Мәзәкләр
Ике бала сөйләшә. Беренчесенең кулында – күмәч. Икенчесе аннан сорый:
Ике бала сөйләшә. Беренчесенең кулында – күмәч. Икенчесе аннан сорый:
– Миңа да күмәч бир әле.
– Бу бит күмәч түгел, ә пәрәмәч.
– Миңа да бер каптыр әле пәрәмәчеңне.
– Бу бит пәрәмәч түгел, бөккән.
– Алайса бөккән ашыйм әле мин дә.
– Син үзеңнең нәрсә ашыйсың килгәнен дә белмисең әле. Башта бел – аннан сорарсың.
Егет белән кыз ресторан янаннан үтеп баралар. Кыз:
– Ай, нинди хуш ис!
– Сиңа ошыймы? Әйдә тагын бер үтеп китәбез!
– Әни урамга чыксам, ярыймы?
– Шушы пычрак кулларың беләнме?
– Юк инде, дусларым белән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев