Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Тел шомарткычлар (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

Сөйләмне яхшыртыр өчен тиз-тиз кабатлагыз. Ятласагыз, хәтерне дә яхшырта.

ТЕЛ ШОМАРТКЫЧЛАР

Шамил шарны кабартты.

Шар түзмәде, шартлады.

Шардан да зур шатлыгы

Бер мизгелдән артмады.

 

Шактый чапкач

Чандыр чаптар,

Искә төште

Шанлы чаклар.

***

Чыршы-наратлар кышын

Киләләр чышын-пышын:

«Безне кисәрләр микән,

Башка җитәрләр микән?

Кая куярлар икән,

Бик тиз туярлар микән?

Тышка атарлар микән,

Безнең газиз башкайлар

Кайда ятарлар икән?»

***

Син — чик сакчысы,

Чын чик сакчысы.

Юл сапчы теге

Чиккә чаклы син.

***

Тояклары ярык

Кырык арык сарык,

Бер тыкрыкка барып,

Кайтканнар, ди, арып,

Зур хәсрәткә тарып.

***

Күрәсеңме,

Гази абзый

Бакчасында

Түтәл казый.

Кәҗә-фәлән

Кермәсен дип,

Газапланып,

Казык кадый.

Казык тормас

Кадап кына.

Тотар аны

Кадак кына.

Әллә бакча

Уртасына

Куясыңмы

Тозак кына?

***

«Керәм, керәм»,— дип торган да

Күзгә кергән, ди, керән.

Керән күзенә кергәнгә,

Үкергән, ди, Әкрәм.

***

Тыз да быз,

Тыз да быз

Без бозда

Шуабыз.

Бәхеткә

Бар әле

Безнең дә

Буабыз.

***

Кодаларның тугыз буаз бозавы

бодай ашап бозылган.

***

Шоколадны

Кашалоттан,

Кашалотны

Шоколадтан

Аера беләсеңме?

Кашалотны

Шоколадка,

Әй буталдым,

Шоколадны

Кашалотка

Ашатып карыйсың да,

Кашалот шул

Шоколадны

Тәмләп ашый башласа,

Йә ашамый ташласа,

Кашалот була инде.

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев