Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Сәет әнисе белән балалар бакчасыннан кайтып бара: – Миңа бүген нишләптер ярты алма гына бирделәр.

Сәет әнисе белән балалар бакчасыннан кайтып бара:

– Миңа бүген нишләптер ярты алма гына бирделәр.

– Ә башкаларга берне бирделәрмени? – дип сорый әнисе.

– Юк, аларга да яртышарны гына.

– Димәк, шулай тиеш.

– Ничек инде алай тиеш, мин бит бер тулы алма ашап бетерә алам, – ди Сәет.


Бер абзый күршесенең капкасы янына килгән дә шакый икән. Беркем дә ачмый, ди. Тагын шакый. Тынлык. Берзаман койманың теге ягынан эт килеп эндәшә:

– Нишләп шакыйсың? Күрмисеңмени өйдә беркем дә юк.

Моны ишеткәч, абзый аңын югалтып егыла. Яңадан күзен ачканда, каршында шул ук эт тора, ди.

– Син нәрсә, өрә белмисеңме әллә? - ди абзый.

– Беләм. Сине куркытасым килмәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев