Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Төнге өчтә телефон шалтырый. Әти кеше ачуланып:

- Тыңлыйм...

Ә аңа икенче бүлмәдәге кызы пышылдап кына эндәшә:

- Әти, мина су алып кил әле. Үзем тора алмыйм, аягым өстендә песи ятып йоклаган, уятырга кызганыч...


Бала 1-5нче сыйныфта: «Әни, өй эшен эшләргә ярдәм ит!» дисә, 6-11нче сыйныфларда укыганда: «Әни, башымны катырма, өй эшен чынлап та бирмәделәр», дип җавап бирә.


Әниләргә минутына 100 copay бирелә: «Әни, нәрсә киим икән?», «Әни, ашарга бармы?», «Әни, минем дәфтәр кая?», «Әни, кибеттән нәрсә аласы?».

Ә әтиләргә бары тик бер генә сорау: «Әти, әни кая?»


Бер яшүсмер икенчесенә:

– Мин тузан суыртмас өчен хәйлә уйлап таптым бит. Сеңелкәшкә: «Күралмыйм тузан суырткыч тавышын», дип зарланган идем, хәзер миңа ачуы килгән саен тузан суыртырга тотына. Миңа эш калмый да...


Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, алар мәктәпне интернетсыз укып тәмамлаган.


Әгәр сиңа домофонга шалтыратып: «Син өйдәме?» - дип сорасалар, бер дә кызма, киресенчә тыныч кына: «Әйе. Ә син кайда?» дип җавап бир.


Ике теш чистарткыч таякчык урман буйлап бара икән. Болар яныннан ашыгып керпе үтеп киткән. Таякчыкларның берсе икенчесенә:

– Кара, монда автобус йөри икән, – дип куя.


Чебурашка Генага шалтырата:

– Гена, безгә посылка килде, анда ун апельсин. Сигезе сиңа, сигезе миңа.

– Тукта әле, Чебурашка, ничек ун апельсиннан икебезгә сигезәр чыга?

– Белмим-белмим, мин үземә дигән сигезен ашадым инде...


Булат шаяртмакчы була hǝм иптәшенен урындыгын буяу белән буйый. Иптәше ишектән кергәндә үк:

– Булат, мин...

– Син башта утыр, – дип бүлдерә аның сүзен Булат һәм урындыкка күрсәтә.

– Булат, мин сиңа шуны әйтмәкче идем...

– Син утыр башта, оялма.

Тегесе килеп утыргач, Булат келеп җибәрә:

– Менә хәзер әйт инде сүзеңне.

– Булат, мин синен чалбарыңны кидем дип әйтмәкче идем.


Миллионлаган яшүсмерләр планетаны пычраклыктан коткарырга тели.

Ә миллионлаган әни бу эшне алар үзләренең бүлмәләреннән башласыннар иде, дип хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев