Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Хайваннар турында табышмаклар (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

Тапкырларга - табышмак.

Сез бик яхшы беләсез

Велосипед рулен.

Җиккән атта ни башкара

Шул рульнең ролен? ДИЛБЕГӘ

 

Ап-ак булып агачларга,

Чыбыкларга да куна.

Үзе куркак: юкка чыга

Кагылдыңмы чак кына. БӘС

 

Өрә белсә, кеше белән

Дус булырга уйлый ул.

Әкиятләр искә төшсә,

Елый-елый улый ул. БҮРЕ

 

Агачлардан агачларга

 Мин бик оста сикерәм.

Чикләвекләр, нарат күркәсе

Ашап кына көн күрәм. ТИЕН

 

Гел сыер инде үзе,

Тик тармаклы мөгезе. ПОШИ

 

Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар. ТӨЛКЕ

 

Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен-төнен дә.

Бик яратканга күрә,

Төшенә дә бал керә. АЮ

 

Ерткычның да ерткычы ул,

Күлләрдә качып ята.

Кошлар тешне чистартсын дип,

Авызын ачып ята. КРОКОДИЛ

 

Кабан күлендә яшәми,

Урманнарда көн күрә.

Балаларын ияртә дә

Чирәм җирләрне сөрә. КАБАН ДУҢГЫЗЫ

 

Үзем куркак булсам да,

Балалар бик ярата.

Яттан шигырь сөйлиләр

Мин наянга карата. КУЯН

 

Муен булса шундый булсын:

Башым Һәрчак югары.

Миннән биек җәнлекләрне

Күргәнегез юк әле. ЖИРАФ

 

Бакчабызны тычканнардан,

Корткычлардан саклый ул.

 Энәләре күп булса да,

Беркемгә дә сатмый ул. КЕРПЕ

 

Безнең сурәт мөһерләргә,

Диварларга уелган.

Саныбыз кимеп барганга,

Безне аулау тыелган. БАРС

 

Тауларда кеше сыярлык

Тишекләр ясый ала.

Җәен азык туплый, кышка

Тирән йокыга тала. БУРСЫК

 

Киекләрнең патшасы мин,

Курыкмагыз мин барда.

Рөхсәт бирдем кешеләргә

Исемемне кушарга. АРЫСЛАН

 

Гайрәт, җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим.

Буйлы киемемне салмыйм,

Яшимен шул килеш мин. ЮЛБАРЫС

 

Бодайларны, арышларны

Җыеп куя өненә.

Шулай әзерлек чарасын

Күрә ул кыш көненә.

Ике аягына басып

Сызгыра бар көченә.

Күз ачканчы кереп чума

Оясының эченә. ЙОМРАН

 

Дөньяда мин иң еракка,

Биеккә сикерүче.

Баламны сумкамда гына

Үстереп җиткерүче. КӨНГЕРӘ

 

Никтер миңа берәр матур

Исем дә тапмаганнар.

Җир астыннан йөргәнгәме,

Сукыр дип атаганнар. СУКЫР ТЫЧКАН

 

Әллә мөгезе борынга,

Әллә борын мөгезгә

Охшаганга, исемне дә

Кушканнардыр үзенә. МӨГЕЗБОРЫН

 

Камчы кебек шуышам,

Күренмәскә тырышам.

Мине борчып йөрмәгез,

Ялгыш баса күрмәгез. ЕЛАН

 

Су буенда туебыз,

Чебен-черки — сыебыз. БАКА

 

Ул тавышы, колаклары,

Кирелеге — чамасыз.

Атланмыйлар иде элек

Түбәтәйсез, чалмасыз. ИШӘК

 

Таулардан тауларга,

Ташлардан ташларга

Сикерәм. Алай да

Мөгез бар сакларга. КЫР КӘҖӘСЕ

 

Кешеләр дә, безгә охшап,

Салкында су керәләр.

Яланаяк карда йөреп,

Бәкегә сикерәләр. МОРЖ

Кешеләрнең дуслары без,

Салкыннарга түзәбез.

Канатларны ишкәк итеп

Чумабыз да йөзәбез ПИНГВИН

 

Типсә тимер өзәр ул,

Чапса җилне узар ул. ТӘВА КОШЫ

 

Пычкы, балта тотмый гына,

Ялгызы агач кисә.

Шундук суга чума үзе,

Куркыныч булды исә. КОНДЫЗ

 

Бер карасаң, тышта йөри,

 Бер карасаң йортта ул.

Йортым ерак калмасын дип,

 Аркасында йөртә ул. ТАШБАКА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

2

0

1

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев