Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниләр турында уйлануларым

Әти-әниләребезгә кадер-хөрмәтне, шулай ук яратуыбызны аңлатырга тырышуны бик мөһим дип уйлыйм.

Әни! Әнкәй! Әнием! Әнием – минем иң якын кешем. Әнием миңа гомер бүләк иткән һәм мине көн саен бәла-казалардан, авырулардан саклый торган хатын-кыз. Билгеле, һәркемнең үзен тудырган әнисе бар, алар барысы да төрле. Ләкин, әни нинди генә булмасын, ул безне бу дөньяга китергән хөрмәтле һәм яраткан кешебез! 

Әни кеше үз баласына тормышының төрле минутларында ярдәм итә, ул безнең хисләребезгә бик игътибарлы. Минем нинди хисләр кичерүемне, аңардан нәрсә яшерергә тырышуымны аңлау өчен әниемә миңа таба бер караш ташлау да җитә кебек, чөнки әнине алдап булмый, аның йөрәге барысын да сизә! Бу – безнең әниләребезнең үзенчәлеге, алар чит-ят кешеләрнең берсендә дә булмаган сыйфатларга ия – бары әни генә безне аңлый ала! Әниләр безне тәрбияләп, чын кеше итеп үстерү өчен бөтен көчләрен куялар һәм барлык киртәләрне урап узалар. 

«Баласы булмаганнар бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнен беркайчан да аңламаслар» – диде бервакыт әнием. Мин, аны ишеткәч, гаҗәпләндем, өстәвенә, башта бу сүзләрнең мәгънәсен аңламадым. Баланы киендерү, ашату һәм юындыру шулкадәр авырмы икәнни? Әйе, шулайдыр. Кечкенә балалар еш кына кәефсез, елак булалар. Әниләргә теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә кирәк, ә бу беренче карашка гына җиңел кебек. Нинди генә булсак та, әниебез безне ярата. Ялгыш адым ясасак та, кайвакыт, уйламыйча, әниләребезне рәнҗетсәк тә – безне һәрвакыт кичерә ана йөрәге! Башка кеше безне кичерә алмас иде. Бу – чыннан да зур хөрмәткә лаеклы батырлык.

Гомумән, әниләребезнең батырлыгы турында бик озак сөйләргә мөмкин, аларның безгә булган мәхәббәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Мин әти-әниләребезгә кадер-хөрмәтне, шулай ук яратуыбызны аңлатырга тырышуны бик мөһим дип уйлыйм. 

Әниләребез һәрвакыт хәлебезне белешеп торалар, сорамыйча да, күз карашыннан ук үзебезне ничек хис итүебезне тоялар. Ә без үзебез аларга андый сорауны еш бирәбезме, аларның күңелләрен аңлыйбызмы соң? Юктыр, мөгаен. Бәлки, алар үзләрен ничек яратуыбызны, рәхмәтле булуыбызны ешрак ишетергә телиләрдер. Әниләребезгә телефоннан ешрак шалтырату, кайтып хәлләрен белешү, хәлдән килгәнчә ярдәм итү дә зур шатлык һәм күңел тынычлыгы бирер иде, аларның гомерен озайтыр иде. Аналарга бала тарафыннан шундый игътибар бик кирәк дип саныйм мин.

Гимазетдинова Әминә. 40 нчы урта мәктәпнең 11 А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев