Галимҗан Гыйльмановтан шигъри әлифба
Әлифбаны җиңелрәк өйрәнү өчен шигырьләр.
А
Алма бакчасында алма.
Әтием алма ташый.
«А» хәрефен өйрәнәм мин,
Алмалар ашый-ашый.
Ә
Әтәч бии әрҗәдә, ди...
«Әкәмәт!» — дип көләсезме?
«Әтәч», «әрҗә» сүзләрендә
Ничә «ә» бар, беләсезме?
Б
Бакалар җырлый буада,
Отып калырга уйлыйм.
«Б» хәрефен яхшы белеп,
«Бишле» алырга уйлыйм.
В
Выжылдап үтә вагоннар,
Поезд ул әйбәт, кирәк.
Бер үк «в»га башланса да,
Вертолет әйбәтрәк!
г
Гармунда уйный Габделбәр,
Моңына түзсен җаның.
Гармуны да, исеме дә
«Г»га башлана аның.
Д
Дуга да бар атларда,
Дага да бар атларда.
Шуны белсәң, бигрәк җиңел
«Д» хәрефен ятларга...
Е
«Елан» дип елама син,
Күренсә дә күзеңә.
«Е» хәрефен яхшы белсәң,
Елан тимәс үзеңә.
Ж
Зур үсәрсең, ди, әнием,
«Ж» хәрефен өйрәнсәң.
Нишләр икән, үсеп китеп,
Жираф булып күренсәм.
Җ
Җиләк җыям җәй көне,
Еламыйм арысам да.
Җиде йөз җитмеш җиләк
Җыелган тырысымда.
3
Зәңгәр зонтик тоткан Зилә,
Зыр-зыр килеп әйләнә.
«3» хәрефен өйрәт, диеп,
Бар кешегә бәйләнә.
И
Икмәк — илдә иң кадерле,
Икмәкне ипләп кап син!
Икмәк сүзендәге «и»не
Теләгән кеше тапсын!
Й
Тынычлап йокларга була,
Йозак булса ишектә.
Йортка керә алмый китә,
Карак-мазар төшеп тә.
К
Кырга төшкән кыр казлары,
Шунда барган бер малай.
Тик бармаган «к» хәрефен
Белми торган бер малай.
Л
Лимон үскән җылы якта
Бигрәк тә ямьле, диләр...
«Л» хәрефен яхшы белсәң,
Лимон да тәмле, диләр.
М
Малайлар маймыл карарга
Зоопаркка баралар.
Шул вакытта «м» хәрефен
Яхшы белеп калалар.
Н
«Нарат» сүзе белдерә, ди,
«Нур агачы» дигәнне.
«Н»нар булса да бутамыйм
Нарат белән имәнне.
Ң
Яңгырда бар бу хәреф,
Бу хәреф таңда да бар.
Зиһенле бала аны
Аңда, моңда да табар.
О
Офыккача очып китү —
Хыялы балачакның.
«О» хәрефен нык өйрәндем,
Очучы булачакмын.
Ө
Әнә өч егет өй сала,
Өлкәннәр карап тора.
Аларның киңәш-сүзләре
Бүген бик ярап тора.
Я
Парк буйлап йөргән чакта,
Пони һәм поши күрдем.
Пошиның мөгезен тоттым,
Пониның чәчен үрдем.
Р
Рәсим рәсем төшерә дә
Рам эченә беркетә.
Рәсемдәге этләрне ул:
«Ыр-р! Ыр-р!» — диеп өркетә.
С
Сыерыбызның йөзендә
Сиксән сигез ак тап бар.
Беләм, аның сипкеле ул —
Сөт шикелле бу таплар.
Т
Яз җиттеме, түбәләрдән
Тамчы тама «тып та тып».
«Т» хәрефе тамамыни —
Булмый гына туктатып.
У
Урманда умырзая да,
Усак та, утын да бар.
Урманга кергән һәр бала
Әллә күпме «у» табар.
Ү
Үрчемгә үрдәкләр алды
Әнием быел язда.
Менә хикмәт: үсә-үсә
Әверелделәр казга!
Ф
Фил китергәннәр циркка,
Йөз кешелек ашый, ди.
һәр көнне борыны белән
Физзарядка ясый, ди.
X
«X» хәрефе кергән
Һәрбер сүзне
Хатка дога итеп язарлык:
«Хак Тәгалә хәерле көн бирсен,
Мәрхәмәт һәм хаклык, хозурлык!
Һ
Һәлак булган батырларга
Һәйкәл күп безнең якта.
Меңнәр баш салган ил өчен,
һөҗүмгә барган чакта.
И
Цирктагы бер көнгерә
Ун метрга сикерә.
Бер абый өч центнер герне
«Эһ» тә итми күтәрә.
Ч
Чишмәгә барып, чәй өчен
Чиләгемә су алам.
Көннәр буе әниемнең
Кул астында чуалам.
Ш
Шикләнмәгез: минем кулда
Шикәр, ширбәт һәм җимеш.
«Ш» хәрефен өйрәнгәндә,
Шикәр файдалы, имеш.
Щ
Киемнең дә, итекнең дә,
Тешнең дә щеткасы бар.
Өйдәге бөтен «щ»ларны
Әйбәтләп чутлыйсы бар.
Ы
Ылыс кадала аякка,
Урман эчендә йөрсәң.
Ыңгырашмый да бетә ул,
Ышкый-ышкый бер өрсәң.
Э
Бу тынгысыз энебездән
Әнием бетте туеп.
«Э» хәрефен өйрәнә ул,
Алдына этен куеп.
Ю
«Юл» сүзе кыска булса да,
Бик озын юллар була.
Юка-калын, юан-нечкә...
Күптөрле «ю»лар була.
Я
Ябалак якты яратмый.
Яхшымы бу, яманмы,
Белмим әле дөресен.
Белмәсәм дә, аңа карап
Өйрәнәм «я» хәрефен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев