Аңламассың көзне
«Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзалары иҗаты.
Аңламассың көзне
Яфраклар әйләнә,
Чәчемә бәйләнә.
Җил шаян сызгыра,
Юлларны туздыра.
Яңгырлар сибәли,
Кояш та иркәли.
Аңламассың көзне,
Нишләтә күңелне?!
Гатина Фәридә, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп.
Көз
Көзге яңгырлар
Өләшә моңсулык.
Кошлар да сайрамый,
Сарылган зур тыңлык.
Яфраклар бииләр,
Арыдык димиләр.
Җәелә алтыннан
Алтынсу келәмнәр.
Мөхтәсимова Әминә, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп.
Лариса Шәемова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев