Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Шигъри табышмаклар (Галимҗан Гыйльманов)

Галимҗан абый Гыйльмановның табышмакларын чишә алырсызмы икән?

*  *  *

Колагы бар, ишетми ул,

Авызы бар — чакырмый.

Тигез җиргә утыралмый,

«Китерегез чокыр!» — ди.

(Казан)

***

Колагы бар — ишетми,

Аягы бар — йөрми.

Баш очында болыт,

Эчендә ут дөрли.

(Самавыр)

***

Берни дә ашамый,

Берни дә эчми.

Көне-төне йөри,

Шуңа түрдән төшми.

(Сәгать)

***

Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла.

Аңа кергән һәрбер нәрсә

Ак ташларга абына.

(Авыз)

***

Бака кебек сөйләшә,

Аю кебек атлый.

Үзе җирдә яши,

Елгада да батмый.

(Үрдәк)

***

Канаты бар — очмый,

Су өстендә батмый.

Үзе беркайчан да

Ярга чыгып ятмый.

(Балык)

***

Алгы тәпие кыска,

Ләкин чабарга оста.

Өс-башын алыштырып

Керә ул салкын кышка.

(Куян)

***

Бар шундый бер хайван —

Хәйләкәр һәм акыллы.

Кайбер яклары сәер:

Туганда ук сакаллы.

(Кәҗә)

***

Утларда яна алмый,

Суларда бата алмый.

Бияләен кимичә,

Беркем дә тота алмый.

(Боз)

***

Урамнарга ак кыш керсә

Котыра, әллә нишли.

Эт тә түгел, корт та түгел,

Үзе кешене тешли!

(Суык)

***

Ансыз берни эшли алмый

Мәктәптәге балалар.

Аның белән яза-яза,

Төрле билге алалар.

Укытучы «берле» куя –

Пычрак язып кара!

Тик шулай да бик мәзәк ул:

Үзе кызыл, үзе кара.

(Язу карасы)

***

Сөзәм диеп килә бугай,

Мөгезләре ике... Вәт!

Ә үзе кечтеки генә

Әкәмәт һәм төкәмәт.

(Әкәм-төкәм)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев