Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балаларга кышкы табышмаклар

Раушания Сафинадан табышмаклар.

Тышы, әйтерсең уттан,
Ә, эче талты суттан,
Әфлисунга ул туган,
Табын түренә узган,
Яңа ел җырын сузган,
Бүлмәгә һуш ис тулган!

***
Кардан бары өч түмгәк,
Башында иске чүлмәк,
Борыны — кызыл кишер,
Күзләре кара күмер,
Елмаюлар тарата,
Салкын кышны ярата.

***
Туктатырга юк чара,
Йөгерми, шуып бара,
Эзләр түгел, артыннан -
Ике буй ярылып кала...

****
Төнлә тәрәзләр бизи,
Беркем дә аны күрми,
Иртәне — бәскә төрә,
Һавага салкын өрә!

Ярдәмчеләре бик уңган
Кар, суык, җилле буран,
Көз соңында Җир өстенә
Яба ул ап- ак юрган.
(кыш)
*****

Тик торып арып беткән,
Өч фасыл ул ял иткән.
Көзге гөлләр туңып сулгач,
Салкын җилләр бераз тузгач,
Җиргә карлар явып узгач,
Ул тау шуарга киткән...
(чана) 
Раушания Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев