эшләргә кирәк, кияү?” Кияү, үз чиратында: “Мин сине яратам!”-дип кычкырырга тиеш. Башка биремнәрне дус кызлары эшләтә.
Көтеп алган туй килеп җитте. Бу көз айлары булгач, көннәр салкын торды. Кәләшне, ягъни Энҗе апамны, яшереп куйдылар. Капкаларга матур итеп теләкләр язылган плакатлар ябыштырылды, аллы-гөлле шарлар эленде. Менә берзаман кычкырта-кычкырта, бизәлгән “текә” машиналарда кияү егете белән дуслары килде. Капка янында апамның дус кызлары җизнигә биремнәр биреп, тоткарладылар. Ә җизни бик матур иде! Аңа кияү костюмы бик тә килешә. Мин тиз генә үз урыныма бастым. Менә җизни ишектән керде. Мин аңа:
- Кәләшеңнең аяк киемен эзләп тап әле, кияү!- дидем, бераз каушабрак.
- Менә монсы, менә монсы!- дип, дус егетләре җизнигә ярдәм итәргә тырышты. Ләкин, дөрес булмыйча, минем акча тартмама байтак кына акча керде. Ниһаять, җизни дөресен күрсәтте!
Ә эчке ишеккә керү юлында аны Кәрим көтеп тора иде. Кыз бирү йоласы күңелле генә узды. Җизни сатып алган бирнә сандыгын, берсенә әни белән апам кискән токмач тутырылган, икенчесенә чәй тәм-томнары салынган чиләкләрне, бүләкләрне төяп, һәм бәһасез бүләк – апабызны машинасына утыртып, юлга кузгалды! Барыбыз да җыйнаулашып ЗАГСка киттек. Монда матур теләкләр күп әйтелде. Безгә әйтергә чират җиткәч, әти белән без түзмәдек, икебез дә елап җибәрдек. Әтинең күзләрендә мин беренче тапкыр яшь күрдем...Монда апамны икенче фамилиягә теркәделәр. Ә кич белән, ниһаять, туй мәҗлесе башланды. Туй мәҗлесе тагын да күңеллерәк булды. Анда кызык уеннар уйналды, матур җырлар яңгырады, рәхәтләнеп ду китереп биедек.
Туйлар узды, хәзер апамны ял саен кунакка көтеп торабыз. Дөрес әйтмим лә, апамны гына түгел! Минем җизни - менә дигән җизни! Аның үзебезнеке булып киткәнен сизми дә калдым, әйтерсең, ул безнең өйдә гомергә яшәгән! Җизни төрле кызык вакыйгалар сөйләп безне көлдерә, чәй эчәргә, мунча керергә ярата. Алар кайткан көн барыбыз өчен дә бәйрәм кебек була! Әни бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч пешерә: “Кияү ярата бит!”- ди.
Зәкиева Әминә, Мөслим лицее, 6 сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев