Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Автомобильләр тарихын беләсеңме? (викторина)

Дуслар, әйдәгез, автомобильләр дөньясына чумыйк әле бүген. Автомобильләр тарихын беләсез микән?

Дуслар, әйдәгез, автомобильләр дөньясына чумыйк әле бүген. Автомобильләр тарихын беләсез микән? Сынап карагыз әле үзегезне.

1. Француз Николя Жозеф Кюнью конструкцияләгән дөньядагы иң беренче автомобиль кайчан барлыкка килгән?
1) 1765 елда;
2) 1770 елда;
3) 1775 елда.

2. Беренче автомобиль 3 көпчәкле арбадан тора һәм пар көче хисабына хәрәкәт итә. Мондый агрегатның иң зур тизлеге күпме булган?
1) 15 км/сәг;
2) 4 км/сәг;
3) 12 км/сәг.

3. Борынгы заманнардан ук кеше, хәрәкәт итү өчен, төрле хайваннардан файдаланган. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, аларның двигательләре егәрлеген нәкъ менә шул хайван көче белән чагыштырырга булганнар. Ул нинди хайван?
1) эт;
2) фил;
3) ат.

4. 1886 елда Готлиб Даймлер, үзенең бензинлы эчке янулы двигатель белән эшли торган дүрт көпчәкле, тиз йөрешле беренче автомобилен төзеп, замандашларын шаккатыра. Ул машинаның иң зур тизлеге нинди була?
1) 18 км/сәг;
2) 4 км/сәг;
3) 12 км/сәг.

5. Күренекле француз белгече Фернан Пикар автомобильләр конструкцияләү тарихын өч чорга бүлә. Беренчесе — Беренче бөтендөнья сугышына кадәр — «Уйлап табу», дип атала. Икенчесе — XX гасырның 40нчы елларына кадәр — «Инженерлык». Ә өченче чор ничек аталган?
1) «Дизайнер»;
2) «Инновацион»;
3) «Технологик».

6. 1896 елда Петербург уйлап табучылары Фрезе һәм Яковлев беренче рус автомобилен төзиләр. Яковлев керосин һәм бензин белән эшләүче двигательләр заводына нигез сала. Ул автомобиль өчен двигатель һәм трансмиссия ясый. Фрезе яңа уйлап табылган машинага йөри торган өлеш һәм кузов «бүләк итә». Фрезе нинди эшне җитәкли?
1) металлургия заводын;
2) агач эшкәртү комбинатын;
3) ат арбалары эшләүче фабриканы.

7. Без яши торган шанлы XXI гасырда рульдә хатын-кыз булу — автомобильнең ягулык багындагы бензин кебек гадәти күренеш. Рульдәге иң яшь туташка бары тик 18 яшь кенә булырга мөмкин. Ә француз короле Людовик XV фәрманында кеше һәм йөкләр ташу чаралары белән идарә итү хатын-кызларга ничә яшькә кадәр тыелган була?
1) 23 яшькә кадәр;
2) 30 яшькә кадәр;
3) 36 яшькә кадәр.

8. XX гасырның 70нче елларында күп кенә илләр бензинга кытлык кичерә. Берлинда катлаулы чорны үтү ысулын табалар: андагы автомобиль йөртүчеләр машиналарына шикәр камышыннан ясалган ягулык салалар. Ул нинди ягулык?
1) сироп;
2) камыш мае;
3) спирт.


Җаваплар: 2, 2, 3, 1, 1, 3, 2, 3.
(«Укучыларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү» әсбабыннан.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев