Аңладыгызмы?
Мөслим гимназиясенең 4Б сыйныф укучылары яза.
Аңладыгызмы?
Кешеләрнең иң яхшы дуслары хайваннар икәнен һәркем белә. Кемгәдер этләр, кемгәдер мәчеләр ошый. Мин барысын да яратам, этем дә, мәчем дә бар. Мәчемнең исеме Моня. Ул гади генә песи түгел, хәйләкәр, шул ук вакытта акыллы да. Үзенчәлекләре дә бар: йоны юк, колаклары зур һәм озын, күзләре дә зур, мыеклары бөдрәләнеп тора, койрыгы нәзек кенә, ә гәүдәсе озынча. Сез минем мәченең нинди токымнан икәнен аңлагансыздыр дип уйлыйм. Без песиебезне бик яратабыз. Ул тычкан тота башлагач, тагын да күбрәк ярата башладык. Минемчә, песиләр дә, этләр кебек үк, кешеләрнең якын һәм тугры дуслары.
Әмирә Мирзаянова.
Кошлар бароны
Минем кечкенә дустым бар. Аның исеме Барон. Ул үзе кара гына төстә һәм сап-сары күзле. Шундый йомшак һәм бигрәк тә шаян! Без мәктәпкә киткәч, ул өйдә берүзе генә кала, йокысын туйдыра. Барыбызны да сагынып көтеп тора, ишекне ачып керү белән мырлый-мырлый аякка сырпалана. Әле ул көн саен тәрәзә төбенә менеп утыра да рәхәтләнеп кошлар белән сөйләшә. Менә шундый шаян песием бар минем!
Аделина Солтанова.
Тәмле тамак
Өебездә, гаиләбезнең алтынчысы булып, яраткан песиебез яши. Без аңа ике апаем белән бергә Ак Барс дип исем куштык, чөнки аның йоны аксыл төстә. Үзе бик йомшак һәм елтырап тора. Песиебезнең күзләре дә бик матур. Песине күршеләрдән алдык, алганда ул бик кечкенә иде. Тиз арада зур булып үсте. Ак Барс без ашаган ризыкны ашамый. Тәмлетамак... Кибеттән алынган песи ризыгын гына ярата.
Тимур Сәхбетдинов.
Песиләрем
Минем песиләрем бар: Фанни һәм Люцифер. Фаннига ике яшь, ул бик тыныч, акыллы. Люциферга бер яшь ярым. Бу песиебез тиктормас, чабуларга ярата. Алар икесе бик дус, бергәләшеп уйныйлар, шаярышалар. Люциферның йоны бар, ә Фанни йонсыз, шәрә. Кышын тышта йөрсә туңа. Шуңа без аны кышын өйдә генә асрыйбыз.
Айдинә Могарова.
Бәхеткәй
Минем песием Бәхеткәй исемле. Ул иртә белән генә өйгә керә, керү белән әбием янында сырпалана. Аннан барыбызны да барлап чыга. Мине мәктәпкә озатып кала, койрыкларын болгый-болгый каршы ала. Мин Бәхеткәйне уйнатырга, ашатырга яратам. Ул әле тычкан-дошманнарны тотып безне шатландыра. Кәефсез чагымда, песиемнең яныма килеп, койрыгын болгап сырпалануы була, бөтен борчулар да онытыла. Песием юынырга бик ярата. Тәпиләре белән битен, колак артларын юа. Минемчә, һәр өйдә песи яшәргә тиештер. Аларның карап торулары, бездән наз, ярату көтүләре генә дә ни тора!
Инзилә Марданшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев