Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әфлисун

Илмир, күпме авыртулар кичереп тә, әфлисунны барыбер әрчим дип, дәртләнеп китте...

Көннәрнең берсендә без, гадәттәгечә, ашханәдәге тәмле, туклыклы һәм, иң мөһиме, кесәгә салып китәрлек ризыкны көтеп утырабыз.

Интернат кагыйдәләре буенча, укучы азыкны ашханәдә ашап бетерергә тиеш. Ләкин иң осталары, елгырлары җиләк-җимеш, камыр ризыкларын, апалар-абыйлар күрмәгәндә үзләре белән алып китәләр. Әгәр сине «җинаять» өстендә тотсалар, харап буласың: сине бер көнгә ризыксыз калдыралар.

Моннан алдарак миңа, Ришатка һәм Фәнискә тарих дәресеннән Әлфия апа чәпелдәтеп «икеле» куйды. Наполеонның апасының энесенең җизнәсенең оныгының колынының койрыгында ничә чәч булуы безнең тормышыбызда кирәк булачак, имеш. Андый ук булмаса да, шундыйрак сорау булды. Өчебез дә укытучы апага үпкәләдек. Тәнәфескә кыңгырау шалтырарга бер-ике минут кала укытучы апа болай диде:

– Мин сезне дәрестән иртәрәк җибәрәм, ләкин үзегезне тыйнак тотыгыз.

Дәрестән иртәрәк чыгарга дигән сүз ишеткәч, без, «икелеләрне» онытып, шатлыктан балкып, ашханәгә чаптык.
Беренчеләрдән булып килеп җиттек. Карасак, бер укучы да юк. Мондый очрак безгә сирәк очрый. Мондый җайдан файдаланып калмыйча булмый.

Гаять әрсезләнеп, укытучыларның зиннәтле, киң, иркен өстәлләренә утырырга булдык. Моңарчы без ул өстәл янына өч адымга якынрак атларга да «батырлыгыбыз» җитми иде.

Утыргач, үзебезне булдыклы, җитди шәхесләр сыман хис иттек. Дәрестә җавап бирәлмәгән сорау турында да фикер алышырга өлгердек.

Ришат чалбар кесәсеннән зур, таш сыман каты, кояш кебек сары әфлисун чыгарды:

– Карагыз, нинди татлы әфлисунны сыйныфта ташлап калдырганнар, ниндидер юләре ризыкны оялмыйча ташлаган, ташларга ярамаганлыгын белмәгән, мөгаен.

– О, егетләр, мин бер уен уйлап таптым. Кем әфлисунне тизрәк әйләндерә алачак, әфлисун шуныкы булачак, – диде Фәнис.

Ришатның әйләндерүе булды, әфлисун башланыр-башланмас буран сыман өстәлдә бөтерелде дә, туктады.

Фәниснең дә омтылуы бушка узды. Гаҗәпкә каршы, минем әфлисунем иң җитезе булды. Үз орбитасында әйләнгән планета сыман, әфлисун өстәлдә бик тиз бөтерелде. Безне сихерләгән сыман, игътибарыбызны үзенә тартып туплады.

Берзаман «БАХ» дигән тавыш бөтен ашханәгә яңгырады: бу безнең тиктормас әфлисуныбыз, шикәр савытын күрмичә, аңа шапылдатып бәрелде һәм аны челпәремә вак-вак кисәкләргә ватты. Тәгәрәп киткән әфлисунга без шаккатып карап торабыз, ә безнең җыйнаксызлыгыбызга һәм әрсезлегебезгә ашханәнең эшчеләре авызларын ачып карап торалар.

Савытның челпәрәмә килгән ярчыкларын җыештыртып, коелган шикәрне себертеп, безне төзәтү чараларына алып киттеләр. Кыскасы, монысы инде икенче вакыйга...

Кояш шикелле сары әфлисунның язмышы нинди булды соң? Әллә аны чүплеккә ташладылармы яки тычканнар аны кимереп бетергәнме? Юк, чынлыкта барысы кызыграк. Өченче сыйныф укучысы Илмир, шыпырт кына әфлисунны үзе белән алды да, өстәленә утырды. Укучылар борщ ашап утырганда, Илмир табылган әфлисунның кабыгын каезлап, әрчергә тотынды.

Малай цитрус җимешләренә аллергиядән күптән түгел генә дәваланганын да онытып, әфлисунны беренче тапкыр ашарга омтыла. Әфлисунның эче тулы чәчри торган әче тамчылар икәнен дә башыннан чыгарган. Малай әфлисунны әрчергә тотынды. Көтмәгәндә сул күзенә нечкә сок агымы чәчрәде: «Ай-ай-ай»,- дип, ачытудан чәрелдәп җибәрде малай.

Илмир максатка омтылышлы малай, әгәр эшкә керешсә, ул аны ахырына җиткереп эшли. Яңадан әрчи, җимеш тагын гайрәте белән саклана. Аның ашап бетерелгән буласы килми бит. Бу юлы сок агымы малайның кичә генә барлыкка килән ярасына эләкте. Аһ, нинди нык дәрәҗәдә малайның ирен өсте янды, үзеңнең дошманыңа да шундый авырту теләмәс идең.

Илмир, күпме авыртулар кичереп тә, кыюлыгын югалтмый, киресенчә, әфлисунны барыбер әрчим дип, дәртләнеп китте. Тукай әйтмешли: «Тырышмак бушка китми бит». Бермәлне хәлдән тайган бичара җимеш җиңелә, ачы яшьләре белән елый, коткаруны үтенеп ялвара.

Чыдамлыгын күрсәткән баһадир малай әфлисунгә өмет калдырмый. Баллы, татлы чәк-чәкне ашаган сыман, сусыл җимешнең һәр грамм тәмен тоеп аны ашап бетерә.

Һичшиксез, малай үзенең сабырлыгы һәм ныклыгы аша гына шундый нәтиҗәгә ирешә алды.

Балалар ашларын ашап бетергәч, дежур укучылар аларга әрчелгән әфлисун таратты... Ә безнең Илмир әфлисун белән иза чигеп, аңа бирелгән җимешне күрәсе дә килмичә, өстәлдә калдырды.

Шарль де Голль әйткәндәй: "Һәрвакыт иң авыр юлны сайлагыз — анда көндәшләр дә булмас",- дип уйлап куйды Илмир.

Гайнетдинов Айзат, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия 8В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев